Бөгелмә авазы

Сез сорау бирәсез, без җавап тотабыз

Хөрмәтле редакция! Сәнгать, иҗат әсәрләренә Ислам нинди карашта тора икән? Күпләр концертларга йөрүне, җыр-биюләрне карауны һәм шуның ише башка нәрсәләрне гөнаһ дип саный. Бу шулаймы икән? Газета битләрендә шушы четерекле сорауга ачыклык кертсәгез, җирле мөселманнар бик рәхмәтле булыр иде. Разыя САФИУЛЛИНА. Бөгелмә шәһәре. Күпләрне борчыган әлеге мәсьәлә турында, Изге Коръән...

 

Хөрмәтле редакция!

Сәнгать, иҗат әсәрләренә Ислам нинди карашта тора икән? Күпләр концертларга йөрүне, җыр-биюләрне карауны һәм шуның ише башка нәрсәләрне гөнаһ дип саный. Бу шулаймы икән? Газета битләрендә шушы четерекле сорауга ачыклык кертсәгез, җирле мөселманнар бик рәхмәтле булыр иде.

Разыя САФИУЛЛИНА.

Бөгелмә шәһәре.

Күпләрне борчыган әлеге мәсьәлә турында, Изге Коръән хәдисләренә һәм аятьләренә таянып, танылган милләтпәрвәр якташыбыз, хаҗи Юлдаш ага Имамаликов шәрехләрен бирергә булдык.

Кырыс сайланган урталыкта булу кирәк

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. "Тимер" сүрәсендә (57:20): "Бу дөнья тормышында уйнаганда, күңел ачканда, бизәнгәндә, мактанышканда һәм мал яки бала ишәйткәндә белегез, яңгырдан соң игенчене сөендергән үсемлекләрнең соңрак шиңеп саргайганын һәм чүп булганын күрәсез, шуның кебек ахырзаманда алар өчен каты газап бирә яки, Аллаһ гөнаһ эшләүдән саклап гафу итсә, күңел хушлыгы була", -- диелә. Ягъни уйнагач һәм башкача күңел ачкач та, Ул безне исән чакта яки соңрак бүләкләп сөендерә яки җәзалый икән. Моны Ул аятьләрендә чиктән узу-узмау белән бәйли һәм ул чикне аятьләрдәге һәм хәдисләрдәге гомуми кагыйдәләр билгели. Аларда шулай ук хәлне нәрсәләр авырайтканы һәм, үкенеп төзәткәч, кабатламаганнар өчен Үзенең гөнаһны яшереп Гафу итүче әл-Гаффәр икәнен дә әйтә. Җыр һәм музыкага килгәндә, Аллаһ "Төнге йөрү" сүрәсендә (17:63, 64) Иблискә: "Моннан кит һәм җәзаның кызуына - җәһәннәм җәзасына карамастан, сиңа иярәселәрне "көмеш йөгертелгән" тавышың белән чиктән уздыртып аздыр, атлы һәм җәяүле гаскәреңне җәлеп ит, байлыкларына һәм балаларына уртак һәм иптәш бул, шайтан бит чиктән узарга гына кызыктыра", -- ди. Ә "Хатыннар" сүрәсендә (4:119, 120) Иблис: "Аларны хыялландырып адаштырырмын..." - дигәч, Аллаһ: "Шайтанның чиктән ашарга кызыктыруына алданып чиктән ашканнар... хәсрәттә калачак", -- ди. Монда аның Аллаһ разый булмаган нәрсәләргә пышылдап оештырган ишетелә һәм күренә торган бар кызыктыргычлары күз алдында тотыла. Матур яңгыраган җырда һәм шигырьләрдә Аллаһ ризалыгындагы әхлак кагыйдәләре дә бирелгән, әлбәттә.

Хәдисләргә килсәк, Мөхәммәд (с.г.в.) мәчеттә балалар чыгышын тыңлаганы булса да, җыр, музыка тыңларга яратмаган, хәтта урамда туры килгәндә башын халат белән каплаганы да булган, ләкин ул чакта да янындагы сәхабәләрен тыңлаудан тыймаган. Димәк, музыка буш сүз буларак тыела, дигән галимнәр арттыра, ләкин күпкә түгел, чөнки ул, бергә җыелганда тәрбияви максатларда яки берәр шөгыль вакытында гына булмаса, вакыт югалту һәм Аллаһтан читләшеп, озакка онытылу белән дә бәйләнгән. Без бозыклыкка һәм ялганга сиземебез кимемәсен һәм аларга тартылмас өчен күз белән колакны алардан сакларга тиешбез, ә җырларда һәм шигырьләрдә алар еш очрый. "Шагыйрьләр" сүрәсендә (26:224 - 227): "Адашканнарны иярткән шагыйрьләр, күрмисеңмени, сәхрәләрдә йөри һәм эшләнмәгәнне сөйли, ягъни алдаша. Ләкин аларның золымланганнан соң иманга килеп һәм Аллаһны еш искә алып вә изгелекләр эшләп, үзләренә ярдәм иткәннәре бар", -- диелә. Й. Гали буенча, яманнары иллюзиягә тартып, Аллаһның нурыннан, ягъни яктыртканыннан һәм Аның юлындагы көрәштән читләштерә. Чынлап та, шагыйрьләр фантазиясе зарарсыз түгел, ул ялганга битарафлык тәрбияли. Гыйлемле игътибарлылар шигырьләрдә һәм җырларда бик еш тел, уй зинасы, бозыклыкка тарту, артык мактау, Аллаһ вазифасына катышу, Аңа тиңнәр өстәү һәм тәкәбберлек чәчәк атканын күрә. Андый җырга яки шигырьгә ялгыш туры килгәндә эчтән: "Әстәгъфируллаһ (Аллаһ, гөнаһланудан саклап гафу ит)", -- дияргә кирәк.

Тагын бер бозыклык турында "Локман" сүрәсендә (31:6) әйтелә: "Аллаһның юлыннан ерагайту өчен гыйлемсез кызык хикәяләр җыйган кешеләр бар, аларга кимсетүче газап", -- диелә. Котб: "Мондый нәрсәләр күңелләрне яулап Аллаһка буйсынудан читләштерә һәм болай да кыска яшәү вакытын әрәм итә", -- ди. Мәүдүди: "Аларга гайбәт, бозык сүзләр, мәзәкләр һәм озак күңел ачулар да керә", -- ди. Дәрябәди һәм Казани Мөхәммәд (с.г.в) чорында берәүнең: "Рөстәмнең һәм Әсфәндиярнең героик фарсы романнары Мөхәммәд сөйләгәннән кызыграк", -- дип сөйләп йөргәнен әйтә. Әсәд боларга чит тәгълиматларны да кертә. Тагын Коръән аятьләре белән каршылыкка керүгә карамастан, яһүдләрнең һәм христианнарның язмаларыннан үтеп кергән ялганнарны сөйләү бар. Аларны риваятьләр яки хәдисләр дип атау хәлне төзәтми бит. Мөхәммәд (с.г.в.) башка диндәгеләрдә изге дип саналган китапны укып торган сәхабәсен: "Сиңа Коръәндәге язганнар җитмимени?" - дип ачуланганы да билгеле. Радио һәм телевидение тапшыруларының һәм интернет сайтларының да ишетергә һәм карарга ярамаганнары бар. Җитмәсә, телевизорга, компьютерга яки авыр музыка тыңлауга бирелеп чиктән ашканнарның, наркоманнарның һәм эчкечеләрнең баш миенең өске ягында тирән чокыр ясалганы һәм уйлау сәләте кимегәне билгеле булды... Димәк, ишетергә һәм күрергә мөмкин булган нәрсәләрдә нык чикләнү һәм кырыс сайланган урталыкта булу бик мөһим.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: