Бөгелмә авазы

Шатлык-сагыш янәшә

Июнь ае – шатлыклы да, сагышлы да ай ул.

Җәйнең һәр мизгеле балкып торган, күңелләрне иркәләгән, йөрәкләргә сихәтле шатлык тулган мәлләр. Әмма Бөек Ватан сугышы башланган көн – 22 июнь бик тә сагышлы, күңелләрне әрнетеп,  сугышның бөтен фаҗигасе, дәһшәте күз алдыннан үтә торган көн. Яшьләр бу вакыйгалар хакында китаптан, интернеттан укып, кинолардан карап белсә, әле ул заманнарны яхшы хәтерләгән ветераннар (дөрес алалрның сафлары бик сирәгәйде шул инде), тыл хезмәтчәннәре, сугыш елы михнәтләрен, ятимлек ачыларын үзләре татыган “сугыш балалары” өчен бу җәйге көндә ямьлелек белән хәсрәтнең каршылыгы бигрәк тә ачык сизелә. “Сугыш кына чыга күрмәсен! Кабатлана гына күрмәсен коточкыч фаҗигаләр! – Яшәү ямен аңлаган, тынычлык сөйгән, кешеләрне, тормышны яраткан һәркемнең күңелендә, телендә бары тик шушы сүзләр генә. – Яшәсен тынычлык!”

 

Акбаш авыл җирлегендә һәм шушы җирлеккә караган Андреевка авылында Хәтер һәм кайгы көнендә, күп еллык традиция буенча, быел да митинглар узды. Үткән ел сугышта һәлак булган авылдашлар хөрмәтенә куелган обелискка чәчәкләр салу тантанасы, сугыш башланган мизгелгә тәгаенләп, иртәнге сәгать 4тә үк башланган иде. Быел исә, авылдашларны, мәктәп укучыларын, кайткан кунакларны да чарага күбрәк җәлеп итү максатыннан, чараны соңрак башлап җибәрдек.

Сугышта һәлак булган авылдашларны искә алуга, тынычлыкка дан җырлауга багышланган очрашу башта Акбаш авылында, мәктәп ишегалдында, Н.Г. Санков барельефы янында узды. Бер минутлык тынлыкта дәһшәтле сугыш корбаннарын искә алынды, сугыш һәм тынычлык турында җырлар башкарылды, шигырьләр сөйләнде. Аннары, җитәкчелек тарафыннан махсус билгеләнгән автобуска төялеп, Андреевкага киттек. 

Тантананың төп өлеше Андреевкада үтте. Быел биредә сугышта һәлак булган авылдашлар фамилияләре язылган исемлекләр янында яңа мемориаль такта ачылды. Бусында инде Бөек Ватан сугышында катнашкан, яудан исән-имин туган җиренә кайтып җиткән, сугыштан соңгы елларда хуҗалыкны торгызуга, үстерүгә үзләреннән тырыш хезмәт өлеш керткән, шушы җирдә гомер итеп, бакыйлыкка күчкән барлык якташларыбызның да исем-фамилияләре  теркәлгән. Тарих өчен, бүген гомер итүче кешеләр һәм үсеп килүче яшь буын вәкилләре өчен бик тә зур әһәмияткә ия булган бу эшне башкарып чыгу – инде кайберләренең нәсел-нәсәпләре дә авылда калмаган, әмма заманында биредә гомер иткән, сугышка моннан алынган якташларыбызны барлау кебек гаять күләмле эш шактый тырышлык сорады. Авыл җирлеге башлыгы да (Р. Хуҗин), җирле ветераннар оешмасы да (А. Насыйрова) моңа бик җитди карап, документлар белән дә эшләделәр, шушы һәм якын-тирәдәге авыллардагы зиратлардагы каберләрне берәм-берәм барлап, исем-фамилияләрне ачыклау өстендә дә зур эш башкардылар. Нәтиҗәдә, менә шушы истәлекле көнне махсус мемориаль тактада сугыш афәтен кичкән барлык якташларның да исем-фамилияләре мәңгеләштерелде.

Әлеге тантаналы чараларны оештыруда, билгеле мәдәният хезмәткәрләренең, педагогларның өлеше зур булды. Биредә җитәкчеләрнең, ветераннарның ялкынлы нотыклары да, үзешчәннәрнең төрле телләрдә яңгыраган җырлары  да, күңел кылларын тибрәндерерлек тәэсирле чыгышлары да булды.

Тарих сабакларын истә тоткан һәр кеше өчен бик тә кирәк мондый чаралар. Изге сугышта ил азатлыгы өчен үз-үзен аямый сугышкан  якташларыбызны хөрмәтләү максатыннан оештырыла торган бу чара өлкәнрәкләрнең хәтерен яңарта, яшьләр өчен патриотик тәрбия чарасы булып тора.

Абруй НАСЫЙРОВА,
Акбаш авыл җирлеге башлангыч ветераннар оешмасы җитәкчесе.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: