Бөгелмә авазы

Олуг әдип берләштерде безне

Сезнең белән шатлыгымны уртаклашмакчы булам! Башкортстан кызы булсам да, урта һөнәри белем бирүче уку йортлары студентларының Галимҗан Ибраһимовның тууына 125 ел тулуга багышланган Татарстанкүләм фәнни-гамәли конференциясендә катнашу бәхете эләкте бит миңа!

Лилия ХИКМӘТУЛЛИНА,
Бөгелмә педагогия көллияте студенты.

Укытучым Фирая Галимулла кызы Каюмова (рәсемдә - без икәү) тәүге тапкыр бу турыда хәбәр иткәч, азрак каушап та калган идем: мин икенче ел гына укыйм, чарасы да нинди зур бит! Тик бөек әдип иҗатына тирәнрәк кергән саен әлеге шик­ләнүләрем кимегәннән-кими барды. Тикшеренү процессында искиткеч зур материал тупладык. Инде шуны ничек итеп өч (!) биткә сыйдырырга! Чөнки конференция нигезләмәсенең төп шартларыннан берсе шул иде. Халык тикмәгә генә: "Кыскалыкта - осталык", - дими бит инде. Әлеге эш шактый вакыт алды...

Әһә, инде чыгыш әзер! Хә­зер шуны тиешле тавыш белән, сән­гатьле итеп, тыңлаучыларга җиткерергә өйрәнәсе генә калды. Кайбер өлкән га­лимнәрнең дә үз табышлары ту­­­­­рында ышаныр-ышанмас, төртелә-төртелә чы­­гыш ясауларын җе­нем сөйми!

Ниһаять, көтелгән көн! Менә нинди икән ул Түбән Кама педагогия көллияте! Бинасы безнеке кебек иске түгел - яңа! Бизәү-җиһазлаулары да заманча. Профессионаллар кулы уйнаган монда... Үзебезнең уку йорты өчен күңел әрнеп куйды. (1952 елда салынган бина бер тапкыр да капиталь ремонт күрмәгән. Укытучыларыбыз, студентлар аны чиста-пөхтә тоту өчен күпме генә көч түксәк тә, халык әйткәнчә, "искегә тотынма" шул инде ул... Әле бу елда да Президентыбызның капиталь ремонт программасына эләкмәгәнбез, нигәдер... Югыйсә, безнекеннән күпкә соңрак салынган, ата-аналар һәм спонсорлар акчасына һәр елны карап-бизәп торылган менә дигән мәгариф оешмаларын керткәннәр төзәтү исемлегенә!..)

Укытучылар һәм студентлар безне бик җылы кабул итте. Кунаклар да кайдан гына килмәгәннәр! Пленар утырыш, Г.Иб­­­­раһимов тормышы һәм иҗаты буенча викторина бик тиз узып китте. Чират, секцияләргә бүленеп, чыгышлар ясауга килеп җитте. Без өченче - "Г.Ибраһимовның эстетик карашлары" төркемендә. 15 студент. Кем кайсы ягыннан гына тикшермәгән әдип иҗатын: әсәр­ләрендәге атамалар, образлар системасы, җирле халык тормышын чагылдыру, табигать бизәкләрен файдалану, композиция төзү үзенчәлекләре дисеңме! Ә без "Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов һәм Ш.Әхмәдиев иҗатында күчемлелек" темасын яктырттык чыгышыбызда. Кызыклы нәтиҗәләр ясадык. Сөйләвем видеопрезентация белән дә үрелеп баргач, тыңлаучылар күңелендә кызыксыну уята алдым кебек.

Бәйрәмчә бизәлгән актлар залында безгә Дипломнар тапшыру, Г.Ибраһимов иҗатын өйрәнү-пропагандалау барышында республикабызның бар почмакларыннан төрле һөнәр иясе булырга хәзерләнүче яңа дуслар табу, зур мөнбәрдән яңгыраган мактау сүзләре телнең киләчәгенә өмет уятты. Түбәнкамаларның киң кү­ңел­лелеге, тәмле чәйләре белән сыйлану, якты хатирә булып, күңелләребездә озак сакланыр әле!

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: