Бөгелмә авазы

Сынауларда сынмаска

Бүген "онкология" дигән сүзнең мәгънәсен кече яшьтәге мәктәп баласы да белә. Ни кызганыч, бу бер дә мактанырлык хәл түгел: эш шунда - белми хәлебез юк, чир көннән-көн ныграк тарала. Галимнәр һәм табиблар авыру белән көрәшүнең яңа ысулларын уйлап таба тора, ә шеш үзен бөтенләй көтелмәгән яктан күрсәтә. Ни кызганыч, онкологик...

Бүген "онкология" дигән сүзнең мәгънәсен кече яшьтәге мәктәп баласы да белә. Ни кызганыч, бу бер дә мактанырлык хәл түгел: эш шунда - белми хәлебез юк, чир көннән-көн ныграк тарала. Галимнәр һәм табиблар авыру белән көрәшүнең яңа ысулларын уйлап таба тора, ә шеш үзен бөтенләй көтелмәгән яктан күрсәтә.

Ни кызганыч, онкологик чир яктылык тизлегендә тарала. Сәбәпләр төрле, күпчелек очракта без организмыбыздагы үзгәрешләргә колак салмыйбыз. Кайбер шешләрнең башлангыч вакытта бөтенләй борчымавын да истән чыгармаска кирәк. Шуңа күрә ниндидер үзгәреш яки тайпылыш сизүгә, кичекмәстән табибка күренергә, тикшеренү узарга кирәк. Хәтта бернәрсә борчымаган очракта да, үзеңне сәламәт дип санаганда да табибка күренүне гадәткә кертергә кирәк. Без исә, җитди авырып китмичә, табибларга барырга яратмыйбыз. Ә юкка. Комплекслы анализ авыруларны ачыкларга, аларны вакытында дәвалый башларга мөмкинлек биргәнен онытырга ярамый.

Онкология - уен эш түгел. Аны үзбелдекләнеп кенә җиңеп булмый. Шуңа күрә белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Табиблар әйтүенчә, даими тикшеренеп тору - чирне булдырмау, вакытында тамырына балта чабуның иң үтемле ысулы.

Менә шушы уңайдан газетабызга килгән бер язманы, хөрмәтле газета укучыларыбыз, сезгә дә тәкъдим итәргә булдык. Сакланганны Ходай саклар диләр. Бу турыда мөмкин кадәр күбрәк белү берәүгә дә зыян китермәс. Руслар әйтмешли, "информирован, значит, вооружен". Бик дөрес сүзләр.

Әлеге язманы халык арасына чыгару алдыннан бик озак уйландым: мине дөрес аңларлармы-юкмы дип, төрле шик-ләнүле уйлар кичердем. Соңгы вакытта бу темага телетапшырулар ешаеп киткәч, мин үземдә аз гына булса да кыюлык тоя башладым. Дөнья күләмендә танылган кешеләр үзләре турында сөйләгәч, бәлки мине дөрес аңларлар дигән фикер туды. Әлеге тема минем шәхсән үземнең һәм якыннарымның язмышына да кагылды. Искә төшкән саен йөрәк әрнеп куя. Язмамны яман шеш авыруы белән авыручыларга, аларның якыннарына бәлки ярдәм итәр дигән өмет белән тәкъдим итәм.

Табиблар авыруга диагноз куйгач, аның үзенә бу турыда әйтмиләр. Минемчә, алар бер яктан хаклы, чөнки авыруның бу хәбәрне ничек кабул итәчәген белмиләр. Аның якын кешесенә дә ачыктан-ачык әйтеп салмыйлар. Табиб бу диагнозны әйтергә мөмкин шул чакта, әгәр кеше аны кабул итү өчен рухи яктан көчле булса. Ләкин мондый очраклар, минем белүемчә, бик аз. Икенче яклап караганда, табиб авыруның якыннарына дөресен әйтеп, аңлатып, үзенең киңәшләрен бирергә тиеш. Әйе, бу куркыныч авыру турында хәбәрдар булмаган кеше бөтенләй югалып калырга мөмкин. Шуның аркасында авыруның дәвалану вакыты күпкә кими. Нәтиҗәдә, яман шеш күзәнәкләре (онкологлар аны "болячка" дип йөртә) үзенең эшен тизләтергә мөмкин.

Ничек кенә булмасын, дөресен белү - бик авыр уйлануларга каршы иң яхшы чара. Махсус табиблардан (интернеттан табарга була) бу чир һәм аны җиңү ысуллары турында энәсеннән җебенә кадәр җентекләп сораштырырга кирәк.

Алда әйткәнемчә, табиб булмасам да, үземнең тәҗрибәмнән чыгып язам. Белүемчә, гадәттә, табиб авыруга операция алдыннан 3 - 5 тапкыр нурлану терапиясе үтәргә киңәш итә. Операциядән соң, яман шешнең күзәнәкләрен юк итү өчен химик препаратлар белән дәвалануга юллама бирә. Бу препаратларны, гадәттә, вена аша кертәләр. Шунысын да бик яхшы белергә кирәк: бу вакытта авыруның хәле бик "җиңелдән" булмый, менә шушы хәлдән җиңелрәк чыга белергә кирәк, чөнки организмдагы барлык кирәкле матдәләрне яңадан торгыза алмасаң, организм бик хәлсезләнә һәм ул икенче системаны вакытында ала алмый, кан составындагы лейкоцитларның саны кими (аны күтәрү өчен "лейкоген" дигән таблеткалар бар, шулай ук халык арасында кулланыла торган башка ысуллар да бар), нәтиҗәсе бик аяныч хәлгә китерә, дәвалануның файдасы булмый. Күңел болгана, ашыйсы килми, чәч коела башлый, бик авырлык белән булса да, дәваланудан соң чәч үсә (монысы - аерым тема), йоклап булмый, баш, ашказаны органнары бик нык авырта.

Табиб үзенең һөнәри бурычын үти, химик препаратлар билгели, әмма авыру ничек итеп аларны организмыннан чыгарып, яңадан тернәкләнергә тиеш, менә бу турыда бер сүз дә әйтелми. Ә бит бу вакытта авыруның төрле чирләргә каршы торырлык көче калмый (тиз өши, салкын тиюләр күзәтелә, күп кенә органнарга зыян килә; мәсәлән, бавырны сәламәтләндерү өчен аерым препаратлар эчәргә кирәк, кыскасы, монысы турында да аерым). Организмны тернәкләндерү максатында саф һавада озак йөрергә (кимендә 3 сәгать), йога белән шөгыльләнергә, гимнастика ясарга, контрастлы душ кабул итәргә кирәк, чөнки организмдагы агуны тире аша да чыгарып була.

Үлән төнәтмәләре (сары мәтрүшкә, мәтрүшкә) эчәргә, күбрәк яшелчә (аеруча, чөгендер, сары шалкан, кыяр, кишер, помидор), җиләк-җимеш (кара миләш, шомырт, карлыган, крыжовник, татлы борыч) ашарга тәкъдим итәм. Яшелчә, җиләк-җимеш сокларын даими эчү файда китерә. Кайбер очракта эчәклекне дә чистарту кирәк була.

Иммунитетны күтәрү өчен витаминнар кирәк. Мәсәлән, С, Е, В2, В6. Организмны агулардан чистарту мөһим. Никотин, буяу (көяне юк итә торган препаратлар өйдә булмаска тиеш) кебек агулар организмга зыян китерә. Дәваланмаган тешләр, хроник салкын тиюләр, үлекле урыннар булмаска тиеш. Боларны вакытында бетерү чарасын күрергә кирәк.

Авыру үзенең рухи һәм ихтыяр көчен туплый белергә тиеш: сулыш, аутоген, гәүдәне йомшарту күнегүләре ясый белергә дә кирәк. Шулай итеп, дәвалануга ышаныч булдырырга, курку хисен җиңәргә мөмкин.

Ә иң мөһиме - күңел төшенкелегенә бирелмәскә кирәк. Доктор Геральд Луни (АКШ) тәкъдимнәре түбәндәге уйларны баштан алып ташларга киңәш итә:

- бу авыруның сәбәбе билгеле түгел;

- әлеге авыру һәрвакыт үлемгә илтә;

- авыру көчсез, үзенә үзе ярдәм итә алмый, аңа сәламәтләнүен, гомумән, тормышын табиб кулына тапшырырга;

- сәламәтләнү мөмкин түгел, файдасыз. Бу фикерне кайбер пессимист табиблардан да, авырулардан да ишетергә туры килә. Имеш, әгәр кеше бер тапкыр мондый хастаханәгә эләгә икән, ул гел шушы юлны таптаячак һәм, һичшиксез, ул ахыр чиктә үлемгә дучар. Мондый сүзләрне бары тик терелүенә өметен югалткан куркак кеше генә әйтә ала.

Шуның өчен танылган дәвалаучылар авыру алдына түбәндәге максатларны куярга киңәш итә (бу башка төрле авыруларга да кагыла):

- куркуны юкка чыгару;

- авыру сәламәтләнүдә үзе иң төп рольне уйнарга тиеш.

Дәвалану методикасы: дөрес туклану, позитив фикер йөртү, стресслар белән көрәшү, даими төстә медитация белән шөгыльләнү. Боларның барысы да терапия төре белән бергә алып барылырга тиеш.

Авыруны җиңү өчен үзегезгә ике сорау бирегез һәм шуларга җавап табыгыз.

1. Мин, чынлап та, сәламәтләнергә телимме?

Күпчелек кеше үзенең бу хәлен өметсез дип уйлый һәм ризалаша, сәламәтләнү юлларын күрми. Аларга үзләренең рухи дөньяларын я үзгәртергә һәм бу авырудан дәваланачагына ышанырга, яки үзенә бирелгән калган гомерне мөмкин кадәр файдалы итеп яшәргә әзерләнергә кирәк.

2. Үзеңнең сәламәтләнүеңә җаваплылык алырга әзерме?

Авыру: "Мин үзем бу чирне барлыкка китердем һәм үзем юкка чыгарам. Мин моны эшләргә тиеш", - дип, яңа туплаган бе-лемнәргә таянып, җиң сызганып эшкә тотынырга тиеш. Бу очракта үзеңдә ихтыяр көче булдырырга кирәк, чөнки син үз-үзеңә ярдәм итмәсәң, беркем дә сиңа булыша алмый. Әлеге чирне гадәти башка чир кебек кабул итәргә күнегү, авыр уйларга бирелмәү мөһим, үз-үзеңә "бикләнергә" ярамый. Иң яраткан һөнәрең белән шөгыльләнеп, канәгатьләнү хисе алырга өйрән (әлеге язмамны укыганда кайбер кешеләрдә бу авыруны җиңеп булуына ышанмаган кешеләр дә булыр. Чыннан да, авыру үзенә ярдәм итә алмаслык дәрәҗәдә метастаза бик нык таралган булса, сез хаклы булырсыз. Бу очракта авыру үзенең язмышын кыю рәвештә кабул итәргә әзер булырга тиеш).

Туганнарга, якыннарга авыруның үзенә кызгану хисен сиздермичә генә аның сәламәтләнүенә нык ышанып, көч-куәт бирү киңәш ителә, чөнки авыру үз көченә ышанмый баш-лый, кызгануны гына көтеп ята.

Интеллект дәрәҗәсе, җиңү теләге, кыюлык, дәвалануга ышану, кешенең психикасы - боларның барысы да авыруның нәтиҗәле сәламәтләнүенә уңай йогынты ясый. Сәламәтләнү процессы барышында әлеге сыйфатларны табибка да, авыруга да үзләрендә тәрбияләргә кирәк.

 

Рәмилә ШӘКҮРОВА.
Бөгелмә шәһәре.

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: