Бөгелмә авазы

“Мәгърифәт” нурын чәчә

Моннан 13 ел элек шәһәребездә оештырылган "Мәгърифәт" клубы истәлекле көннәрне, бәйрәмнәрне бик күңелле уздыра, гореф-гадәтләребезне саклап калуда үзеннән зур өлеш кертә. Әле менә 6 март көнне дә җыйнаулашып 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үттек. Клубыбыз җитәкчесе Әлфия Мостафина кичәгә килгән ветераннарыбызга үзенең рәхмәт сүзләрен җиткергәч, Сәгыйдә Гыймаева һәм...

Моннан 13 ел элек шәһәребездә оештырылган "Мәгърифәт" клубы истәлекле көннәрне, бәйрәмнәрне бик күңелле уздыра, гореф-гадәтләребезне саклап калуда үзеннән зур өлеш кертә.

Әле менә 6 март көнне дә җыйнаулашып 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үттек. Клубыбыз җитәкчесе Әлфия Мостафина кичәгә килгән ветераннарыбызга үзенең рәхмәт сүзләрен җиткергәч, Сәгыйдә Гыймаева һәм кичәбез кунагы Чәчкә Сәлимова Коръән сүрәләрен укыдылар, ил-көннәребезгә тынычлык, иминлек теләп, бергәләп дога кылдык. Аннары мул итеп әзерләнгән өстәл янында хатын-кызларга багышланган шигырьләр, җырлар тыңладык, кушылып җырладык, яшь чакларыбызны искә төшереп, юксынып та алдык. Клуб әгъзасы, мәгариф ветераны Даимә Ракаеваны 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләп, һәммәбез аңа үзенең җылы сүзләрен җиткерде. Педагогик хезмәт ветераннары Гыйльмурый Байбекова, Мәхтүмә Галләмоваларның тел турында тирән эчтәлекле чыгышлары беркемне дә битараф калдырмагандыр. Тиздән бөек Тукаебызның тууына 130 ел тулуны бөтен татар халкы зурлап билгеләп үтәчәк. "Мәгърифәт"челәр дә бу олы чарадан читтә калмаячак. Апрель аенда шушы юбилей уңаеннан очрашырга сүз куешып таралыштык.

Назыймә ФӘТХУЛЛИНА.

Бөгелмә шәһәре.

Ә. Зарипова фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: