Бөгелмә авазы

Күрше хакы

Лениногорск районының "Заман сулышы" газетасының 5 декабрь санында шәһәрдә автобуслар йөреше белән бәйле үзгәрешләр турында мәкалә басылып чыккан иде. Анда бу эшкә бөгелмәле ике эшмәкәр алынуы турында хәбәр ителде. Шуның берсе - Фердинанд Кәлимуллинның, мәчет картлары сүзен тыңлап, автобусны аларга җайлырак вакытка китерергә сүз бирүе турында да язылган иде анда....

Лениногорск районының "Заман сулышы" газетасының 5 декабрь санында шәһәрдә автобуслар йөреше белән бәйле үзгәрешләр турында мәкалә басылып чыккан иде. Анда бу эшкә бөгелмәле ике эшмәкәр алынуы турында хәбәр ителде. Шуның берсе - Фердинанд Кәлимуллинның, мәчет картлары сүзен тыңлап, автобусны аларга җайлырак вакытка китерергә сүз бирүе турында да язылган иде анда. Шушы көннәрдә редакциягә мәчет картлары исеменнән хат килде. "Заман сулышы" аны бөгелмәләргә дә тәкъдим итә.
Автобус килә, көтеп тора
Без, шәһәр үзәгеннән югары якта яшәүче һәм "Ихлас" мәчетенә намазга йөрүче бер төркем мәчет картлары, газета аша Бөгелмәдән килеп, Лениногорск шәһәре халкына транспорт хезмәте күрсәтүче иптәшләргә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Болар: автобус йөртүче (автобус номеры 389) Валерий Вәзетдинов, кондуктор Татьяна Андреева, база җитәкчесе Фердинанд Кәлимуллин, шәхси предприятие җитәкчесе Рәйсә Минһаҗева.
Октябрь аенда вакытны үзгәрткәч, без өйлә намазыннан соң шәһәрнең өске ягына китүче беренче маршрут автобусына өлгерә алмый идек. Өлгерер өчен я намазны тәмамламыйча ташлап чыгарга, яисә киләсе автобусны көтеп, тукталышта сәгатьтән артык көтеп торырга кирәк иде. Бу мәсьәләне уңай якка хәл итеп булмыймы дип, "Ихлас" мәчетенең имам-хатыйбы Исмәгыйль хәзрәткә мөрәҗәгать иттек, шул ук вакытта үзебез дә тик ятмадык, мәчеткә йөрүче, элек "АТХ-11" автохуҗалыгында инженер булып эшләгән Әсхәт абый Вахитов та үз эшен башлап җибәрде. Ул югарыда күрсәтелгән автобус хуҗалары белән элемтәгә керде. Бу турыда "Заман сулышы" газетасының 5 декабрь санында "Иртә-кич тулы, көндез буш" дигән баш астында мәкалә дә басылып чыкты. Автобус хуҗалары безнең үтенечне бик җитди кабул иттеләр. Йөрү маршрутының расписаниесен үзгәртеп кенә калмыйча, бәлки, бу вакытта беренче поселокка керә торган автобусны 12 сәгать 10 минутта мәчет янына китереп, бабай-әбиләрнең мәчеттән чыкканын 5 минут көтеп торып, безгә игелекле гамәл күрсәтә башладылар. Бу яңалык 15 декабрьдән башланды. Үз вакытында элек хезмәт күрсәткән шәһәрнең "Спутник" транспорт оешмасына расписаниене үзгәртүне генә сорап мөрәҗәгать иткән булсак та, алар моны, төрле сәбәпләр табып, эшләмә-гән иде. Яхшылыкны үзебезнекеләрдән түгел, бәлки, читләрдән таптык. Шушы гамәлегез өчен эшләрегез гел уңышлы булсын, Аллаһы Тәгалә исән-сау озак еллар шулай, изге гамәлләр кылып, халыкка хезмәт күрсәтергә насыйп итсен. "Изгелек аяк астында ятмый", - дигән пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.). Халыкта да: "Бер рәхмәт мең бәладән коткара", - дигән мәкаль бар. Рәхмәтебезне шулай ук мәчетебез имамы Исмәгыйль хәзрәткә һәм бу эшне башлап йөрүче Әсхәт абыйга да җиткерәбез. Барыбызга да киләсе ел Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән зур бәхетләр, иманлы озын гомерләр алып килсен.
Сезгә исәнлек-саулык теләп, "Ихлас" мәчетенә йөрүче картлар исеменнән,
хезмәт ветераны Ринат Ибраһимов.
Лениногорск шәһәре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: