Бөгелмә авазы

Проблемалар хәттин ашкан

"Бөгелмә авазы" газетасының 15 февраль санында "Проблемалар юк…" (авторы - Руслан Җәләев) дигән баш астында басылып чыккан мәкалә кулыма каләм алырга мәҗбүр итте.

Фазыл ВӘЛИӘХМӘТ.
Автор фотолары.

Язмада Карабаш муниципаль берәмлегендә булып узган исәп-хисап сессиясе турында сүз бара. Автор сессия барышында муниципаль бе­рәмлек башлыгына юлланган сорауларның бер­­­­сендә генә имза куелган иде дип ассызыклаган. Ул фәкыйрегез мин булам инде. Үземне борчыган сорауларны алдан ук язма рәвештә әзерләп барган идем. Башлыгыбыз Антон Михайлов халыкка шул сорауларның берсен генә җиткерде, анысын да үз файдасына борып, йомшартып әйтте. Менә бер ай инде калган сорауларыма язма җавап көтеп тилмерәм. Югыйсә, мондый җыеннар үз сайлаучыларың алдында барлык җыелган проб­лемаларны ачыклау һәм аларны хәл итү юлларын билгеләү өчен уздырыла бит. Ләкин ул көнне халык белән сөйләшү булмады, "пар казаны"на җыелган басым тышка чыгарылмады, җыелыш үз максатына ирешмәде, сүз бер якка гына бирелде. Югыйсә, хәл итәсе мәсьәләләр чиктән ашкан.

Сорау-тәкъдимнәрем­нең беренчесе авыл ху­җалыгына кагылышлы иде. Фермерлар тиешле ярдәмне тоймый бис­тәбездә. Узган көздә кә­бестә, кишер, бәрәңге кырда җыелмыйча туңып калды (түбәндәге рәсемдә). Урып-җыю күмәклекне со­рый шул. Әмма хакимият
тарафыннан ул оештырылмады.

Карабашта менә ди­гән мәдәният йортыбыз бар. Әмма анда Уңыш бәйрәмнәре уздырылмый. Югыйсә, биредә һәр хуҗалыкның казанышларын күрсәтеп, аларны мактап-тәбрикләп, тәҗ­рибә уртаклашып, менә дигән кичә уздырырга була. Мәктәп укучылары да шундый осталарыбыздан үрнәк алып үсәрләр иде. Гадәттә, җәмәгать оешмалары белән сөйләшү, киңәшләшү дә эштә зур ярдәм булып тора, ә бездә ул юк.

Элекке совхоз корылмаларын варварларча җимерү дәвам итә (өстәге рәсемдә). Миллионлаган сум торган корылмаларны, төрле җиһазларны ватып, тимерләрен сатып бетерделәр инде кайбер "акыллы" бәндәләр.

Авыл көтүе җәй буена су эчерү урыны булмаудан интекте. Ә менә ниндидер мәгънәсез эш башкарырга авыл хакимияте җаен да, техникасын да табып тора. Лениногорскидан зур экскаватор китертеп, Ачы дигән матур болында әллә ничә гектар җирне актарып, бозып ташладылар. Ни максат белән болай эшләнгәнен беркем дә аңламый. Кайчан тәртипкә китереләсе дә билгеле түгел. Югыйсә, Карабаш муниципаль берәмлеге уставында акка кара белән: "…поселение осуществляет контроль за использованием земель поселения", - дип язып куелган.

Тагын бер нәрсә. Менә ни­чә ел инде нефть промыселы тирәсендә урманнар утыртып, санитар зона булдыру турындагы хыяллар да тормышка ашырылмый. Узган елда агачларны халыкның гомер-гомергә печән әзерли торган җирләренә утыртып чыкканнар. Бистә халкы газ, нефть, битум исеннән җәфа чигә, агулана. Ә авылның бердәнбер дәвалану урыны булган хастаханәне күптән ябып куйдылар.

Белгәнегезчә, бөтен нәрсә юллардан башлана. Юллар төзек булмаса, авыл хуҗалыгын күтәрү, ай-һай, авыр икәнлеген дә беләбез. Карабашларга күрше Иркен, Кодаш, Победа, Зәй-Каратай авылларына бару өчен 10-30 километр юл узарга туры килә. Ә туры юллар салынса, алар 2-10 километр гына тәшкил итәр иде. Быел кышын юлларда бозлавык хакимлек итте. Күп кеше егылып имгәнде, аяк-кулларын сындырды. Урамнарга комны да шушы сессия алдыннан гына күз буяу өчен сибеп чыктылар. Юл дигәннән, шәһәргә барып эшләүчеләр җир­ле үзидарәгә караган машиналарның, буш урыннары булса да, утыртмый китүләре турында миңа күп тапкырлар зарландылар. Ә бу хәл 20-30 градус салкында. Моңа үземнең дә шаһит булганым бар.

Җирле үзидарә уставында шулай ук "Охрана и сохранение объектов культурного и исторического наследия местного значения" дигән юллар да бар. Узган елны XIX гасырга караган бердәнбер бина - "Сөләйман бай кибете" җирле хакимият хуплавы белән вә­х­шиләрчә җимертелде. Аның бизәкле капкасы исә музейны түгел, берәр түрәнең гараж капкасын бизәр, мөгаен.

Республикабызда инде кайбер авыллар үз гербларын да булдырдылар. Тарихчы, СССР Рәссамнар берлеге әгъ­­засы Дефак Рәх­мә­­ти (мәрхүм инде, урыны җәннәттә булсын) бе­лән үз вакытында бистә гербының эскизын әзерләгән идек. Ул махсус комиссия тарафыннан хупланып, җиңүче дип табылды. Әмма бүгенге башлыгыбыз Антон Михайлов: "Карабаш герблы булырлык үсмәгән әле!" - дип, моңа юл бирми. Әзерләп, чәйнәп биргәнне дә "йота" белмәгән җитәкчедән нәрсә көтәсең инде?

Карабаш тирәсен законсыз чүплекләр бас­ты. Бер генә урында да бу гамәлне тыючы, кисәтүче язулар куелмаган, тыелган урынга чүп түгүчеләрне штрафка тартучы да юк.
Карабашта менә шундый хәлләр, тора-бара нишләр? Ә шул ук вакытта: "Карабашта проблемалар юк!" - дип лаф оралар...

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: