Бөгелмә авазы

НƏҮРҮЗ МӨБАРƏК БУЛСЫН!

Безнең Кодаш мəктəбендə көтеп алган көн -Нəүрүз бəйрəме гөрлəп узды. Нəүрүзбикə белəн Кыш бабайның көч сынашуы (рəсемдə), укучыларның үзара шаян такмаклар əйтешүлəре, матур җырлар, шигырьлəр, биюлəр башкарулары һəммə кешегə яхшы кəеф бүлəк итте. Барлык укучылар да, өч командага бүленеп, төрле уеннарда җитезлеклəрен, осталыкларын күрсəтте, ə ахырдан бер табын булып, үз...

Безнең Кодаш мəктəбендə көтеп алган көн -Нəүрүз бəйрəме гөрлəп узды.

Нəүрүзбикə белəн Кыш бабайның көч сынашуы (рəсемдə), укучыларның үзара шаян такмаклар əйтешүлəре, матур җырлар, шигырьлəр, биюлəр башкарулары һəммə кешегə яхшы кəеф бүлəк итте. Барлык укучылар да, өч командага бүленеп, төрле уеннарда җитезлеклəрен, осталыкларын күрсəтте, ə ахырдан бер табын булып, үз күчтəнəчлəре белəн сыйландылар. Барлык якташларыбызны яз бəйрəме - Нəүрүз белəн чын күңелдəн тəбрик итəбез!

Дуслар, эшегез уң булсын,

Телəгегез юш булсын.

Күңелегез хуш булсын.

Нəүрүз мөбарəк булсын!

Халисə МӨЭМИНОВА,

Кодаш мəктəбенең тəрбия эшлəре буенча директор урынбасары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: