Бөгелмә авазы

Сагындыра мәктәп юллары

Быелгы сентябрь ае күңел дәфтәремдә аеруча уелып калырлык булды. Гомер бәйрәмем һәм Алтын туебыз белән тәбрикләп, дуслардан, туганнардан, укучыларымнан һәм хезмәттәшләремнән күп котлаулар кабул иттем. Шулар арасында аеруча лицей-интернат коллективының, ихтирам күрсәтеп, өйгә килеп котлавы күңел кылларымны тибрәндерде.

Мөбәширә ШӘРӘФЕТДИНОВА,
мәгариф ветераны.
Бөгелмә шәһәре.

Лицей администрациясе үзендә эшләп, лаеклы ялга китүчеләргә һәрвакыт игътибарлы. Бәйрәмнәр белән котлаулар лицей-интернатта күптән традициягә әверелгән инде. Бу игелекле эштә башлап йөрүчеләр - җитәкчеләр Латыйф бәй Чинар һәм Эльмира Хәмзә кызы Батршина. Шуңа күрә дә инде, күптән ялда булуыма карамастан, мин әле дә аларның уңышларына шатланам һәм куанам, үземне бүген дә лицейда дәресләр биргән кебек тоям. Яшь барган саен хезмәттәшләреңнең игътибарын тоеп яшәү гомернең бушка узмавын, ә аларның онытмавы мәктәп юлында синең дә эзләр калганын аңлата түгелме соң?!
Чын күңелемнән лицей-интернат коллективын яңа гына зурлап билгеләп үтелгән Укытучылар көне белән тәбрикләп, эшләрендә уңышлар, саулык-сәламәтлек, күп итеп сәләтле балалар килүен теләп калам.
Төшләремә кереп аптырата
Әле һаман мәктәп еллары,
Гомер көзендә дә чакыралар
Сагындырып мәктәп юллары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: