Бөгелмә авазы

Серле тарих сукмаклары: Хәким баба эзеннән

Быелгы елның гыйнвар ае башы. Бөгелмәлеләр рәхәтләнеп 2016 елны каршы ала. Безнең тәрәзәдән карасаң, ә без шәһәрнең иң югары ноктасы -элеватор тирәсендә яшибез, Гафиятуллин урамы ярылып ята. Һавага җибәрелгән бәйрәм салютларының утлары ялтыр-йолтыр килә. Гомумән, халык ял итә. Кемдер, безнең кебек, тәрәзәдән бу манзараны күзәтә дә вакыт-вакыт дөнья тәрәзәсе -...

Быелгы елның гыйнвар ае башы. Бөгелмәлеләр рәхәтләнеп 2016 елны каршы ала. Безнең тәрәзәдән карасаң, ә без шәһәрнең иң югары ноктасы -элеватор тирәсендә яшибез, Гафиятуллин урамы ярылып ята. Һавага җибәрелгән бәйрәм салютларының утлары ялтыр-йолтыр килә. Гомумән, халык ял итә. Кемдер, безнең кебек, тәрәзәдән бу манзараны күзәтә дә вакыт-вакыт дөнья тәрәзәсе - интернетка күз сала.

Без дә шулай интернетта казынып утырганда: "Добрый вечер! Меня зовут Шакиров Эрзис, я являюсь сыном Шакирова Саубана Шариповича, который является внуком Хакимова Шакира Абдуллатиповича (Хаким-Бай) - сыном третьего сына Хаким-Бая - Шарипа Шакирова. Всего я знаю следующих своих прадядюшек, детей Шакира Абдуллатиповича: Хатип, Гариф, дед Шарип, Шахид (когда я был маленький, он приезжал к нам в гости с ароматными апельсинами и звали его Ситдиков Зия, прожил и умер в Москве, похоронен там же), Ахат (этого братишку деда я тоже застал, прожил и умер в Лениногорске, РТ), Ханиф, Шогаер. Шакир Абдуллатипович сын Абдуллатипа Абдулхакимовича. Несмотря на то, что у моего дедушки Шарипа было три сына, я являюсь единственным потомком столь знатного рода и очень горжусь тем фактом, что у меня 1 мая 2015 года родился сын, прямой потомок Хакимова Абдуллатипа Абдулхакимовича.

Огромная просьба, если есть какая либо дополнительная информация про прапрадеда, о его предках и потомках прошу поделиться. Будем очень благодарны. Спасибо!!!" - дигән хәбәргә тап булдык.

Бу хатны алу белән Хәмзә Фахрулла улы Мотыйгуллинга шылтыратып, аны шатландырырга ашыктык. Ул, билгеле, шат. Хәким бай тарихы һәм аның бүгенге көндә яшәүче нәсел дәвамчылары турындагы сорау 20 елдан артык тынгы бирми бит инде Бөгелмә татарларының әйдәп баручысына. Шунда ук Эрзис белән очрашуны Хади Атласины искә алу көненә туры китерү турында уй да туды. Очрашу бик күтәренке рухта узды. Хәтер көненә килгән Фәүзия ханым Бәйрәмова да: "Бик итагатьле егет", - дип, Эрзис хакында үзенең фикерен әйтте.

Очрашу барышында Эрзистан яңа мәгълүматлар алып калырга тырыштык. Аннан соң нәсел тарихыннан күбрәк хәбәрдар булган апасы Мөнирә ханым белән элемтәгә кердек. Ул безгә менә нинди тарих җиткерде:

"Бабай Мөхәммәтшакир Хәкимов. Әби Бибикамал исемле мулла кызы, бик дини кеше булган. Аларның балалары: Хәтимә, Гариф, Шәриф (әти), Шәһит, Әхәт, Хәниф, Шогаер.

Бабайның Тайсуганда, Әлмәттә, Бөгелмәдә кибетләре булган. "Бөгелмәдәге кибетенә күперне чыгып бара идек", - дип искә ала иде әти. Тайсуганда элеватор тотканнар. Гариф абыйның хатыны Якут абыстай шунда ипи пешергән. Ул элеваторның җимерекләре, ташлары хәзер дә булырга тиеш. Габделлатыйф, дип тә сөйлиләр иде, ул кемдер, белмим.

Бабайның гаиләсе, репрессиягә дучар булып, Магнитогорскига сөрелгән. Магнитогорскида кечкенә балалары үлгән. Бибикамал әби дә шунда вафат булган. Ул үлгәч, чүпрәккәме, кабыккамы салып, зиратка җирдән сөйрәп алып барганнар. Бибикамал әби вафатыннан соң Шәриф (әти), Шаһит Шогаерны алып качканнар. Үлән арасында качып ятып, кузгалыр алдыннан гына поездга утырганнар. Шул вакытта Шогаер утырырга җитешмичә калган. Ә Шәриф белән Шаһит, үзләрен тотып алуларыннан куркып, поезддан төшеп калмаганнар. Шогаерны шунда югалтканнар. 2010 елда "Жди меня" тапшыруына Төркиядән килгән әтигә бик охшаган кеше Тимәш авылында булып киткән. Әтиләрнең "Тимәш, Ромашкино" дип сөйләгәннәрен еш ишетә идем. Анда да, бәлки, туганнар булгандыр.

Шакир бабай бүтән җиргә чыгып качкан. Башкириядә туганнары булган, шунда качмаган микән, дип уйлыйбыз.

Шәриф (әти) белән Шаһит Тайсуганга кайтып төшкәннәр. Анда кәгазьләр биреп утыручы кеше бабайларны хөрмәт иткән кеше булган. Ул: "Сез розыскта, монда калырга ярамый", - дигән. Шаһитка охшаган бер Тайсуган кешесе Ситдыйков Зыя исеменә документ ясарга булышып, аңа: "Мәскәүгә барып, кеше арасында югал", - дип киңәш биргән. Шаһит шулай эшләгән дә. Чын Ситдыйков Зыя Бөгелмәдә яшәде. Тайсуганга кайтып йөри иде. Кыяфәтләре бик охшаган иде.

Шәриф (әти) Хабаровскига киткән. Анда Зәй районы Аксар авылы кызы Җәүһәр (әни) белән танышкан, өйләнешкәннәр. Шаһит (Ситдыйков Зыя) Мәскәүгә метростройга кергән. Шәриф (әти) тә сугыш алдыннан хатыны Җәүһәр белән аның янына килгән. Аннан әни үз авылы Аксарга кайтып киткән. Юлда озак кайткан. Ул арада Бөек Ватан сугышы башланган. Шаһит (әти) сугышка алынган. Шаһит, метростройда булу сәбәпле, сугышка бармыйча калган. Аның балалары Рәшит, Роза, Атлас урыслашып беттеләр.

Шәриф (әти) сугыштан соң Зәй районы Аксарга кайтып төпләнгән. Әхәт Шакир улы Урта Азиягә киткән. Соңрак Лениногорскига кайтып, су янында зур йорт алган. Аның 3 кызы, 5 улы бар. Ул нигездә хәзер улы яши.

Хәтимә Шакир кызы шулай ук Урта Азиягә киткән. Ташкентның Фрунзе районында үз йортында яшәгән. Көннәрдән бер көнне аны өеннән эте сөйрәп чыгарган. Җүләрләнгән, диеп Хәтимә апа этен кыйнарга тотынган. Шул чакта, җир тетрәп, йорт торган урын урталай ярылган. Хәтимә апаны эте саклап калган. Шуннан соң аңа Ташкентның Чиланзар районыннан бер бүлмәле фатир биргәннәр. Гаиләсе, балалары юк. Шакирова Хәтимә, дип яза иде хатларын." - Әби-бабайлары тарихын сөйләгәндә елап та алды Мөнирә ханым. Еларлык та шул.

Математика төгәл фән, диләр. Тарих та төгәллекне таләп итә торган фән. Менә без дә, төгәллек эзләп, Тайсуган тарихына кереп китәргә мәҗбүр булдык. Безнең беренче уебыз шундый булды: "Хәким байның тагын берәр хатыны булып, ул Тайсуганда яшәгәндер. Алда сөйләгән вакыйгалар аның Тайсуган белән бәйле тарихыдыр. Белмәссең байларны..."

Инде төгәл тарих. Эрзис Шакировның турыдан-туры шәҗәрә чылбыры мондый булып чыкты: Эрзис бине Сәүбән бине Әхмәтшәриф бине Мөхәммәтшакир бине Габделхәким бине Төхфәтулла бине Габделлатыйф бине Ишморат бине Габдерәшит. Бу нәсел Тайсуган авылының иске башкорт таифәсеннән. 1876 елның 19 декабрендә Тайсуган егете Габделхәким Төхфәтулла углы Түбән Мактама авылының Йосыф Төхфәтулла углының кызы Шәмсеруйга өйләнгән. Алар гаиләсендә Мөхәммәтшакир туган. Ул Бибикамал Җәләлетдин кызы белән гаилә корган. Мөхәммәтшакир һәм Бибикамал нәселенең яңа буыны:

Гариф - 20.01.1906 елгы

Хөснелхәтимә - 30.05.1909 елгы

Әхмәтшәриф - 01.10.1911 елгы

Мөхәммәтшаһит - 20.07.1913 елгы

Мөнәвәрә - 1915 - 19.02.1922

Зәйнәп - 31.01.1918 елгы

Кәшиф - 07.03.1925 елгы

Шөгаеп - 23.03.1928 елгы.

Шәмсеруйның 1928 елның 10 декабрендә вафат булып, Тайсуганда дәфен ителгән булуы билгеле.

Шулай итеп, тагын бер Хәким бай тарихы ачылды. Бу очракка татар халкының "Ашыккан ашка пешкән" дигән мәкалеме, әллә "Тырышкан табар, ташка кадак кагар" дигәнеме, кайсысы туры килә? "Бөгелмә авазы"ның зирәк укучылары үзләре чамалар.

Әсгать, Миләүшә ЗАКИРОВлар.

Бөгелмә шәһәре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: