Бөгелмә авазы

Ничек яшәргә, тормышны ничек башларга?

"Бөгелмә авазы"газетасыннан Зифа Кадыйрованың "Сагынырсың - мин булмам" романыннан өзекләрне барыбыз да көтеп алып, яратып укып бардык. Укытучыбыз да әсәр белән кызыксынуыбызны көчәйтте генә: әле кайбер җөмләләрне грамматик яктан тикшерттерде, әле берәр мавыктыргыч өзеген диктант итеп яздырды...

Венера ӘХМӘТШИНА,
Бөгелмә педагогия көллияте студенты.

Әсәрдән өзекләр бирү туктатылгач, туганыбыздан аерылган күк, ямансу да булып китте хәтта. Тик без борыннарны салындырмадык. Көллияттәге татар телле барлык студентларны җыеп, укытучыбыз "Бәхетме бу, әллә бәхетсезлекме?" темасына диспут-сөйләшү үткәрде.
Мөгаллимәбезнең "Татлы газап" шигыре белән башланып китте чарабыз. Алия Хәйдәрова Сөмбелнең, бәхеттән шашып, "акылын җуйган" чагын җанландырды. Газетадан Сөмбел белән Булатның "аңлашу" өзеген укыгач, алдыбызга беренче һәм иң әһәмиятле сорау килеп басты: "Кем гаепле?.." Берәүләр кызны яклады: янәсе, әле яшь, мәктәп бусагасыннан атлап кына чыккан чагы; ә Булат инде күпне күргән, шуның өстәвенә, вәгъдәләшкән кызы да бар, нигә сабыйның башын әйләндерә? Икенче як та бирешми: әнисе, мәктәп (анда "Гаилә нигезләре" дигән фән - махсус курс та өйрәнәбез бит!), олыраклардан (һәрберебездә андый сердәшләр дә бар), иптәш кызларыннан бернәрсә дә ишетмәгән чукрак түгел бит ул?! Киттек кызып... Әле ярый безне тынычландырып, сөйләшүне дәвам иттерүче укытучыбыз бар.

Романдагы вакыйгалар күз алдыбызга китереп бастырыла... Сөмбел өенә кайта алмый, чөнки әнисе аны өйгә кертмәячәк. Суык урам буенча кая барганын белмичә, атлый да атлый. Салкын тидереп, ярымаңсыз килеш балалар бакчасына кайтып егыла... Хастаханә... Аңсыз килеш үлем белән көрәшеп үткәргән ике ай... Аны Булатның энесе, Сөмбелне өзелеп яратучы киң күңелле Байрас эзләп таба, кызга аякка басарга булыша. Сөмбел янына абыйсын китерә...

Реклама

Беренче төркем Булатны кара төскә буяуны дәвам итә: ике арага кермәсә, Сөмбел Байрас белән бәхетле була алыр иде бит! Каршы як кызып ук китә: нинди ара?! Тулай торакның бар кызлары яшерен генә яратып йөрүче бик чибәр Сабан туе батыры Булатны күргәч, Сөмбел үзе бар дөньясын оныта бит, кая анда әле укып-шаярып кына йөрүче Байрасны күрү!
- Халык "Ашыккан - ашка пешкән" дип юкка гына әйтми бит, - дип, безне укытучыбыз бүлдерә. Әллә безгә әйтә бу мәкальне, әллә Сөмбелгә карата?..
- Сөмбелнең бәхетенәме-бәхетсезлегенәме, Булатның әти-әнисе, энесе Байрас - кеше хәленә керүче, нәсел дигән сүзне чын мәгънәсендә аңлап, аның дәвамчысын яшәү символы дип караучылар... Сөмбел белән Булатның "өйләнешү", "бергә яшәү"ләрен сурәтләгән өзекләрне тыңлыйбыз. Инде беркем бәхәсләшми - башларыбыз аска иелгән...
- Бу - бәхетме соң? Бәхетле өйләнешү-тормышны ничек күз алдына китерәсез? - соравы барыбызны да айнытып җибәрде.
Алсу Мансурова, Диләрә Садыйкова, Әлфия Иноятова, Гөлназ Шәйхетдинова, Алсу Гыймаевалар укуны тәмамлап, берничә ел эшләгәч, үзеңнән бик олы булмаган кеше белән, син - аны, ул сине яхшы белеп, ашыкмый-кабаланмый, бар туганнар-дуслар белән шатлык уртаклашып башланган тормыш ягында булулары турында әйттеләр.

Диспут-сөйләшүнең кульминацион моменты, минемчә, уртак тормышка аяк басканда, яшәвен Сөмбел кебек ялгыштан башлаган; бүгенге көндә, тыштан караганда, мул-җитеш тормышта бәхетле гомер итүче, ә чынлыкта ут эчендә яшәүче ханымның безгә җиткерәсе фикерләрен магнитофон язмасында тыңлау булгандыр...

Минемчә, башка нәтиҗә кирәкми иде инде. Ничек яшәргә, тормышны ничек башларга - һәрберебезгә уйланыр нәрсәләр җитәрлек булды бу сөйләшүдә!
...Әсәрнең дәвамы газетада басылуын исә түземсезлек белән көтеп калабыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: