Бөгелмә авазы

Соң булса да, уң булсын

"Бөгелмә авазы"ның 5 октябрь санында "Менә шулай "олыладылар" дигән исем астында (авторы - Руслан Җәләев) пенсионер үпкәсе басылып чыккан иде. Язмадан аңлашылганча, Мисхәт ага Авзаловның гомере буе райпода хезмәт итеп, пенсиягә киткән җәмәгате Минсара апага "Зелено-Рощинское" кулланучылар җәмгыяте коллективыннан Өлкәннәр көне уңаеннан ике куплет шигырь язылган кәгазь кисәге китергәннәр, үзен...

"Бөгелмә авазы"ның 5 октябрь санында "Менә шулай "олыладылар" дигән исем астында (авторы - Руслан Җәләев) пенсионер үпкәсе басылып чыккан иде. Язмадан аңлашылганча, Мисхәт ага Авзаловның гомере буе райпода хезмәт итеп, пенсиягә киткән җәмәгате Минсара апага "Зелено-Рощинское" кулланучылар җәмгыяте коллективыннан Өлкәннәр көне уңаеннан ике куплет шигырь язылган кәгазь кисәге китергәннәр, үзен шофер дип таныштырган ир-ат, җитмәсә, паспорт сорап алып, мәгълүматларны язып алган һәм ниндидер кәгазьгә кул куйдырып, чыгып киткән.

Реклама

Мәкалә басылып чыкканнан соң Мисхәт ага тагын редакциягә шылтыратып, райпо секретареның Минсара апага дигән 300 сумны китереп бирүе турында хәбәр итте. Бу мәсьәләдә ни диик инде, соң булса да, уң булсын дияргә генә кала. Җитәкчеләребез кайчандыр оеш-ма-предприятиеләребезнең тоткасы, аларның алтын баганасы булып торган өлкәннәребезне берүк рәнҗетмәсеннәр иде. Күңел - пыяла, әз генә тисәң дә, уала диләр бит. Сак булыйк!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: