Бөгелмә авазы

Сугышлар гына булмасын!

6 май көнне Бөгелмә шәһәренең Мәгариф хезмәткәрләре йортында сугыш һәм тыл, хезмәт ветераннары өчен бәйрәм концерты булды.

Назыймә ФӘТХУЛЛИНА,
"Мәгърифәт" клубы әгъзасы.
Бөгелмә шәһәре.
Әлфия Мостафина фотосы.

Бу мәдәният учагының җитәкчесе Раиса Николаевна Павлова - киң күңелле, ачык йөзле ханым. Ул "Мәгърифәт" клубын үз канаты астына алып, үткәргән һәр чарада ярдәмен тәкъдим итә. Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм чарасына да безнең барыбызны да чакырды. Мәктәп укучылары, һәвәскәр артистларыбыз җанга үтеп керерлек сүзләр әйтеп, киләчәгебезнең якты булуын теләделәр, җырлап-биеп, безнең күңелләрне ачтылар.

Концерт соңында "Мәгърифәт" клубы әгъзалары бәйрәмгә килгән ветераннарның барысын да чәй табынына чакырдылар.
Анда өлкәннәребез, үткәннәрне искә алып, бүгенге матур тормышка сөенүләрен әйттеләр. "Бүтән сугышлар булмасын, күгебез һәрчак аяз булсын", - дип таралыштылар алар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: