Бөгелмә авазы

Үлемсез исемнәр

Бөек Ватан сугышында илебезнең азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калу өчен халкыбыз бик күп корбаннар белән түләде. Каһарманнарыбызның үлемсез исемнәре мәңгелек данга күмелде. Муса Җәлил, Мәгубә Сыртланова, Михаил Девятаев, Петр Гаврилов, Гани Сафиуллин, Николай Столяров, Газинур Гафиятуллин, Гази Заһитов һ.б. бик күп батырлар киләчәк яшь буын өчен гасырлар узгач та җуелмаслык...

Бөек Ватан сугышында илебезнең азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калу өчен халкыбыз бик күп корбаннар белән түләде. Каһарманнарыбызның үлемсез исемнәре мәңгелек данга күмелде. Муса Җәлил, Мәгубә Сыртланова, Михаил Девятаев, Петр Гаврилов, Гани Сафиуллин, Николай Столяров, Газинур Гафиятуллин, Гази Заһитов һ.б. бик күп батырлар киләчәк яшь буын өчен гасырлар узгач та җуелмаслык патриотлык үрнәге, өлге калдырдылар.
Республикабыз язучылары да сугыш башлануның беренче көннәреннән үк Ватанны саклау өчен үз теләкләре белән фронтка киттеләр. Сугышта катнашкан 117 язучының 108е - татарлар. Яу кырында, дошман тылында 29 язучыбыз батырларча һәлак була, 6сы исә әсирлектә җәзалап үтерелә.
Тагын бер патриот-каһарман, хәрби эшлекле, инженер гаскәрләре генерал-лейтенанты, хәрби фәннәр докторы, профессор, Советлар Союзы Герое Дмитрий Михайлович Карбышев (1880 - 1945 еллар). Бу күренекле шәхес - тумышы белән Омск каласыннан. Хәрби гаиләдә туып-үскән Митя иң элек Себер кадетлар корпусын, аннары Николаевск хәрби инженерлар училищесын һәм академиясен тәмамлый. Д. Карбышев 1904 - 1905 еллардагы рус-япон сугышында, Беренче Бөтендөнья һәм Гражданнар сугышында катнаша. 1938 елда Генштаб каршындагы Хәрби академияне тәмамлый. Шушы академиядә кафедра начальнигы була, 100дән артык хезмәтен дөньяга чыгара.
Бөек Ватан сугышында Д. Карбышев авыр яралана һәм контузия алган хәлдә фашистлар тырнагына эләгә. Әмма ул концлагерьда да дошманга каршы көрәшне туктатмый, яшерен антифашист оешмасының иң эшлекле җитәкчеләреннән була.
1945 елның 18 февралендә фашистлар аны Австриянең Маутхаузен лагеренда, ялангач тәненә салкын су сиптереп, гәүдәсен тоташ бозга әйләндереп, катырып үтерәләр. Аңа куелган мәңгелек һәйкәл шушында булган. 1946 елның 16 августында аңа Советлар Союзы Герое дигән иң дәрәҗәле исем бирелә.
Геройлар галереясын дәвам иттереп, гвардия генерал-майоры Миңнегали Минһаҗ улы Шәйморатовны да искә алып үтик әле. Ул Башкортстанның Кырмыскалы районы Биштәкә (хәзерге исеме Шәйморат) авылында туып-үскән. Егет Гражданнар сугышында катнаша, яралана, ике мәртәбә Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. 1922 - 1924 елларда Казанда, Тамбовта, Мәскәүдә хәрби белемен күтәрә. 1924 - 1931 елларда М. Шәйморатов эскадрон, полк белән командалык итә, Мәскәү Кремлен саклый. 1934 елда М. Фрунзе исемендәге Хәрби академияне тәмамлый һәм Төркиядә, Кытайдагы илчелекләрдә хәрби атташе хезмәтен башкара.
Бөек Ватан сугышы башланганда М. Шәйморатов атаклы генерал Л. Доватор җитәкчелегендәге гвардия кавалерия корпусы составындагы полк белән командалык иткән була. 1941 елның 15 декабреннән 1943 елның 23 февраленә кадәр каһарман милләттәшебез 112 нче кавалерия дивизиясе командиры була. Генерал Шәйморатов атлы гаскәре белән дошманга каршы һөҗүмгә барганда батырларча һәлак була.
Каһарманнарыбызга мәңгелек дан!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: