Бөгелмә авазы

Әле дә сез бар!

Колаклар күптән ишетми, Ярый әле күз күрә. "Бөгелмә авазы"быз бар Бәхетебезгә күрә. Менә шуны укый-укый, Шатланам, көләм, елыйм. Яңалыклар, хуш хәбәрләр - Бөтен дөньяны "тыңлыйм". Рәхмәт дим, әле дә сез бар Безнең шәһәребездә! Чирек гасыр бик аз түгел Журналист гомерендә. Бик кызыклы, эчтәлекле "Бөгелмә авазы"быз. Тырышасыз, булдырасыз, Исән генә булыгыз!...

 
Колаклар күптән ишетми,
Ярый әле күз күрә.
"Бөгелмә авазы"быз бар
Бәхетебезгә күрә.
 
Менә шуны укый-укый,
Шатланам, көләм, елыйм.
Яңалыклар, хуш хәбәрләр -
Бөтен дөньяны "тыңлыйм".
 
Рәхмәт дим, әле дә сез бар
Безнең шәһәребездә!
Чирек гасыр бик аз түгел
Журналист гомерендә.
 
Бик кызыклы, эчтәлекле
"Бөгелмә авазы"быз.
Тырышасыз, булдырасыз,
Исән генә булыгыз!
Мәхтүмә ГАЛЛӘМОВА,
сугыш һәм педагогик хезмәт ветераны.
Бөгелмә шәһәре.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: