Бөгелмә авазы

Моңсарда яңа исем

Шәһәребездә рухи дөнья саулыгын алга куеп, актив тормыш белән яшәүче шигъри җанлы, бай күңелле иҗат кешеләре бик күп. Бүген сезнең игътибарга шундый күркәм затларның берсе - 2 нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зилә Миргазиян кызы Узумның бер бәйләм шигырьләрен тәкъдим итәбез. Мәрхәмәтле булыйк! Көннәр үтә... Еллар үтә, айлар,...

Шәһәребездә рухи дөнья саулыгын алга куеп, актив тормыш белән яшәүче шигъри җанлы, бай күңелле иҗат кешеләре бик күп. Бүген сезнең игътибарга шундый күркәм затларның берсе - 2 нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зилә Миргазиян кызы Узумның бер бәйләм шигырьләрен тәкъдим итәбез.

Мәрхәмәтле булыйк!
Көннәр үтә...
Еллар үтә, айлар, атналар...
Киткән кошлар туган якларына
Язлар җиткәч, кире кайталар.


Киткән кеше нигә кайтмый икән
Кошлар кебек ямьле язларда?
Нигә икән, сагынсак та, безгә
Бирәлмиләр җылы назлар да?..


Җылы сүзләр берүк кызганмагыз,
Яратыгыз газиз кешене!
Рәнҗетмәгез аны, елатмагыз,
Табалмассыз аңа бер тиңне.


Көннәр үтә...
Еллар үтә, айлар, атналар...
Киткән кошлар кышын кайтмасалар,
Язын, беләм, кире кайталар...


Алар кайтыр, тик кайталмас бүтән
Газиз әни, газиз әти - терәк, көчлеләр...
Мәрхәмәтле булыйк алар исән чакта,
Чөнки алар бит ул тормыштагы
Безнең өчен тиңсез кешеләр!


Гомерләр уза икән
"Гомер уза икән..." - дисең әни.
Уза икән, уза... ышанам.
"Картаела, балам", - дисең әни,
Безнең өчен япь-яшь син һаман.


Туган көн ул елга тик бер килә.
Уза тора айлар, көн-төннәр...
Бер карасаң, күңелле дә кебек,
Тик сагышлы, никтер, ул көннәр.


Әниемнең туган көне бүген.
Ул нигәдер бераз сагышлы.
Елмая да кебек, үзе моңсу,
Ни дисәң дә - тормыш агышы...


Февраль ае салкын бер ай инде,
Тик әнием тугач бу айда,
Суыкны куып, болытны кочып,
Кояш та бит яздай елмая...


Бәлки, әни, син туганга бүген
Синең өчен кояш елмая.
Битеңдәге алсу алмаларың
Ул нурлардан синең аллана:


Безнең өчен иң-иң зур бүләк бит.
Булдың, әни, безгә син үрнәк!
Син ул һәммәбезгә юл күрсәткән
Һәм тормышта иң ныклы терәк.


Теләгебез - бул син яныбызда!
Өләш безгә нурлы елмаю.
Аллаһымнан телим сәламәтлек,
Озак яшә, белми картаю!


Йөзеңдәге нурлы җылы караш
Даим булсын, әни, елмай син!
Син булганга бәхетле без бүген,
Әл дә ярый, әнкәй, туган син!


Котлы булсын, әнием, бәйрәмең!
Йомшак куллар белән назлаганда
Һәм биргәндә йөрәк җылыңны,
Теләкләрнең изгеләрен теләп,
Үстергәндә нәни кызыңны,


Бәйрәмнәрең, бәлки, онтылгандыр,
Үткән чакта гомер юлыңны?
Бәлки, әни, хыялыңда калган
Туган көннең матур бер сыны?


Туган көнең бары синең өчен
Без булганбыз, газиз әнием.
Хыялыңда калган туган көнең
Бәлки, ул көн бүгендер, әнием?!


Хыялыңда калган туган көннең
Теләкләрен бүген телимен.
Кулыңдагы нәни кызчыгыңның
Горурлыгы син бит, әнием!


Хыялыңда түгел, ә чынбарлыкта
Үтсен синең туган көннәрең.
Үсеп җиткән "нәни кызың" дәшә:
"Котлы булсын, әни, бәйрәмең!"


Хезмәттәшемә
(Әлфия Камил кызы Гыйләҗевага багышлана)
Чәчәкләрне сезгә сайлаганда
Иң матурын килде аласы.
Чәчәкнең хуш исләренә кушып,
Изге теләк теләп каласы.


Дөньядагы барча гүзәллекнең
Без телибез иң-иң олысын.
Көтмәгәндә килсен шатлыклар да,
Сөенечләрнең - иң-иң зурысын!


Саулыкларның - корыч кебек ныгын,
Дусларның да иң-иң якынын...
Туганнарның сезне аңлый белгән
Җандай якын иң-иң асылын!


"Әнкәй!" - дигән назлы сүзләр белән
Сөендерүче уллар телибез.
Күтәренке кәеф, куанычлар белән
Узсын сезнең туган көнегез!


Теләкләрнең иң изгесен сайлап,
Җырга куштык туган телләрдә.
Назлы, гүзәл, затлы ханым, сезгә
Баш ияләр күркәм гөлләр дә...


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: