Бөгелмә авазы

Әкият кенә димә...

Әкият - тупланган тәҗрибәне социальләштерү һәм буыннан буынга тапшыру алымнарының балалар өчен иң гади, аңлаешлы, якын төре. "Яңарыш" физик мөмкинлекләре чикле балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә "әкият терапиясе" актив кулланыла.

О.ГЛАЗОВА,
психолог.
Ә.Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Балаларга бигрәк тә курчак театры ошый. Бер ел эчендә генә дә 8 спектакль куйдык. Хәзер алар "Три поросенка" музыкаль әкиятен әзерлиләр. Чын артистлар кебек роль текстларын ятлыйлар, дикция өстендә эшлиләр һәм логопед А.Латифуллина ярдәмендә сәнгатьле сөйләм күнекмәләре алалар. Декорацияләрне хезмәт терапиясе дәресләрендә педагог С.Шинкарова белән ясыйлар. Психолог О.Глазова, куллар тыңларга теләмәгәндә, текстны ятлау авыр бирелгәндә, сүзләрне әйтү җиңел булмаганда, геройларның һәр хәрәкәтен, һәр ымын, һәр хис-кичерешен аңларга өйрәтә. Иң мөһиме бу процесста спектакльдә катнаша торган һәр бала үз кимчелекләренә каршы көрәшә: куркуын, дулкынлануын җиңәргә өйрәнә.

Спектакль премьерасы сентябрь ахырында булыр дип көтелә. Үзәк белгечләре дә, әти-әниләр дә әкият ярдәмендә дәвалау нәтиҗәләренең уңай булуы турында сөйли: балалар тынычрак холыклыга әйләнә, игътибарлырак, тәвәккәлрәк булалар. Әкият геройлары аларга тормыштагы катлаулы хәлләрдән котылу юлларын эзләргә, низагларны хәл итәргә булыша, фантазияне, иҗади сәләтне үстерә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: