Бөгелмә авазы

Табигатьнең киләчәге – кешелек киләчәге

Ишеттеңме, кордаш, безнең бу компрессорлар станциясен дөрес төземәгәннәр икән! Ничек инде?! Ул авылдан өч чакрым ераклыкта булырга тиеш, ә бу Йомран урамына бер чакрым да юк. Их, кешеләр... Нигә шулай уйламыйча эшлиләр икән, шундый матур урманны харап иткәннәр... Авылдашлар сөйләшүеннән. Бөек Россия дип аталган илдә, куе урманнарга, зәп-зәңгәр күзле елга-күлләргә,...

  • Ишеттеңме, кордаш, безнең бу компрессорлар станциясен дөрес төземәгәннәр икән!
  • Ничек инде?!
  • Ул авылдан өч чакрым ераклыкта булырга тиеш, ә бу Йомран урамына бер чакрым да юк. Их, кешеләр... Нигә шулай уйламыйча эшлиләр икән, шундый матур урманны харап иткәннәр...

Авылдашлар сөйләшүеннән.

Бөек Россия дип аталган илдә, куе урманнарга, зәп-зәңгәр күзле елга-күлләргә, челтерәп аккан чишмәләргә, яшел хәтфә болыннарга, җиләкле аланнарга, иксез-чиксез иген кырларына бай булган гүзәл Татарстан туфрагында борын-борын заманда түгел, ә ун-унбиш еллар элек зур кара урман уртасында бер Каен кызы яшәгән. Тирә-ягы куе агачлар белән уратып алынган булганга, аңа бер генә җил-давыл да тимәгән. Янында гына, чут-чут итеп, сандугачлар сайраган, ерак та түгел, челтер-челтер итеп, чишмә җырлаган, ә инде янәшәсендә үскән Имән егетенең көннән-көн калынаеп, биегәеп китүен, үзенә ягымлы караш ташлавын сизгәч, Каен кызының дөньясы бигрәк тә ямьләнгән. Ул үзенең бик-бик бәхетле икәнлеге, тамырларын туендырган туган җиренең кап-кара йомшак туфрагының мәрхәмәтле булуы турында, шыбыр-шыбыр килеп, үзенең дус кызларына сөйләгән. Аларның серләшүен башка агачлар да ишеткән, шомырт, балан, миләшләр дә бу әңгәмәгә кушылган.

"Чынлап та, нинди ямьле безнең туган җиребез! Һәр мизгелдә туган табигатебез матур, нәфис. Кышын, язын, җәен, көзен үзенә генә хас бер илаһи гүзәллеккә күмелә бит ул! Кышын Җир-Анабыз, әйтерсең лә, ап-ак мамык белән каплана. Кояш нурлары астында күзләрне камаштырып җемелди. Без дә - бөдрә каеннар, көчле имәннәр, биек наратлар, сылу миләшләр - һәммәбез дә ап-ак шәлгә төренәбез", - диешкәннәр алар. "Ә яз килү белән гүя барча табигать уяна! Карлар эреп, гөрләвекләр ага, елгаларда бозлар кузгала һәм йомшак кар астыннан язның беренче чәчәге - умырзаялар чыга. Җылы яклардан, туган җирләрен сагынып, ашкынып кошлар кайта һәм оялар корып, яңа нәсел үрчетә. Җәнлекләр дә уянып, кышкы туннарын алмаштыралар, яңа көчләр белән яңа тормыш башлыйлар. Яз кояшының җылы нурлары астында безнең бөреләребез ачылып, яфрак яра. Җир өсте ямь-яшел хәтфә белән каплана. Язын тирә-як җанлана, чөнки яз безгә яшәргә көч бирә", - дигән Каен кызы. "Ә җәен бөтен дөнья чәчәккә күмелә. Аларның ниндие генә юк: кызыл, ал, сары, зәңгәр, ак һәм башкалар. Чәчәктән чәчәккә кунып, күбәләкләр, бал кортлары очып йөри. Агачларда, болыннарда җиләк-җимешләр пешә. Алар да бит безнең туган ягыбызның байлыгы түгелмени?" - дип елмайган миләш агачы. "Алтын көз безнең урманнарга яңа төсләр кертә. Алар шундый булып үзгәрә, хәтта карап сокланып туя алмаслык! Яфракларыбыз сары, куе сары, кызгылт-сары, кызыл һәм башка бик күп төсләргә керә. Гүя алтынга төренәбез. Күп тә үтми, "яфрак яңгыры" башлана. Бу шундый матур күренеш, тирә-якта аның белән чагыштырырлык берни дә юк. Без шундый матур урманда туганга бик бәхетлебез, Ходайга рәхмәтлебез!" - дия-дия сокланды Каен кызы.

Тик бу шатлыклы тормыш озакка сузылмый. Беркөнне кояшлы иртәдә Каен кызына ерактан ниндидер ят, куркыныч тавышлар ишетелгән. Ул гына да түгел, барлык урман моны ишеткән. Һәммәсе гаҗәпләнгән һәм куркуга калган. Тиздән шундый хәбәр таралган: урманга кешеләр килгән. Һәм тиккә генә түгел, ә газ кудыру корылмасын төзергә! Каен кызы яшьлеге белән бу хәбәргә әллә ни игътибар итмәгән. Ләкин көннән-көн агач кискән тавышлар якынрак ишетелә барган. Тик Каен кызы белән Имән егетенә әлегә куркыныч янамаган, чөнки алар урманның уртасындарак үсеп утырганнар. Тора-бара тирә-якта сандугач сайравы да ишетелми башлаган. Алар инде күптән икенче урманнарга очып киткәннәр. Каен кызының дус кызлары - балан, шомырт, миләшләр елый-елый корыганнар. Алар кешеләргә бик рәнҗегәннәр, аларның мәрхәмәтсезлекләренә гаҗәпләнгәннәр. "Без ел саен авыл халкын җимешләребез белән туендырып тордык. Алар килеп, ботакларыбызны сындырып җимешләребезне җыйсалар да, түздек, икенче елга яңадан хуш исле чәчәкләргә күмелеп, татлы җимешләр бирдек. Кешеләргә зур файда китерүебезгә чын йөрәктән шатландык. Аларның килүен түземсезлек белән көттек. Ә бүген кешеләр безне кисәләр, ботарлыйлар, тамырларыбызны актаралар. Я Ходай, зинһар ярдәм ит! Безне шушы мәрхәмәтсезлектән сакла. Акылга утырт бу кешеләрне!" - дип ялварганнар. Ләкин аларның аһ-зарын беркем дә ишетмәгән, беркем дә ярдәмгә килмәгән. Кешеләр агачларны кисүләрен дәвам иткән. Алар үзләрен бик көчле итеп тойганнар, хаклы итеп санаганнар. Ләкин кешеләр дә бу эшне изге уй белән эшләгәннәр, чөнки газ кудыру корылмасы халыкның тормышын күпкә җиңеләйтәчәк.

Каен кызы гына тирә-яктагы дусларын югалта барган. Шул сәбәпле, ул бик күп елаган, аның күңеле сыкраган. Бердәнбер көнне явыз кешеләр аның иң якын дустын, сөйгәнен - Имән егетен кисеп аударганнар. Бу кайгыдан Каен кызы бөтенләй яшәү көчен югалткан, аңа сулавы да авырлашкан. Кайчандыр шау-гөр килеп утырган урманда ул берүзе генә калган.

Менә газ кудыру корылмалары да эшли башлаган. Саф һаваны пычратып, торбалардан әллә нинди зарарлы матдәләр бүленеп чыккан. Кайчандыр урманда иң матур, иң гүзәл булып утырган Каен кызын шул агулы һава уратып алган. Ул көннән-көн сулган, кипкән. Ә беркөнне бөтенләй яшәү көчен югалткан. Соңгы сулышында Каен кызы: "Кешеләр, нишлисез сез?! Кайдан сездә шулкадәр гаделсезлек, вәхшилек?! Тәңребез биргән гүзәллекне нигә сакламыйсыз? Кылган явызлыкларыгыз үзегезгә кайтачак бит!" - дип ялварган. Ләкин Каен кызының соңгы сүзләрен беркем дә ишетмәгән. Тик искән җил генә аларны еракларга алып киткән...

Әй, кешеләр, ни өчен соң без гел үзебезне генә кайгыртып яшибез. Һаман яңага, җиңелгә омтылып, табигатьне ботарлап, аның киләчәге турында уйламыйбыз?! Табигатьнең киләчәге - кешелекнең киләчәге түгелмени? Бөек Тәңребез барыбызны да бертигез яраткан бит. Ә Кеше - җирнең бары тик бер күзәнәге, җимеше, дәвамы. Ирексездән Әнвәр Әхмәтҗановның шигырь юллары искә төшә һәм бар халык ишетерлек итеп оран саласым килә:

Тәңрем! Нигә мондый гаделсезлек?

Бәгырьсезлек итә тантана.

Ә бит әнә ялгыз аккошымның

Кагар канатыннан кан тама!

Элиза НУРИЕВА, 2 нче лицейның 11 "В" сыйныфы укучысы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: