Бөгелмә авазы

СУГЫШ ЧОРЫ БАЛАСЫ ХАТИРӘЛӘРЕ

…Үткәннәрнең күбе онытылса да, төзәлсә дә илем ярадан, Җуелмаслык эзләр сакланалар… Юк, килмәсен ул чор яңадан! /Клара БУЛАТОВА Бөек Ватан сугышы илебездә яшәүче һәр гаилә ишегенә фаҗига һәм кайгы булып килеп керә. Дәһшәтле сугыш елларыннан соң дистә еллар узса да, ул вакыйгалар хәтерләрдә кабат-кабат яңара. Фронтовикларның, сугыш чоры балаларының киләчәк...

…Үткәннәрнең күбе онытылса да, төзәлсә дә илем ярадан, Җуелмаслык эзләр сакланалар… Юк, килмәсен ул чор яңадан!
/Клара БУЛАТОВА
Бөек Ватан сугышы илебездә яшәүче һәр гаилә ишегенә фаҗига һәм кайгы булып килеп керә. Дәһшәтле сугыш елларыннан соң дистә еллар узса да, ул вакыйгалар хәтерләрдә кабат-кабат яңара. Фронтовикларның, сугыш чоры балаларының киләчәк буынга әйтер сүзе бар.
Тәкмирә әби Ибраева - сугыш чоры баласы. Яшьтән әтисез калып, ул елларның авырлыкларын нәни җилкәсендә күтәргән кеше. Сугыш чорында күргән авырлыклар хакында сөйләргә яратмый ул, ара-тирә, бигрәк тә үткәннәр хакында уйланып моңаеп утырганда, кинәт ачылып киткәндә генә күңелен түгә башлый...
Бу хатирәләр әнә шул моңсу, әмма үтә дә изге минутларда җыелып калганнар.
"Әтәй" дигән кеше нинди була ул?
Мин гаиләдә дүртенче бала - беренче кыз булып 1934 елның салкын декабрендә туганмын. 1926, 1928, 1932 елгы өч абыем бар иде. Сугышка кадәр әтием колхозда бригадир булып эшләгән. Мине гел үзе белән ат арбасына утыртып йөрткәннәре томанлы гына истә калган. Әтине 1941 елның августында сугышка алдылар. Ул вакытта гыйнвар аенда туган 8 айлык сеңлем дә бар. Инәй белән биш бала торып калдык. Өйдә бала карау, казан янына куелган түмәргә басып, ашарга пешерү минем җилкәгә төште. Әле сеңлем янына күрше апа үзенең кечкенә кызчыгын карарга да миңа кертә иде. Абыйларның икесе көне-төне колхоз эшендә булдылар, миннән ике яшькә генә олысы хуҗалыкта миңа булышты. Инәй көндезләрен колхозда төрле эшләрдә, төнен колхоз малларын саклап, каравылда торды. Иртә яздан чыккан барлык ашарга яраклы яшел үләннәрне ашка салып ашадык. Ул үләннәрне якын-тирәдән бик тиз җыеп бетергәнгә күрә, сеңлемне кабык арбасында тартып, я аркага асып, урманга китә идек. Без сугыш вакытында да сыерны саклап кала алдык. Абыйларым бик тырыш булдылар. Сарыклар, сөт кәҗәләре дә асрадык, казлар тоттык. Малларга азыкны инәй белән абыйлар әзерләде. Кыш буена, балык тотар өчен, тал чыбыгыннан җайланма (мурда) үрәләр иде дә иртә яздан балык тота башлыйлар. Бозлар кузгалганда яланаяк салкын суга кереп, шул тозакны су төбенә куялар. Икенче көнгә берәр капчык балык эләгә. Шул балыкның вагракларын мин кар киткәндә капка төбенә җыелып калган суда чистартам. Кулларым күшегеп,
канап бетә иде. Эрерәкләрен абыйлар, кечкенә кул арбасына салып, күрше рус авылында бәрәңгегә алыштырып кайталар. Иртән инәй мичкә, шул балыкны сөткә салып, бишәр таба куя. Без көне буе балык ашап торабыз. Ул вакытта елгада балык та күп иде. Безне ач үлемнән саклап калуда сыер белән шул балыкларның да ярдәме нык тиде. Ике олы абыем ауга да йөрделәр. Алар тотып кайткан бурсык, куян итен инәй зур табалар белән иртән мичкә куя. Бурсыкның май катламы бик калын. Аның мае табадагы ит күмелерлек итеп эри. Шуны аерып җыябыз. Ул майны дәваланырга сорап, әллә кемнәр килә иде. Инәй аны да безне ашатырга азыкка алыштыра. Инәебез бик оста киез итек басучы да булды. Каравылга бармаган төннәрендә киез итекләр басты. Ул киез итекләр дә азыкка алмашынып барды.
16 яше тулгач, 1942 елда олы абыебызны сугышка алдылар, икенчесен дә ФЗӨгә алып киттеләр. Үземнән ике яшькә олы абыем белән бакча утау, вак-төяк малларны, кече сеңлемне карау безгә калды.
1943 - 1944 елларда яраланган ирләр өйләренә кайта башлады. Безнең әтиебез генә юк иде. Сугышка киткәч, Саратовтан хәрби өйрәнүләр вакытында - ике хаты, аннан "Сугышка керәбез" дигән бер хаты гына килеп калды. Инәй: "Сезнең ирегез хәбәрсез югалды", - дигән хәбәрдән башка хәбәр алмады. Күршебездә генә торган сеңлемнең иптәше Асиянең әтисе Минзәки абзый, кулы
яраланып, 1943 елны сугыштан кайтты. Сеңлем ул вакытта дүртенче яше белән бара иде инде. Минзәки абзыйны күргәч, сулуы кабып, урамнан йөгереп керде дә: "Инәй! "Әтәй" дигән кеше Минзәки абзый төсле буламы ул?" - диеп, инәй янына атылды. Инәй, барыбызны да кочаклап алып, үкси-үкси елады.
Сугыш беткән көнне мин мәктәптә идем. Ул көн бүгенге кебек хәтердә калган. Кемнәрдер елый, кемнәрдер көлә. Урам тулы кеше. Икенче көннән исән калган ирләр кайта башлады. Ләкин аларның да күбесе төзәлмәслек яралылар, гарипләр. Сау-сәламәтләре бик
аз иде. Тормышлар сугыштан соң да тиз генә җайланмады. Хәерчелек, ачлык әле озакка сузылды. 15 яшем тулгач, мин Азнакайга төзелешкә гади эшче булып эшкә урнаштым. Элекке авыллардан яшьләрне зур төзелешләргә җыялар иде. Анда бер еллап эшләгәч, Самарага төзелешкә эшкә киттем. Самарада өч ел эшләп, туган якларга кайттым. Шуннан бирле үземнең туган авылымда гомер итәм.
Татып үстек сугыш газапларын.
Төзәлсә дә инде яралар,
Җуелмаслык эзләр салынып калган...
Һай, килмәсен алар яңадан!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: