Бөгелмә авазы

Матбугат тагын җитди сынау алдында тора, икенче ярты ел өчен газета-журналларга язылу башланды.

Элек бит, үзегез беләсез, газета-журналларны тарату өчен почта бюджеттан дотация ала иде. бүгенге көндә ул юк. Почта әле - икенче мәсьәлә, мин исә "Бөгелмә авазы"быз турында кайгырам. Көннең көнендә бәяләр артып торса, җирле басмалар яши алырмы? Болай да газета хезмәткәрләре билбауларны кысып бәйләүнең соңгы чигенә җиттеләр бит инде. Почта безгә...

Элек бит, үзегез беләсез, газета-журналларны тарату өчен почта бюджеттан дотация ала иде. бүгенге көндә ул юк. Почта әле - икенче мәсьәлә, мин исә "Бөгелмә авазы"быз турында кайгырам. Көннең көнендә бәяләр артып торса, җирле басмалар яши алырмы? Болай да газета хезмәткәрләре билбауларны кысып бәйләүнең соңгы чигенә җиттеләр бит инде. Почта безгә әзер газетаны китереп җиткерә, ә газеталар хезмәткәрләре ул материалларны җыя, тәртипкә сала, матурлый һәм тирән эчтәлекле, пөхтә итеп ясап бирәләр, безне - газета укучыларны ил-көн хәбәрләреннән һәрвакыт хәбәрдар тотарга тырышалар. Рәхмәт аларга. Ә чыгымнар көн саен арта тора, аларга бит әле, уты-суы, җылылык, интернет өчен дигәндәй, барысына да ай саен түләп тә торырга кирәк. менә шушы кыенлыкларга да карамастан, җитәкчеләр, газеталарның хәлен яхшыртасы урында, бүген аларны тагын да четереклерәк хәлгә куйдылар. "Бөгелмә авазы"быз элек чәршәмбе, җомга көннәрендә укучыларга килеп җитә иде, хәзер авыл халкы газеталарның соңлап килүеннән ныклап торып зарлана башлады, чөнки газета Казаннан Бөгелмәгә төш вакытында гына килеп җитә һәм, шул сәбәпле, почта тарату эше күпкә соңара. Сүземнең ахырында сезгә бер киңәшем бар: әбунәчеләрнең мәнфәгатен яклап, безнең "Бөгелмә авазы" газетасы әлегә узган елгы бәяләрдән алдан язылу мөмкинлеген тудыра. шуңа күрә, форсатны кулдан ычкындырмыйча, тиз арада почта бүлекчәләренә барып, яраткан газетабызга язылып кайтыйк, дусларым. Шул рәвешле, "бөгелмә авазы" кирәкле тиражны җыеп, бу сынауны да үтә алыр дип ышанам. Киңәшемә колак салырсыз дип өметләнәм.

Даимə РАКАЕВА,

сугыш һəм хезмəт ветераны.

Бөгелмə шəһəре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: