Бөгелмә авазы

Китап – мәңгелек һәйкәл

Үзәк китапханә укучылар игътибарына “100 бөек...” дигән сериядән укырга кызыклы һәм гыйбрәтле материал тәкъдим итә.

Ачык зиһенле, аек фикерле кеше һәрвакыт укырга омтыла. Әмма меңләгән китаплар арасыннан “иң-иң”нәрне сайлап алу һич тә җиңел эш түгел. Вакыт бит чикле, ә укыр өчен китапның файдалысын, кызыклысын аласы килә. Автор Ю.А. Абрамовның “100 великих книг” китабы укучыга бу очракта ярдәмгә килә ала. Биредә дөнья әдәбиятының бөтен тарихи дәверендәге иң популяр һәм әһәмиятле булган фәнни һәм әдәби әсәрләренең исемлеге тәкъдим ителә.

Театр – иң борынгы сәнгатьләрнең берсе. Ул бай тарихлы, киңкырлы. “100 великих театров мира” сериясендә бөтен дөнья горурлыгы булган “Гранд-опера”, “Ковен-Гарден”, Фёдор Волков театры, Зур театр, МХАТ, “Современник” һәм башка күп театрларның тарихы белән танышырга була.

Динамитны уйлап тапкан промышленник Альберт Бернхард Нобель үз капиталын кешелеккә гаҗәеп үзенчәлекле васыять итеп калдырган: 1900 елда, килешенгә шартлар нигезендә, Нобель фонды булдырылган, аннары танылган галимнәргә, тынычлык өчен көрәшүчеләргә, әдәбият әһелләренә Нобель премиясе бирелә башлаган. “100 великих нобелевских лауреатов” китабы узган гасырның танылган Нобель премиясе лауреатлары турында сөйли. Алар арасында: Бунин һәм Хемингуэй, Шолохов һәм Маркес, Павлов һәм Флеминг, Нансен, Тереза анакай һәм башкалар...

Бөтен дөньяның рухи кыйммәтләр мирасы “100 бөек...” сериясендә Мәскәүнең тарихи урыннары, картиналар, дөнья музейлары, Җир шарының гаҗәеп могҗизалары һәм башкалар турында аудио-визуаль форматта бай һәм чиксез күп мәгълүмат табарга була.

Светлана КЛЕЦОВА,

үзәк китапханәнең баш библиографы.

Реклама

Автор фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: