Бөгелмә авазы

Сынатмаслар татарлар

Сынатмаслар татарлар (Сәяси гайбәтчегә) Нигә кер эзлиләр бездән, Яшәсәк тә бер илдә? Нигә сарулары кайный, Сөйләшсәк туган телдә? Ошамыймы хөрлегебез, Яшәвебез муллыкта? Көнләшәләр кара көчләр Монолиттай дуслыкка. Халкым эшчән, җиребез бай, Хезмәтебез хөрмәтле. Ватаныбыз чәчәк атар, Җырыбыз булыр дәртле. Татарстан - туган җирем, Халкымның горурлыгы. Сокландыра матурлыгы, Милләтем хозурлыгы. Чагасы...

Сынатмаслар татарлар
(Сәяси гайбәтчегә)
Нигә кер эзлиләр бездән,
Яшәсәк тә бер илдә?
Нигә сарулары кайный,
Сөйләшсәк
туган телдә?
Ошамыймы хөрлегебез,
Яшәвебез муллыкта?
Көнләшәләр кара көчләр
Монолиттай дуслыкка.
Халкым эшчән,
җиребез бай,
Хезмәтебез хөрмәтле.
Ватаныбыз чәчәк атар,
Җырыбыз булыр дәртле.
Татарстан -
туган җирем,
Халкымның горурлыгы.
Сокландыра матурлыгы,
Милләтем хозурлыгы.
Чагасы килгән "еланнар"
Агулы сүз табарлар...
Шулай булган,
шулай булыр:
Сынатмаслар татарлар!
Ягсуп МОРТАЗИН,
педагогик хезмәт ветераны.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: