Бөгелмә авазы

Күптән көтелгән очрашу

"Әллә нинди заманнар киләчәк әле: кешенең эше күпкә җиңеләер, ә ул гел ашыгыр-кабаланыр - хәтта аягөсте генә ашап-эчеп йөри башлар икән", - ди иде үткән гасырның 70 нче елларында күренекле мәгърифәтче-галим Каюм Насыйрига туганнан-туган тиешле, тирә-якка Ак әби булып танылган дәү әнием. Без көләбез: ничек инде эше аз булган кеше...

Фирая Каюмова.
Руслан Җәләев фотосы.

Ә бүген үзебезнең тормыш, нәкъ дәү әнием әйткәнчә, ашык-пошык үтеп бара... Көн буе эштә чабасың; кәгазь боткасыннан аерылып, өйгә кайтсаң - хатын-кызның көндәлек хуҗалык мәшәкатьләре көтеп тору гына җитми, тагын бер өем эш артыңнан ияреп кайта... Менә шул тормышта кайбер яңалыкларны атна-ун көн үтеп киткәч кенә ише-түгә беркем дә гаҗәпләнми хәзер.

29 ноябрь көнне дә соң гына студентлар килеп керде, иртәгә без "Бөгелмә авазы"ннан ел буена бик яратып укыган, соңрак семинар-диспут үткәргән "Сагынырсың - мин булмам" әсәрен язган әдибә Нәзифә Кадыйрова (әйе, нәкъ менә шулай язылырга тиеш авторның фамилиясе!) белән очрашу була икән үзәк китапханәдә. Афәрин! Күптән көтелгән очрашу. Бик зур рәхмәт китапханә хезмәткәрләренә! Ничек итеп андый (!) кеше белән бәйләнешкә кереп, безнең белән очрашуга ризалаштыра алганнар!.. Ниһаять, күңелемдә үз урыны булган язучы белән очрашам икән! Өйгә кайткач, авторның өч китабын да тагын бер кат карап чыктым һәм иртәгесен әсәрләрен укый-укый туганымдай якын кешегә әйләнгән замандашым-фикердәшем белән очрашуга киттем...
Моңа кадәр "ТНВ" каналының "Хәерле иртә", "Сиңа миннән сәлам" тапшырулары аша гына таныш булган әдибә - нәкъ мин күзаллаганча кыскарак буйлы, җыйнак гәүдәле, ачык күңелле, ягымлы ханым икән... Ике сәгать ярым буе аягөсте Бөгелмә китап сөючеләре белән аралашуы вакытында барыбызда да җылы хисләр генә калдырды ул. Кәгазь-фәләнгә карамыйча гына матур, төгәл сөйләве, бер сорауны да игътибарсыз калдырмавы, сүзен кәнфитләнми генә турыдан ярып әйтүе, аудиторияне кулында тота алу осталыгы белән кичәнең буеннан-буена үзенә каратып торды ул безне. Китапханә хезмәткәрләре дә матур итеп оештырганнар очрашуны: әдибәнең тормыш юлы белән таныштыру, әсәрләрдән өзекләр уку, автор күтәргән проблемаларны аерып күрсәтү китапханәчеләр фикерен тирәнәйтерлек җырлар тыңлау белән үрелеп барды.

Тик китап сөючеләр генә пассиврак булды: язучыга өч-дүрт сорау бирү белән канәгатьләнделәр. Юкса әдибә дә, китапханә хезмәткәрләре дә әледән-әле: "Нинди сорауларыгыз бар, рәхим итеп сорагыз", - дип кабатлый тордылар...
Бу очрашуга килүчеләрне гаепләвем түгел, кичәнең әзерләнеп үк бетми башлануыннандыр, минемчә. Мондый зур чараны үткәрер алдыннан шактый күләмле хәзерлек эше алып бару сорала: әсәрне укыганчы, укучыга юнәлеш бирүче сөйләшү, я күргәзмәдә язмача тәкъдим-киңәшләр; китап укылганнан соң, аны укучылар белән индивидуаль һәм бергәләп әңгәмә үткәрү; инде автор белән очрашу тәгаенләнгәч, төп тикшереләсе моментлар билгеләнә һәм алар белән китап сөючеләр дә таныштырыла. Кичәдә катнашучыларның кайберләре белән "Менә бу ягын уйлап карагыз әле", яисә "Әлеге геройга карашыгыз нинди?" кебек сораулар белән аерым хәзерлек эшләре үткәрү дә очрашуны җанлырак итәр иде, чөнки һәр кеше дә әдәбият укытучысы да, китапханәче дә түгел: китап укучыларның әдибәгә биргән "Нигә аларны очраштырмадыгыз? Бергә калдырмадыгыз?" кебек сораулары да моны раслап тора. Югыйсә, залда әдәбиятны яратучылар, тирәнтен аңлап, фикерләрен матур тел белән оста итеп әйтә алучылар бик күп иде бит!

Китапханә ишекләренә эленгән рус телендәге төссез генә белдерүләр дә, ишектән керүгә: "Проходите, пожалуйста, в розовый зал!" - дип каршы алу да (тикмәгә генә "Театр гардеробтан ук башлана", - димиләр бит инде. Монда да милли киемнән, татар телле ике укучы кыз каршы алса, диварларда "Хуш киләсез!" кебек плакат та язып эленгән булса, китап сөючеләрнең дә, килгән кунакларның да күңеллә-ре күтәрелеп китәр, татар булып яшәүләре белән горурланулары арта төшәр иде) очрашуга килү дәртен киметә төште.

"Эзләсәң, кимчелекләрне һәр чарадан табып була", "Бар нәрсәне дә алдан күреп бетереп булмый инде", яисә "Нигә бу фикерләрен китапханәчеләргә генә әйтмәгән икән?" - дияр күпләрегез. Мин сезнең белән килешәм дә. Тик алай эшләсәм, бер чарадан икенчесенә кабатланып килә торган әлеге "вак-төяк", кара сакал булып, һаман татар телле чараларны озатып барачак бит! Әле кичәгә килгән кунакларны, бигрәк тә мәктәп укучыларын "Урын җитми", - дип кайтарып җибәрү (ә ярымтатар телле компьютер колы булган укучыларны җыеп, хәзерләп, берәр чарага алып килү татар теле укытучысыннан күпме көч соравын алар үзләре генә белә бит!), әле зур уңышларга ирешеп, мәртәбәле исемгә лаек булган якыннарыбызга изге теләкләребезне кушып, бүләк итәр өчен алып килгән чәчәкләребезне тапшырырга сәхнәгә чыгармау дисеңме...

Язмамны укып чыккач, кай-берләрегез миңа: "Алар икәү генә бит, бар эшкә дә ничек өл-герсеннәр?" - дип каршы төшәр. Ә китап сөючеләр, хәзер эшләүче һәм ялга чыккан укытучылар коллективы? Аларга мөрәҗәгать кенә ит! Хәзер килеп җитәчәкләр! Бүгенге авыр заманда да китаптан аерылмаучы, әдәби чараларга йөрүче кешеләр - аңлы, тәрбияле, армый-талмый үз-үзен үстерү өстендә эшләүче киң күңелле, бик ярдәмчел кешеләр бит алар.
Бу мәкаләнең максаты тырнак астыннан кер эзләү түгеллеген аңлап укырсыз дип ышанып калам.
Рәсемдә: Зифа Кадыйрова белән янәшәдә - аның җәмәгате Марсель.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: