Бөгелмә авазы

Матур "сайрыйлар"

Без әкренләп бәяләрнең, хезмәт күрсәтүнең гел-гел артып торуына күнегеп тә барабыз бугай инде. Шул исәптән пенсия яшендәге өлкәннәр өчен беренчел кирәк булган дарулар да кыйммәтләнә бара. Ә бит беркем өчен дә сер түгел, кайберәүләр көчкә очын-очка ялгап көн итәләр. Менә шуның өчен дә хөкүмәтебез, авыруларга, инвалидларга ярдәм йөзеннән, бушлай дарулар...

Без әкренләп бәяләрнең, хезмәт күрсәтүнең гел-гел артып торуына күнегеп тә барабыз бугай инде. Шул исәптән пенсия яшендәге өлкәннәр өчен беренчел кирәк булган дарулар да кыйммәтләнә бара. Ә бит беркем өчен дә сер түгел, кайберәүләр көчкә очын-очка ялгап көн итәләр. Менә шуның өчен дә хөкүмәтебез, авыруларга, инвалидларга ярдәм йөзеннән, бушлай дарулар белән тәэмин итү максатыннан, социаль пакет булдырды. Моның өчен һәр елның 1 октябренә кадәр мондый ташламага ия кешеләр ул ярдәмне акчалата, яисә бушлай дарулар белән алырга гариза бирә. Тик ул бушлай дигәннәре, чын мәгънәсендә, түземлеккә сынауга әверелә. Эш шунда, андый даруларны айга бер мәртәбә кайтаралар, шуннан соң гына участок табиблары клиентларның карточкаларын тутыра да кичләрен аларның һәрберсенә шылтыратып чыга. Ярый әле, бүген һәр кешедә дигәндәй өй, яисә кесә телефоны бар. Менә шуннан соң башлана да инде чын мәхшәр. Башта килеп, рецепт яздырасың. Анысы - бер бәла. Аннары даруханәгә барып, чиратка басасың. Ярый ла, иза чигеп йөргәннәреңә күрә даруы булса, ә булмаса, кабат шулай йөреп, икенче дару яздырасың.

Ел саен август-сентябрь айларында сәламәтлек саклау өлкәсе җитәкчеләре: "Акчасын түгел, социаль пакетны алыгыз, файдасы күбрәк", - дип, безне үгетлиләр. Билгеле, бик матур "сайрыйлар" алар. Тик файдасы гына күренми. Бәлкем, аларга менә шулай халыкны интектерү ләззәт бирә торгандыр? Башкача моны аңлату кыен.
З.СӨНГАТУЛЛИН,
пенсионер, хезмәт ветераны.
Бөгелмә шәһәре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: