Бөгелмә авазы

Муса Җəлил – безнең йөрəклəрдə

Муса Җəлил үз исемен ике тапкыр мəңгелəштерде: беренчедəн, шагыйрь, икенчедəн, Бөек Ватан сугышы каһарманы буларак. Аның шигырьлəре һəм поэмалары киң танылган, батырлыгы турында китаплар язылган, зур һəм кечкенə шəһəрлəрдə һəйкəллəр куелган, аның исеме белəн урамнар, театрлар, ерак планеталар аталган. 9 нчы урта белем бирү мəктəбендə татар теле һəм əдəбияты укытучылары...

Муса Җəлил үз исемен ике тапкыр мəңгелəштерде: беренчедəн, шагыйрь, икенчедəн, Бөек Ватан сугышы каһарманы буларак. Аның шигырьлəре һəм поэмалары киң танылган, батырлыгы турында китаплар язылган, зур һəм кечкенə шəһəрлəрдə һəйкəллəр куелган, аның исеме белəн урамнар, театрлар, ерак планеталар аталган. 9 нчы урта белем бирү мəктəбендə татар теле һəм əдəбияты укытучылары тарафыннан шагыйрьнең юбилей датасына бəйле бик күп һəм кызыклы чаралар үткəрелде. Дəреслəрдə без Муса Җəлилнең тормыш юлы һəм иҗатына багышланган фильмны кызыксынып карадык. Шагыйрьнең əсирлектə вəхшилəрчə үтерелүе турында белгəч, күңеллəребез тулды. Танылган шигырьлəрен татар һəм рус теллəрендə укыдык. "Күке", "Чишмə", "Бишек җыры", "Əтəч", "Вəхшəт", "Кызыл ромашка" һəм башка шигырьлəре күңелгə аеруча кереп калды. Ə инде февральнең кояшлы бер көнендə без укытучыбыз Гөлназ апа Билалова белəн Муса Җəлилнең стеласы янына бардык. Бу стелада: "Муса Җəлил -татар шагыйре, ватанпəрвəр, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, фашистлар əсирлегендə җəзалап үтерелгəн", - дигəн сүзлəр язылган. Стела янында шагыйрьнең батырлыгын тагын бер кат искə алдык, тыныч тормышта яшəвебез өчен мең рəхмəт əйттек.

Муса абыйның үлмəс шигырьлəрен укыдык һəм истəлеккə фотога да төштек.Мондый чаралар оештыру тынычлыкның кадерен белергə, Ватанны яратырга, тату, йомшак күңелле булырга өйрəтə. Герой-шагыйрьнең Ватанга, табигатькə, сөекле кызына карата тирəн ярату хислəре, фашистларга булган көчле нəфрəте һəркемгə аңлашыла. Муса Җəлилнең шигърияте халыкның югары идеаллары белəн дəртлəнгəн, кешелəргə кайнар мəхəббəт белəн сугарылган. Ул без - укучыларның да йөрəгенə юл тапты. Аның батырлыгын мəңге онытмабыз, якты йолдыз булып, герой-шагыйрь Муса Җəлил безнең йөрəклəрдə яшəр!
Мансур СӨЛƏЙМАНОВ,
9 нчы урта мəктəпнең
5 "А" сыйныфы укучысы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: