Бөгелмә авазы

“Рамазан”да ипи тәмле

Яшәгәч, дөнья булгач, кешегә барысы да кирәк. Менә без дә, хөрмәтле "Бөгелмә авазы" газетасын укучылар, сезнең белән үзебезнең сөенечебезне уртаклашырга булдык.

Равилә АРСЛАНОВА.
Кодаш авылы.

Шактый вакыт ябылып торганнан соң, безнең Кодаш авылының түбән очында яңадан кибет эшли башлады. Ий, сөенде дә инде бу оч халкы кибет ачылуга, чөнки юк кына әйбер алыр өчен дә ике километрлап барырга кирәк иде икенче кибеткә. Хәзер менә рәхәткә тиендек. Кибетебезнең исеме дә бик матур - "Рамазан". Эш сәгатьләре дә бик уңайлы, киштәләрендә дә ни генә юк: иттән төрле-төрле казылыклар, сөт продуктлары, Питрәч кошчылык комплексыннан китерелгән тавыклар, аш җыелмалары, төрле сортлы чәйләр, кәнфит-прәннекләрнең әллә ничә төре безне кызыктырып тора. Иң мө­һиме - әйберләрнең, ашамлыкларның сыйфатлы, тәмле булулары.

Ә Мактамадан китере­лә торган таба ризыклары­ның, ипинең тәмлелеген белсә­гез!

Болардан тыш, көнкү­реш­­тә кирәкле башка то­варлар да ике як дивар­ны биләп торалар. Баш­­­­ка кибетләр белән ча­гыштырганда, товар бәя­­­­ләренең очсызрак булуы да яңадан-яңадан "Рамазан" кибетенә ке­рергә тартып тора.

Сатучыбыз Эльмирадан шундый уңдык. Тырыш, ипле ханым һәр сатып алучыны ачык йөз, ягымлы сүзе белән каршылый. Яхшы товар тәкъдим итүчеләрен дә эзләп кенә тора, бәяләрен дә без - сатып алучылар файдасына сатулаша-сатулаша төшертергә тырыша.

Авыл (бигрәк тә түбән оч) халкының зур рәхмәтен "Рамазан" кибетенең ху­җабикәсе Любовь Богома­зовага җиткерәбез. Сәү­дәгез безнең Кодаш җир­легендә уңышлы барсын. Көзләр, кышлар (алар белән бәйле чыгымнар) сезне куркытмыйча, безнең авылда эшләвегезне дә­вам итсәгез иде дигән теләктә кала кодашлар. Уңышлар сезгә!

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: