Тагын да кадерлерәккә әйләнде
"Әни" диеп язып куйдым Яңа яуган ак карга. Таптамагыз, һич ярамый "Әни" сүзен таптарга! /З.Туфайлова/. "Ерактагы кояш яктырак" диюләре дөресме, әллә минем сагынуым бик көчлеме, әниемне искә төшермәгән, аның турында уйламаган көнем юк дисәм, дөрес булмас - вакытым юктыр минем. Ә шулай да кечкенә генә уңышым, я шатлыгым булдымы, яисә...
Алия КАСЫЙМОВА,
Бөгелмә педагогия көллиятенең
I курс студенты.
Әнием - Рушания Җәүдәт кызы Касыймова - Бөгелмә районының Татар Димскәе гомуми төп белем бирү мәктәбендә пешекче булып эшли. Ул пешергән тәмле ризыклар белән сыйланып үскәнгә, авылым яшьләре сау-сәламәт, һәр эшкә дә нык булып үсәләрдер дә инде. Солдат хезмәтенә "яраксыз" егетләр дә юк бездә, искиткеч зур физик һәм акыл көче таләп итүче полициядә эшләүчеләребез бик күп, кызларыбыз шәһәр һәм районыбызда җаваплы урыннар билиләр...
Әнә озын толымлы, кыйгач кара кашлы, диңгез кебек серле күзле, һәрчак ягымлы йөзле, тулырак гәүдәле матур әнием эштән кайтып килә. Кем генә сокланмый аңа!
Гүзәл хатын-кыз булуына карамастан, әнием үтә тыйнак, сабыр, зирәк акыллы һәм көчле рухлы да! Аның беркайчан да, башын иеп, кайгыга батканын, нишләргә дә белмичә, борчылып йөргәнен күргәнем юк минем. Әниемнең һәр эше, адымы алдан уйланып куелган кебек матур, тигез ритмда бара.
Нинди генә эшкә тотынсам да, мин аның белән киңәшәм, аныңча эшләргә тырышам, чөнки алдан ук белеп торам: шулай итсәм генә юлым уңачак, һәрчак эшләрем алга барачак!
Аңа Җир йөзенә нәкъ менә минем әнием булып килеп, бүгенгемне яктыртып, киләчәгемә юл күрсәтүчем булып яшәгәне өчен зур рәхмәтемне җиткерәсем һәм озак еллар буена дөньябызны җылытып, мине бәла-казалардан саклап яшәвен телим!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 март 2021 - 19:15Иртәгә Татарстанда болытлы һава торышы булачак Төнлә кар явачак, аерым районнарда буран булырга мөмкин.6500
-
8 март 2021 - 17:39Татарстан юлында ике машина катнашындагы авариядә ике кеше үлгән, берсе - хастаханәдә Автоледи идарәсен югалтып каршы як полосага чыккан һәм йөк автомобиле белән бәрелешкән.6000
-
8 март 2021 - 16:16Нәфисәдән – нәфис сүз Татарстан Республикасында Президентыбыз каршында эшләп килүче Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең Туган телләр елы уңаеннан әдәби әсәрләрне сәнгатьле итеп укучылар өчен “ТАТАR CҮЗЕ” дигән нәфис сүз сөйләү бәйгесе игълан итүе һәм анда барлыгы дүрт меңгә якын кеше катнашуы турында газетада хәбәр иткән идек инде.5500
-
8 март 2021 - 14:04Бөгелмә районы мөхтәсибәте «Азан-2021» бәйгесендә катнашырга чакыра. Чара 21 март көнне түбәндәге адрес Бөгелмә шәһәре Үзәк мәчетендә үтәчәк: Кызыл Бистә урамы, 68.3700
-
4 март 2021 - 10:26Бөгелмә район үзәк хастаханәсендә 2020 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясадылар
-
4 март 2021 - 09:14«Бөгелмә үзәк район хастаханәсе» ДАССУ йомгаклары
-
20 февраль 2021 - 11:51Бөгелмә командасы ГТО ярышларында җиңде
-
8 март 2021 - 10:41Сергей Рыжиков ХКС бортыннан хатын-кызларны бәйрәм белән котладыВидео "Роскосмос" битендә урнаштырылган.8800
-
7 март 2021 - 12:09ЗАГСта Алтын туйларын билгеләп үтүче Стехиннарны котладылар Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров исеменнән юбилярларга котлау хаты тапшырылды. Истәлекле вакыйга хөрмәтенә аларның исемнәре Бөгелмә районының Мактаулы гаиләләре китабына кертелде.23400
-
7 март 2021 - 10:18Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге Иҗтимагый совет әгъзалары полиция хезмәткәрләрен 8 Март бәйрәме белән котладылар Хатын-кызларга чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр һәм гаиләләрендә нык сәламәтлек, карьера үсеше, теләкләренең чынга ашуын, эшләрендә уңышлар теләделәр.14400
-
7 март 2021 - 18:54Бөгелмә судында Евгений Деданинны үтерү эше буенча шаһитлардан сорау алу уздырганнар Җинаять узган елның 1 сентябрендә күмәртәләп сәүдә итү базасында булган иде.11400
-
7 март 2021 - 17:29Россиядә билетсыз балаларны транспорттан төшереп калдыру тыелды Яңалык өлкәннәр озата барган балигъ булмаган пассажирларга кагылмый.10900
-
7 март 2021 - 08:26Бөгелмәлеләр өчен йолдызнамә (8–14 март) 8 марттан 12 мартка кадәр ай кими. Бу көннәрдә, күптән планлаштырылган булсалар да, теләсә нинди җитди һәм мөһим эшләрдән баш тарту яхшырак. Үзегезгә рухи яктан да, физик яктан да ял бирегез!8800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика