Бөгелмә авазы

Сораулар... Җавабын һәркем эзләсә иде

Сеңлем Казаннан шылтырата: классташымның улын наркоманнар үтергән!

Фирая КАЮМОВА,
Бөгелмә педагогия көллияте укытучысы.

Менә син 25 яшькә кадәр үстер, укыт балаңны... Инде кеше булды, ярдәмчем-терәгем булды дип уйларга өлгермәгән - ана йөрәге кабул итә алмаслык кайгылы хәбәр! "Ходай сабырлыклар бирә күрсен, башкаларга күрергә язмасын", - дияргә генә кала...
Үтерүчеләре дә башка планетадан түгел бит; алары да - ана балалары. Беребез дә, баланы озатканда, ват, җимер, кимсет, сугыш, кыйна, дип өйрәтмибез, ләбаса! Каян килә бу вәхшилек?..

Күптән түгел Әлмәт татар дәүләт драма театрының яшүсмерләр арасында таралган тискәре күренешләргә каршы юнәлтелгән язучы Илгиз Зәйниевнең "Балакаем" спектаклен карадык. Драматург, режиссёр һәм артистларның уртак хезмәт җимеше халык һәм дәүләт тарафыннан югары бәя алган: 2010 елның Муса Җәлил премиясенә лаек булган.

Максатым спектакльгә бәя бирү, яисә аны анализлау түгел; анысы тәнкыйтьчеләр эше. Минем газета укучылар белән әсәрнең тәрбияви әһәмияте-көче турында фикерләрем белән уртаклашасым килә.

Башка драмалар кебек башланып китте ул, шуңа беренче хис канәгатьсезлек булды. Аннары яшь егетнең шактый матур тавыш белән моңлы итеп концерттагы кебек чыгып җырлавы әлеге хисне арттыра гына төште - янәсе, үзешчәнлек бу! Өч укытучы, пышылдашып кына, бер-беребезгә ризасызлыгыбызны да белдерә башлаган идек инде... Тик ашыга төшкәнбез икән! Вакыйгалар эченә бөтерелеп кереп китүебезне сизми дә калдык...
Башкалар ни уйлыйдыр, мин үзебезнең тәрбия өлкәсендәге игътибарсызлыкларыбызны тамашачыга җиткерүдәге ролен югары бәяләр идем спектакльнең.

...Менә кунаклар җыела. Ата-ана алар белән генә мәшгуль. Балалар нишли, аларга ничек тәэсир итә бу ике көнгә бер килеп торган кунаклар? Әле ул гына да түгел, "малай"ны (инде мәктәп тәмамларга җыенучы 16-17 яшьлек егет!), тәти күрсәтешеп мактанышучы сабыйлар кебек, җырлаталар килгән бер кунак алдында. Аның җырлыйсы киләме-юкмы, вакыты бармы - бу беркемне дә кызыксындырмый! Әле кунакның дәрәҗәсенә ишарә ясыйлар, янәсе, әтисенә бик кирәкле кеше!

Реклама

Залда өч-дүрт бала, сызгырып, ата-анага каршы икәнлекләрен сиздерде. Өлкәнрәк тамашачылар шунда ук ризасызлыкларын белдерде - без мондыйга өйрәнгәнмени! Бу әле баласы гына булган икән...

Залга керү ишекләре шап-шоп ачылып ябыла, аннан, безнең урындыкларга тиеп, аек булмаган яшьләр төркеме шаулашып керә. Әле, колакларны ярып, чит ил музыкасы яңгырый. Сабыйлыктан чыгып җитмәгән яшүсмерләр төтен эчендә караңгыда шул көйгә "сикерешәләр": үзләре ни кыланганнарын чамаларлык хәлдә түгел... (Бу урында рәссам, ут һәм музыкаль бизәлеш өчен җаваплы хезмәткәрләрнең искиткеч осталыгын бәяләп үтми мөмкин түгел. Төрле эффектлар ярдәмендә тамашачы да үзен төнге клубта дип хис итәрлек итеп эшләнгән күпчелек күренешләр).

Әле генә күңелләргә үткәзеп, саф татарча җырлаган "малаебыз" да шунда: башта - сыра шешәсе белән, читтәрәк; аннары "коллектив"ның эченәрәк керә, чөнки "ярдәм итүчеләре" бар. Юлдан язган "фәрештәкәй", наркотиклар таратучыдан бер норманы бушка алыр өчен, ялган гашыйк ролен уйнап тарта саф күңелле егетне бу фаҗигале юлга. (Хезмәттәшләремнең берсе күз яшьләрен сөртә, икенчесе тыела алмыйча елый ук башлады - әле быел гына улын Казанга укырга озаткан иде шул...)

Төнге клубны өченче тапкыр күрсәткәндә, инде егет наркоманга әйләнгән! Ә әти-әни әле һаман бу коточкыч хәлне күрмәмешкә, аңламамышка салына, чөнки "эшләре" күп: йорт хуҗасы полковник дәрәҗәсен "ала"; югыйсә, инде кече кызлары да абыйсының кемгә әйләнгәнлеген яхшы аңлый. Үзенчә аңа ярдәм дә итмәкче, әти-әнисе игътибарын абыйсына юнәлтмәкче. Ниһаять, ата-ана да чаң суга! Тик... соң инде. Сазлык үзенә суырганнан-суыра бара егетне. Әле ул гына да җитми, егет наркодилер ятьмәсенә сеңлесен дә кертә. Тик кызның горурлыгы, ихтыяр көче зур: ул бу хәлгә төшүдән үлемне өстенрәк күрә: югары кат тәрәзәсеннән аска ташлана...

Максатым драма эчтәлеген сөйләү түгел иде. Тик ансыз да булмый. Чөнки шундый зур тәрбияви спектакльдә Бөгелмә драмтеатры залының яртысыннан аз гына артык иде тамашачылар: педагогия көллияте һәм машина төзүчеләр техникумы студентлары. Югыйсә, шәһәребездә өч югары уку йорты филиалы, тагын дүрт урта һөнәри белем бирүче уку йорты бар бит! Ә мәктәпләр?! Күбесенчә, заманыбызның тис-кәре күренешләренә каршы ниндидер ясалма чаралар оештырып кына көрәшәбез шул. Ә монда - үз эшләренең осталары барлык күрү-сизү органнары аша кеше күңеленә үтеп керерлек итеп хәзерләгән тормыш материалы...

Спектакль башында I курсларны алып килгәнебезгә азрак борчылган да идек: янәсе, әле кечкенәләр (15 яшь аларга) - аңламаслар... Ахырдан, үзләрен алып килгән өчен, беренче булып алар килеп рәхмәт әйткәч, тынычландык. Икенче көнне аерым төркемнәр белән сөйләшүләр үткәргәндә дә драманың берәүне дә битараф калдырмаганлыгына инандык.

Кайберәүләр: "Ни әйтергә тели соң бу?" - диләрдер. Максатым театр хезмәткәрләренең җитәрлек дәрәҗәдә реклама белән шөгыльләнмәвен (бәлки тырышып та эшләгәннәрдер: хәзер барысы да үз товарын мактый - яхшысы гына бик сирәк очрый бит!), яисә уку йортлары җитәкчелеген (алар да каян белеп бетерсен: акча җыю максаты белән, кемнәр кайда гына чакырмый хәзер яшьләрне!) гаепләү түгел; мөмкинлек чыкса, әлеге спектакльне карамый калмаска чакыру иде. Анда һәрберебез җавабын табасы мәсьәләләр күтәрелә...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: