Бөгелмә авазы

“Табигатебез – туган йортыбыз”

Республикабызда игълан ителгән Парклар һәм скверлар елы уңаеннан физик мөмкинлекләре чикле балаларның һәм яшүсмерләрнең "Яңарыш" тернәкләндерү үзәгендә экология темасына "Табигатебез - туган йортыбыз" дигән баш астында "Шаяннар һәм тапкырлар клубы" (ШТМ) уены үтте. "Планета хуҗалары" һәм "Экологлар" дигән командаларга бүленгән балалар уеннар барышында шәһәрдәге экологик вәзгыять, тирә-юнь мохитне саклау проблемаларына...

Республикабызда игълан ителгән Парклар һәм скверлар елы уңаеннан физик мөмкинлекләре чикле балаларның һәм яшүсмерләрнең "Яңарыш" тернәкләндерү үзәгендә экология темасына "Табигатебез - туган йортыбыз" дигән баш астында "Шаяннар һәм тапкырлар клубы" (ШТМ) уены үтте.

 

"Планета хуҗалары" һәм "Экологлар" дигән командаларга бүленгән балалар уеннар барышында шәһәрдәге экологик вәзгыять, тирә-юнь мохитне саклау проблемаларына бәйле хәлләр белән таныштылар. "Яшел даруханә", "Бу җәнлекне таныйсыңмы?" кебек уеннарда фикер алыштылар, мәгълүмат баеттылар, аннары кроссвордлар чиштеләр, әзерләгән пантомималарын күрсәттеләр, залны үзенә күрә тамаша мәйданчыгы - театрга әйләндерделәр.
Чара барышында ишеткән-белгәннәрен хәтергә ныграк сеңдерү өчен балаларны Кызыл Армия урамындагы Морозов исемендәге паркка алып чыктылар. Анда балалар, чыннан да, ишеткән-туплаган белемнәренең ни дәрәҗәдә тирәнлеген ачыклап, агач-куакларны атадылар, тавышлары буенча кошларны аерырга өйрәнделәр, урманнарда һәм паркларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр.
Бу чара барышында балалар табигатькә сак мөнәсәбәттә булу кирәклегенә төшенеп кенә калмыйча, аны гамәлдә башкару күнекмәләре дә алдылар. Шул ук вакытта туган ягыбыздагы үсемлекләргә, җәнлекләргә һәм кошларга карата зур кызыксыну да уянды үзләрендә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: