Бөгелмә авазы

Шагыйрь туган көнгә

Мәктәпләрдә Г. Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган төрле чаралар күп уздырыла. Карабаш 2 нче урта мәктәбендә дә әлеге уңайдан гадәти булмаган бер кичә узды. Габдулла Тукайның иҗатын өйрәнүгә багышланган бу чараны 5 нче сыйныф укучылары өченрус теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия Камил кызы Йосыпова, милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары...

Мәктәпләрдә Г. Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган төрле чаралар күп уздырыла. Карабаш 2 нче урта мәктәбендә дә әлеге уңайдан гадәти булмаган бер кичә узды.

Габдулла Тукайның иҗатын өйрәнүгә багышланган бу чараны 5 нче сыйныф укучылары өченрус теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия Камил кызы Йосыпова, милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Рәсимә Габделхак кызы Халикова һәм мәктәпнең китапханә мөдире - шушы юлларның авторы оештырдылар.

Укучылар төнге караңга китапханә идәненә тезелеп утырып, бөек шагыйрь иҗатына багышланган фильм карадылар, аннары, бер-берсенә сораулар биреп, караган фильм турында фикер алыштылар, Тукайның тормыш юлы турында белгәннәрен кабатлап чыктылар, шигырьләрен укыдылар, әлбәттә инде, бергәләп, "Туган тел"не җырладылар.

Лампа уты яктысында Тукай әсәрләре геройларын кәгазь битләренә сурәт итеп төшерделәр, рәсемнәр ясадылар.

Үзенчәлекле иҗади чара тәмләп чәй эчү белән тәмамланды.

Гадәти булмаган шартларда үткән бу кичә укучыларның хәтерендә озак сакланыр, күңелләрендә бөек шагыйребезгә мөнәсәбәтле тирән эз, тәэсирләр калдырыр дип ышанабыз.

Минзилә ВӘЛИӘХМӘТОВА,

китапханә мөдире.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: