Бөгелмә авазы

Кәмиткә тиң аяныч хәлләр

Бу эштә нәкъ менә мәгълүм язучының мәгълүм комедиясендәге кебек, вакыйгалар әллә ничә күренештән тора. Тик вакыты һәм урыны гына башка - күптән түгел Бөгелмә механика заводында була бу хәл. Заводта эшләүчеләрнең берсе соңгы вакытларда бары тик югары квалификацияле хезмәтчәннәр генә эшкә урнаша ала торган абруйлы предприятиеисемен файдаланып, акча эшләү ысулын...

 

Бу эштә нәкъ менә мәгълүм язучының мәгълүм комедиясендәге кебек, вакыйгалар әллә ничә күренештән тора. Тик вакыты һәм урыны гына башка - күптән түгел Бөгелмә механика заводында була бу хәл.

Заводта эшләүчеләрнең берсе соңгы вакытларда бары тик югары квалификацияле хезмәтчәннәр генә эшкә урнаша ала торган абруйлы предприятиеисемен файдаланып, акча эшләү ысулын тапкан. Бөгелмә механика заводына эшкә урнашырга теләүчеләр белән кадрлар бүлеге арасында "элемтәче" дип белдергән ул үзен.

Эшкә керергә теләүчеләргә анкета һәм тиешле документлар тутырырга биреп (күчермәләрен кадрлар бүлегеннән кулга төшергән), алар язганны сабыр гына көтеп торып, яхшы хезмәт хакы түли торган урынга эшкә урнаштыррылык элемтәсе ныклы булуга өметләндереп, вәгъдәсе өчен билгеле бер хак алган ул.

Ә ананры "Мөгез һәм тояк" фирмасы ачкан Остап Бендер кебек, кадрлар бүлегендә әлеге кешеләрне үзенең бик яхшы танышлары, тырыш, эшчән, җаваплы кеше дип тәкъдим иткән һәмтегеләрен сөйләшүгә чакырып, эшкә кабул иттерүгә дә ирешкән. Тик эшсезләр - эшле, яшь егет акчалы булып яшәгән, барысы да шома гына барган бер вакытта, заводта эшкә кеше алуны чиклиләр. Ә эшкә керергә теләүчеләр саны кимеми, чыбыксыз телефон аша "яшь Остап" белән элемтә булдырып, аңа акча бирәләр, тик уңай нәтиҗә генә күрмиләр. Дөрес, "көтелмәгән кыенлыклар килеп чыкты" дигәнгә ышанып, беркадәр тыныч кына йөри әле алар, тик бу озакка бармый - чын детектив башлана.

Беркадәр акчаны егет кайтарып бирергә мәҗбүр була, тик барысына да акчасы җитми. Иң кыю "кандидатлар" исә кадрлар бүлеге начальнигына ук барып җитәләр һәм акчаның аның кулында булуына иманы камил булган хәлдә, аны кире кайтарып бирүне таләп итәләр.

Мондый галәмәттә бер гаме булмаган кадрлар хезмәте җитәкчесе шаклар ката: кешеләр бит эшкә урнашуга өметләнеп биргән акчаның берничә бүлекчә җитәкчесе кесәсенә кергәнлегенә тәмам ышанып беткән!

Шунысы мөһим: заводның да, анда эшләүче җитәкчеләрнең дә исемнәре акланды. Кадрлар бүлеге начальнигы, бөтен вакыйгаларны бер эзгә салып, җепкә тезеп карагач, яшь махинаторның кем икәнлеген ачыклый: 27 яшьлек бер егет булып чыга ул. Хәзер инде ул кылган кыңгыр гамәлләренә үкенеп, терсәген тешләр хәлдә утыра, тик үткәнне кире кайтарып булмый. Җәзаның иң олысы - тәрбия дигән процессының кайсы мизгелендә чатаклык китте микән дип өзәләнүче, зар елаучы әнкәсенең әче күз яшьләре...

Елена ФИЛАТОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: