Бөгелмә авазы

КОТКАРУЧЫМ – ДОГА

Сентябрь аеның “алтын  көз” дип аталган кыска гына мизгеле бар.

Шул вакытны чамалап, ел да урман хозурына чыгабыз без. Табигатьнаның аллы-гөлле төсләргә чумып, тутый кош койрыгыннан да матуррак чагын үз күзең белән күреп, шушы матурлыккайларны күрергә насыйп иткән Раббыбызга чиксез рәхмәтләр әйтеп, бер йөреп кайту – дөньяның бер рәхәте бит ул. Әле җитмәсә: “Быел урманда гөмбә-ә-ә, өелеп-өелеп агач төбендә үсә торган “опята” – баллы гөмбә дә чалгы белән чабып алырлык икән,” – дип, күңелне кытыклады күршем. Яратам да инде гөмбә җыярга. И-и-и аның рәхәтлеккәйләре! Бармак башы хәтле генә булып я тезелеп утыралар, я сары каз бәпкәләре кебек өелешеп: Без монда-а-а!” – дигәндәй, дөньяга нур чәчеп балкыйлар.

Тизрәк, тизрәк урманга барасы, дөньянын ике рәхәтен берьюлы күреп хозурланасы килү теләге күземә йокы кертмәде. Кояш чыгар-чыкмас җыенып, кәрзин, чиләкләр күтәреп, ашарга тәмле ризыклар тутырып, “Урман бабай”га сәяхәткә чыгып киттек. Йөрдек, йөрдек, йөрдек гөмбә эзләп, и-и-и, бер туры килмәсә, килми инде ул. Байтак йөрдек гөмбәле урын эзләп, табалмадык.  

– Юк, болай булмый вакыт уздырып йөреп, әйдәгез, гөмбәне чабып ала торган җирне беләм мин, – диде юлдашымның иптәше. Киттек гөмбәне чалгы белән чабып ала торган җиргә. Шактый ерак булып чыкты гөмбәле урман. Үзем машинаның арттагы тәрәзәсеннән урманны карап барам, үзем бармагымны бөгә-бөгә эчемнән генә кабатлыйм: “Лә-ә иләһы иләллаһ Мөхәммәт рәсүлуллаһ, лә-ә иләһы иләллаһ Мөхәммәт рәсүлуллаһ, лә-ә иләһы иләллаһ…”. Йөз тапкыр булды. Инде үзем белгәнчә багышладым: “Я газиз Аллам, барган юлларыбызны хәерле ит, үз аякларым белэн өйдән чыгып киттем, хәерле сәгатьтә үз аякларым белән әйләнеп кайтырга насыйп ит,  Раббым…”

Менә теге макталган гөмбәле җиргә килеп җиттек. Кәрзинемне күтәреп, урман эченә кереп китәргә ниятләгән җиремнән кире борылып килеп, телефонымны алып, кесәмә салдым. Әллә нигә күңелем шулай кушты. Югала күрмәсен диеп алып куйган идем югыйсә машина киштәсенә.

Ярар, зур өметләр баглап, кереп киттек урман эченә: ул матурлык, ул гаҗәеп тынлык, хуш ис, сүз белэн әйтеп бетерә алмаслык башны әйләндерә торган исерткеч хозурлык!... Юк, гөмбэ монда да юк иде. Озак йөрдем урман эчендә яраткан җырларымны көйләп. Инде яңгыр да сибәли башлады, кояш та болыт артына кереп качты, күңелне шомландырып, ямьсез тавыш чыгарып, җил исә башлады. Тукта, юлдашларыма эндәшим дә, кайтырга кирәктер.

Күпме генә кычкырсам да, миңа жавап бирүче булмады. Килгән юлымны чамалап, ашыгып алга атладым. Атлый торгач, аяк астымда су чапылдый башлады. “Әнә, әнә теге түгелме соң без туктаган алан дип, күземә күренгән ачыклыкка атладым. Инде тирә-ягымда буйга ике метрлап үскән тигәнәк, сырганактан башка үлән дә, агач та юк. Нидер сиземләп, туктап, алдыма караса-а-а-а-ам, ике адымлап булыр, алдымда ямьсез тирән упкын, анын төбендә, тирәндә, елтырап су күренә, төшеп китсәң, һич кенә дә үзең генә чыгып була торган түгел. Куркып, артыма чигеним дисәм, әле генә атлап килгән сукмагым  юкка чыккан, кипкән куралар җилдә ямьсез тавыш чыгарып, әйтерсең лә миңа “Матәм көен сызгыралар. Аяк астыма карасам, баскан жиремнән су чыгып тора. Менә әкренләп кенә аякларымны җир үзенә суыра башлады. Куркып, тартып алыйм дисәм, ике аягымның да җиңелчә чүәкләре җир эченә батып калдылар. Әнекәем лә! Котым очып, чытырман арасында бәргәләнәм. Үзем кычкырам: “Урман хуҗасы! Коткар мине! Җеннәр харап итәләр бит үземне!”  Ямьсез итеп искән җил тавышын да басып, “Әлхәм”  сүрәсен укыйм: ….әлхәмдүлилләһи Раббил галәмин…”. Догамны гимн кебек кычкырып укый-укый алга ыргылдым. Менә куаклы яр күренде, агач ботакларына ябышып, әле генә котылгысыз булып күренгән чытырманлы алан тырнагыннан котылдым. Шулчак телефоным шылтырады:

– Кайда чукынып йөрисең? Ике сәгать буена, урманны аркылыга-буйга гизеп, сине эзлибез бит! Инде МЧС чакырырга жыенган идек, ярар бер телефонлы кеше очрады. Аның телефоныннан шылтыратабыз!

– Мине догаларым коткарды, юкса бүген минсез кайтып китә идегез, – дип, үземне дә, юлдашларымны да жәлләп, елап та җибәрдем.

   Менә кайтыр юлым да табылды. Әнә, әнә генә,  ерак та  түгел безнең машина, йөгерәөгерә каршыма юлдашларым килә. Менә алар йөгереп килеп җиттеләр һәм... каршымда тораташ булып катып калдылар. Алар каршысында оеклары, өсте-башы сазга баткан, аяк киемсез, баштанаяк тигәнәк, сырганак сырган, сыдырылып беткән битләреннән кан саркыган, илереп елый-елый, сулкылдый-сулкылдый: “Лә-ә иләһы иләллаһы”ны туктый алмыйча кабатлап, ярымшашкан хәлдә мин – гөмбәче басып тора идем.

                                                                                                                                  Флюра ШӘРИПОВА.

                                                 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: