Бөгелмә авазы

“Әкият”тә – кунакта

19 сентябрь көнне шәһәребезнең Яшьләр сараена Казан дәүләт "Әкият" курчак театры кунакка килде.

Без - 2 нче лицейның икенче һәм өченче сыйныф укучылары тамаша карарга киттек. Ишекне ачып керүгә, могҗизалар дөньясына эләккән кебек булдык. Сәх-нәдәге курчакларны күргәч, барыбыз да шаккаттык. Театр артистлары укучыларны әкияти дөньяга алып кереп китте: тамаша бер сулышта узды. Әсәрнең төп герое - Дусай алдаша, начар гамәлләр кыла. Шуннан ул Кәкрүшкәгә әйләнә. Дусай соңыннан Айбануны коткара һәм үз кыяфәтенә әйләнеп кайта. Әкият геройлары безне тормышта ялганламаска, урлашмаска, начар сүзләр сөйләмәскә өйрәтте.

Реклама

Зур рәхмәт, тылсымлы кунаклар! Без сезне яңадан үзебезнең шәһәрдә көтеп калабыз. Иҗади уңышлар насыйп булсын!

Хөрмәт белән,
2 нче лицей укучылары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: