Бөгелмә авазы

“Современный” әби

(Ике айдан артык инде менә безнең мәктәптә пенсионерлар компьютер курсларына йөриләр. Бер генә дәресләрен дә калдырмый­лар, көн саен киләләр. Бүгенге көннең актуаль темасына менә шушы шигырьне яздым).

Борын-борын заманда дип,
Түгел борын заманда.
"Современный" әби яши
Икән безнең авылда.
Гайбәт җыеп йөрергә мин
Гомумән яратмадым,
Аны сөйләп йөргәннәрне
Яныма утыртмадым.
"Сагынуыма чыдый алмыйм", -
Дидем мин директорга.
Мең төрле сәбәпләр табып,
Кайтып киттем авылга.
"Современный" әбине дим,
Мин күреп килим әле,
Авылда күргәннәремне,
Сезгә дә сөйлим әле.
Әби әйтә: "Киленем, - ди,
Укытучы булып эшли.
Эштән кайткач, таңга чаклы
Шул компьютердан төшми.
Улым эштән кайткач, өйдә
Тотына ачы тавыш.
Барсына да никтер имеш,
Кирәк ди ул "чукынмыш".
Мин дә пенсиямне җыеп,
Бардым бит Самарага.
Тычкан, модем, флэш белән
Яхшы ноутбук алырга.
Бер генә дә үкенмимен,
Әле дә ярый барганмын.
Акчамны да кызганмыйча,
Шушы затны алганмын.
"Классташ"тан эзләп таптым
Мин барлык дусларымны.
Көннәр буе язышабыз
Без смс, хатларны.
Берничә бабай белән дә
Таныштым әле кичә.
Бабайлар белән сөйләшәм
Урамга чыгып йөрмичә.
Мәскәүдәге киленемне
Күрәм скайп аркылы -
Кыйбатлы ноутбугымнан
Матур чыга тавышы.
Гомер буе сыер асрап,
Тавык-чебеш үстердек.
Интернетта бу эшләрне
Берсен дә бит белмәдек.
Матур-матур чәчкәләрне
Сулар сибеп үстерәм.
Кыяр-помидор өлгерде,
Хәзер "җыярга" китәм.
Фотоларны альбомнарга
Көн саен өстәп торам.
Матур диеп язмасалар,
Аптырамыйм, үзем язам.
Почтама хат җибәрә килен
Ашарга әзер булгач.
Сериаллар да карамыйм,
Ноутбугым минем булгач.
Белми утырмыйдыр яшьләр
Шул тартма каршысында.
Улымның да бит компьютер
Әйләнде "хатыны"на.
Ничә чәйнек тишелеп акты,
Кайнап сулары беткәч.
Бик тиз чыгып булмый икән,
Инде бер кереп киткәч".
Менә шундый әби яши,
Дуслар, минем авылда.
Интернетсыз яшәүләре
Безгә бигрәк авыр да.
Ничек яшәгәнбез икән,
Интернет булмаганда?!
Сездән җаваплар көтәмен,
Языгыз әле миңа.

Гөлназ БИЛАЛОВА.
Бөгелмә шәһәре.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: