Бөгелмә авазы

Нишлик инде бу хәлгә?

Әнәс НАЗЫЙМОВ, җәмәгатьчелек хәбәрчесе. Бөгелмә шәһәре. Алда торган сайлаулар уңаеннан сайланасы депутатларга бик зур гозерем бар минем. Бу күпләрнең күңелен борчып торган коммуналь хезмәтләр өчен түләүләргә кагыла. Аеруча газ һәм электр энергиясенә түләүләр җанга тия. Илебез эчендәге халык байлыгы өчен ай саен 3-4 мең сум түләргә мәҗбүрбез, ләбаса. Ә бит...

Әнәс НАЗЫЙМОВ,
җәмәгатьчелек хәбәрчесе.
Бөгелмә шәһәре.

Алда торган сайлаулар уңаеннан сайланасы депутатларга бик зур гозерем бар минем. Бу күпләрнең күңелен борчып торган коммуналь хезмәтләр өчен түләүләргә кагыла. Аеруча газ һәм электр энергиясенә түләүләр җанга тия. Илебез эчендәге халык байлыгы өчен ай саен 3-4 мең сум түләргә мәҗбүрбез, ләбаса. Ә бит бүгенге көндә халык элекке кебек вакуум эчендә яшәми, төрле илләргә сәяхәт кыла. Мәсәлән, улым күптән түгел генә Египеттан кайтты һәм анда газның халыкка бездәгедән 3 тапкыр очсызрак бәягә сатылуы турында сөйләде. Рәсәй кебек нефть һәм газга бай Көнчыгыш илләренең дә газны үз халкына юнь бәягә сатуы матбугат чаралары аркылы барыбызга да киң билгеле. Илдәге түләүләрнең ни дәрәҗәдә законлы икәнлеген прокуратура хезмәткәрләре тикшерә микән? Минемчә, бу өлкәдә гаделсезлек хөкем сөрә.

Электр энергиясенә килгәндә дә, ул су һәм атом энергиясе ярдәмендә артык зур чыгымнар сорамыйча барлыкка килә. Нәкъ менә шушы ике энергиянең - электр һәм газның кыйбатлыгы илебезне артка сөйри дә инде.

Депутатлыкка кандидатлар! Киләчәктә күңел биреп, халык мәнфәгатьләрен кайгыртып, бу проблеманы чишү өлкәсендә эшләгез. Халык сездән шуны көтә.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: