Бөгелмә авазы

Күп белергә омтылабыз

Өлкәннәрдән еш кына: "Хәзер балалар китап укымыйлар", - дигән сүзләр ишетәбез. Әлбәттә, бу сүзләр безнең сыйныф турында түгел. Без, Кодаш мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары, күп белергә омтылабыз һәм шуңа күрә китаплар укырга яратабыз.


Алинә Гәрәева,
Розана Заһидуллина,
Кодаш мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары.

Укытучыбыз Әлвира Ким кызы: "Акыллы һәм белемле булсагыз, тормышта күп нәрсәләргә ирешерсез", - ди. "Белемле меңне егар" дигән татар халык мәкален дә кабатларга ярата укытучы апабыз.

Күп белү өчен, әлбәттә, китаплар укырга кирәк. Ә китапларның иң-иң кызыклары, кирәклеләре, мавыктыргычлары - мәктәп китапханәсендә. Ул бик бай. Шуңа өстәп, ягымлы сүзе һәм акыллы киңәшләре белән көләч йөзле китапханәче Халисә апа безне һәрвакыт колач җәеп көтеп тора. Ул укучылар өчен яңа китап күргәзмәләре оештыра, төрле конкурслар, уеннар үткәрә.

Реклама

"Иң чиста дәреслек хуҗасы", "Иң күп китап укучы" конкурсларында да җиңүчеләр безнең сыйныфтан. Мәсәлән, без үзебез "Иң күп китап укучы" конкурсында беренче сыйныфтан бирле җиңүче булып киләбез.

Күптән түгел Халисә апабыз белән китапханәдә Халыкара балалар китабы көнен билгеләп үттек. Анда мәкальләр өйрәндек, язучыларның әсәрләрен искә төшердек, сүзләр төзедек, башваткычлар чиштек, үзебез өчен бик күп мәгълүмат алдык, яңа китаплар белән таныштык.

Апабыз тәкъдим иткән китаплар бик кызыклыга охшаган. Әлбәттә, укырга кирәк! Язгы кояш урамга чакырса да, укып бетермичә, чыкмыйбыз әле өйдән. Аннан соң да уйнарга өлгерербез!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: