Бөгелмә авазы

Кәгазьдә ал да гөл, чынбарлыкта...

"Бөгелмә авазы" газетасының 21 март санында "Проблемалар хәттин ашкан" (авторы - Фазыл Вәлиәхмәт) дигән язманы, аннан аз гына алдарак авылдашым Әхмәтҗан Хәйдәровның "Аркаларын гына күреп калдык" мәкаләсен укыгач, кулыма каләм алмыйча булдыра алмадым.


Равилә АРСЛАНОВА.

Сүз башым, әлеге дә баягы, авыл җирлекләрендә узган исәп-хисап сессияләре турында. Шундый очрашу Кодаш авыл җирлегендә 17 гыйнварда үтте.
Авыл башлыгы М.Хисмәтов җыелыштагыларны: "Бу сессияне уздыруга бер сәгать вакыт бирелә", - дип кисәтте. Шушы сәгать эченә аның үзе, мәктәп директоры Н.Мөэминов, "М.Җәлил исемендәге" җәмгыять директоры Х.Әхмәтгәрәевнең дә чыгышлары керә. Ә безгә - халыкка соң нәрсә кала? Депутатлар, регламентны раслап, кул күтәрделәр. Аларның ник берәрсе: "Халык үз гозерләрен кайчан, ни вакытта әйтергә тиеш, проблемаларны уртага салып, ничек чишәргә соң бу бер сәгатьтә?" - дип сорасын. Ә бит мондый җыен елга бер мәртәбә уздырыла. Бар җыелган проблемаларны чишү юлларын табу, ачыклау максаты белән килергә тиешбездер без мондый очрашуларга. Фәлән-фәлән сумнар чыгарып сайлаулар уздырабыз, халык мәнфәгатьләрен яклаучылар булырлар дип ышанып, түрәләр сайлыйбыз. Инде күптән чәчләргә чал кереп барса да, балаларча беркатлылык белән һаман бар да яхшы, халык өчен буласына ышанырга тырышабыз. Тик булмый гына шул ул без дигәнчә. Без сайлап куйган затлар кәнәфиләренә менеп утыруга, "халык ялчылары" булуларын онытып, кеше өчен "буй җитмәслек" түрәләргә әйләнәләр дә куялар.
Менә минем үземнең, мәсәлән, үзебезнең башлыктан авыл җирлегендә бюджет үтәлешенең ничек баруы турында сораганым бар. Беләсезме, җавап ничек булды? "Бу - исәп-хисап сессиясе түгел, шуңа күрә мин сезгә җавап бирмим!" Халык алдында, авыл җыенында әйтелде бу сүзләр. Ә авыл җирлегенең Уставында язылганча, без үзебезне кызыксындырган барлык сорауларга да җавап алырга тиеш түгелмени?!
Гыйнвардагы сессия барышында халык сораулар бирә башлаган иде, җыелышны алып баручы, тиз генә гимн кабызып, япты да куйды утырышны. Җыелган халык зарланып, шаулашып чыгу юлына борылды. Бер бәләкәй генә түрәдән шушылай дәрәҗәсе төшерелгән халык җан атып йөрерме яңадан уртак эш өчен? Алдагы елның исәп-хисап сессиясенә кемнәр килер?
Әхмәтҗан абый язганча, мин дә, гомумән, аңламадым нигә килгәннәрен Бөгелмәдән оешма-предприятие вәкилләренең. Без аларга бер генә сорау да бирә алмыйча калдык, бирдертмәделәр. Чөнки, Карабаштагы кебек, бездә дә халык белән сөйләшү булмады. Димәк, бездә дә җыелыш үз максатына ирешмәде, бездә дә хәл ителәсе мәсьәләләр чиктән ашкан. Менә берничәсен генә санап китим әле.

Су мәсьәләсе
2010 елдан бирле Кодаш халкын су проблемасы борчый. Җитми безгә су. Совет урамының аргы башында, Заря урамында яшәүчеләр кышын да, җәен дә нык сизәләр бу кытлыкны. Бер төркем кешеләр җыелып, кайларга гына мөрәҗәгать итмәдек. Тырышлыгыбыз бушка китмәде. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтовның: "Сезнең шушылай тырышып, җан атып йөрүегез нәтиҗәсендә, су белән булган проблемаларыгызны чишү өчен республика программасына керә алдык", - диюе безнең күңелләргә сары май булып ятты. Чишмә башыннан авылга кадәр, Пионер урамындагы торбалар яңага алыштырылды. Инде менә, Аллаһ теләсә, язга чыгуга, эшнең икенче яртысы эшләнер дип көтеп калабыз. Авыл халкының зур рәхмәте сезгә, Илдус Әсгатович, Фәнис Вагыйзович.

Таулар һәм юллар
Безнең Кодаш авылын таулар урап алган. Авылның буеннан-буена Каршы тау сузылган. Бу тауда гомер-гомергә җәйләрен әбиләр, балалар чиләкләп җиләк җыйдылар, авыл халкы шунда бозауларын арканлап җибәрде, ирләр печән чапты. Муллагали абый Галиев колхоз рәисе булып торган чагында басудагы багана төпләренә якын килеп, урап-урап сөрәләр иде механизаторлар җирне, тик нинди генә коры кеше булса да (колхоз миллионер иде ул чорда), тимәде рәис безнең тауга. Ә узган җәйнең башында, халык белән киңәшмичә-сөйләшмичә (әйтерсең лә, без гел дә юк), шул тавыбызны сөрдереп ташлатты М.Хисмәтов. Әйе-әйе, ташлатты, чөнки сөрүен сөрделәр, әмма берни дә утыртмадылар. Әнә шулай тау битен ертып, елатып калдырдылар. Исәпләре
нарат үсентеләре утырту булган ул тау башларына. Ә бит авылдан аз гына читтәрәк гектарлап-гектарлап күпме җирләр буш ята. Утырт шунда, ниятең изге булса.
Безнең Кодаш авылы эчендәге юлларның аяныч хәлен бөтен тирә-күршеләр дә беләләр инде. Бигрәк тә Совет урамы башыннан райпо кибетенә кадәр юл шулкадәр нык беткән. Шул хисапсыз күп чокырларга вак ташлар гына булса да салгалап торсалар, бу кадәр интекмәс иде халык.

Реклама

Авылны чүп баса
Төп урамы гына да өч чакрымга сузылган авылыбыз урамнары быел Микулино авылының ташландык йортлары янын хәтерләтте. Күп җирдә билдән биек булып шайтан таягы, әрекмән, кычыткан үсте. Райпо кибете территориясе, тыкрыклар ни белән генә капланмады. Иң аянычы, авыл үзәгендә утырган, сугыштан әйләнеп кайтмаган, хәбәрсез югалган авылдашларыбыз хөрмәтенә куелган һәйкәл яны да шушындый кызганыч хәлдә булды. Сабан туе алдыннан һәйкәл янын тәртипкә китерүне сорап, шәхсән үзем кердем авыл башлыгына. Җавап менә шундый булды: "Минем эшкә тыкшынып йөрмәгез, ул җирләрне карап торырга кешесе беркетелгән". Бәлки, аның чыннан да кешесе беркетелгәндер, тик ни өчен соң анда чәчкәләр урынына миннән биек кычытканнар гөрләп үсә? Ник килеп әйтмичә, җыештырылмый ул истәлекле урын? Инсаф абый Гаязовның, Гыйлемхан абый Мияссәровның авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән елларын сагынып сөйләргә генә калыр микәнни авыл халкына?

Тупыл проблемасы
Заря урамында кечкенә инеш буенда карт тупыллар үсә. Алар газ торбаларына, электр линиясенә куркыныч тудыралар. М.Хисмәтов инде 2010 елның
20 июлендә безгә, бер төркем авылдашларга: "Шуларны кисү өчен 100 мең сум акча түләдем читтән килгән эшчеләргә", - дигән иде. Депутат Илсур Касыймов бушлай махсус техника китертте ул агачларны кисәргә. 3 тупылны кистеләр дә, эш бетте. Авыл башлыгы эшне 2010 елның
15 октябренә төгәллибез дип ышандырды. Шуннан соң инде ел ярым вакыт узды, ә "воз и ныне там". Быел электр баганаларын алыштырганда, электриклар да кисеп маташтылар беразын. Ә 100 мең сум акча кая киткән соң? (50 тупыл кистердем 2 меңнән дигән иде!).
Пионер урамындагы карт тупылны кистерүен сорап, җирле үзидарәгә язган гариза каралмыйча бер ел ятты. Ноябрь аенда Бөгелмәдә безне Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов кабул итте. Гозерләребезне сөйләдек. Шул тупыл турында да сүз кузгаттык. Берничә
көннән үтенечебез уңай хәл ителде. Рәхмәтләребезне бушлай техника китерткәне өчен депутат Илсур Касыймовка, эшне җиренә җиткереп башкарып чыкканы өчен депутат Ришат Хәйрулиннга да җиткерәбез. Теләсәң, эш эшләнә ул. Теләк һәм азрак үҗәтлек кенә кирәк үзеңә йөкләнгән вазифаларны үтәү өчен. Шушы гап-гади, элементар үтенеч белән район җитәкчелегенә мөрәҗәгать итү бездә читенсенү тудырды, билгеле. Авыл башлыгы шушы гозерне бер ел буе чишмәсен инде!

Коммуналь хезмәтләр
Яшәү рәвешебез, Аллаһка шөкер, хәзер шәһәрнекенә якынлаша бара. Тырыш бездә халык. Су күпләребезнең йортларына кергән, канализация чокырлары да булдырыла. Тик менә шул чокырларның әледән-әле тулып торулары, аларны чистартырга мөмкинлегебез булмау (бушка түгел, тиешле акчасын тү-ләп), һай, җибәрә кәефләрне. Күрше Карабашта гына "Бөгелмә-Водоканал"ның бүлекчәсе бар. Ләкин алар безнең Кодаш кешеләренә хезмәт күрсәтүдән баш тарта. Ни өчен? Инде 2010 елның хисап җыелышында да күтәргән идек бу мәсьә-ләне, ишетүче генә булмады безне.
Узган 2011 елның язында авыл хакимият башлыгы Кодаш халкына Балтачның "Смаил" җәмгыятеннән чәчүлек бәрәңге алып кайтып сатты. Шул ук машинада, шул ук җирдән, шул ук бәядән (бәрәңгене ул оешмада май аенда 15-18 сумнан саттылар) кайткан бәрәңгене "М.Җәлил исемендәге" оешма эшчеләренә 25 сумнан (3 тонна) саттылар, ә безнең башлык авыл пенсионерларына 30 сумнан сатты. Бу бәрәңгене сатудан кергән табышны кая тотты икән ул? Хисаплап карасагыз, аз акча түгел. Отчет чыгышында бу саннар яктыртылмады, ләбаса.
Авыл җирлегендә иң актуаль проблемаларның берсе булып тормыш-көнкүреш калдыкларын җыю, чыгару тора. Без Кодаш авылында баштан-
аяк чүпкә, пычракка баттык. Тыкрыклар, инеш, чишмә, зират буйлары зур-зур чүп өемнәреннән тора. Һәр җирдә законсыз чүплекләр. Карабаштагыча, бездә дә бер генә урынга да бу гамәлне кисәтүче, тыючы язулар куелмаган. Һәр авылның үз чүплеге бар бит инде аның. Безнеке дә бар ул биек тау башында. Шуңа күрә яз, җәй, көз айларында шул чүплектән акрын гына искән җил дә кәгазь, пластик, тагын әллә ниләр белән басуны, юл буйларын, Пионер урамында яшәүче кешеләрнең бакча, өй алларын тутыра. Ә аннан таралган ис! Чөнки анда көнкүреш калдыклары белән рәттән хайван үләксәләре дә күмелмичә, шул килеш сасып, кортлап яталар. Хуҗасыз этләр хуҗа анда. Муниципаль хакимият авылның санитария проблемаларын хәл итәргә сәләтсез вакытта бер төркем авылдашлар, инициативаны үз кулларына алып, авылны чүптән чистартырга мәҗбүр булдылар. Нәкъ ике ай авыл халкының җыеп, әзерләп куйган көнкүреш калдыкларын, "КамАЗ" машинасы белән һәр шимбә өчәр юллап, чүплеккә чыгардылар. Чүплекне дә трактор белән эттереп, чистартып тордылар ир-атлар. Шул чүплекне уратырга дип инде берничә ел элек бюджет акчасына сетка алынган булган. Авыл башлыгыннан инде әллә ничә мәртәбә шул сетканы тиешле урынына урнаштыруын сорадык. Тик, ни кызганыч, безне гүя ишетми ул. Әллә соң ул сетка күптән инде башка җиргә "шуган" микән? Шулай булмаса, түрәнең мондый үҗәтлеген ничек аңларга? Чүпне җыеп күрсәттек, эшлибез дип торган кешеләр бар. Харис Хәмит улы Әхмәтгәрәев хәтта машинасын, трактор арбасын бушка бирәм дип тора. Файдалан, куллан һәм ишет рәхмәтен халыкның. Юк шул. Ул чагында урынлы сорау туа: үз вазифаларын үтәргә сәләтсез идарәчеләр авыл халкына нигә? Бәлкем, аларны башкалар белән алыштырыргадыр?

Авыл халкына мөнәсәбәт
Кайсы гына оешмага барсаң да, аның эш сәгатьләре күрсәтелгән була. Ә менә безнең җирле хакимият "көне-төне эшли". Шуңа күрә эш сәгатьләрен дә күрсәтеп тормыйлар анда. Халык килә. Ишек бикле. Бернинди язу-мазар юк. Кая киткәннәр? Күпме көтәргә? Бүген булалармы, юкмы эш урыннарында? Билгесез... Ә бит гозер белән күрше Кызыл Чишмәдән дә, Карабаштан да килә халык.
Авыл башлыгының кешеләр белән аралашканда үз-үзен тотышы да, урысчалап әйткәндә, "оставляет желать лучшего". Апа-әбиләр, аның акыруыннан куркып, гозерләре белән килергә дә өркеп торалар.
Лейкозлы сыерлар сөтен сату, 3-4 ай буе 90 яшьлек әбиләргә бирелми торган юбилей акчалары турында да язган идек инде. Менә тагын бер көенечне әйтмичә китә алмыйм. Хөкүмәт, сугыш ветераннарының тол хатыннарының торак шартларын яхшырту максатында, фатирлар бирә. Менә бик күп киртәләр узып, Минңегөл Биктаһирова апа да фатирлы булды (авылда хәзергә андый бәхеткә ирешкәннәр икәү). Көенечлесе шул, яраткан укытучыбыз, 90 яшьлек Гөлчирә апа Мөдәррисова андый сөенечне күрә алмыйча, бакыйлыкка күчте, чөнки аның фатир алыр өчен биргән беренче гаризасын теркәмәделәр авыл хакимиятендә. Ә икенче мөрәҗәгате буенча чират җиткәнне Гөлчирә апа, кызганыч, көтеп җиткерә алмады...
2010 елның языннан бирле безнең авылның Якый тавы итәген, варварларча умырып, карьер ясадылар. Зур-зур "КамАЗ"лар шуннан кара җир, вак таш ташыдылар. Күпме җир актарып, бозып ташланды. Бу хәлгә авыл кешеләре борчылып, машина йөртүчеләрне туктатып, аларның безнең җирне болай ташырга рөхсәт кәгазьләре бармы-юкмы икәнлекләрен сорагач: "Авыл башлыгыгыз барысын да белә", - дип җавап бирде алар. Авыл башлыгының безнең җирдән ни максат белән шулай файдалануын беркем дә аңлый алмый. Законлы эшме соң бу? Авыл халкын санга сугып киңәшү юк инде анысы, ә депутатлар белгәнме соң бу хәлләрне? Безнең авыл җирлеге Уставында да Карабаштагыча: "...население осуществляет контроль за использованием земель поселения", - дип язылган.
* * *
Проблемаларыбыз әле болар белән генә дә чикләнми, ләкин шунысы гаҗәпләндерә, 2011 елда безнең авыл түрәсен район хакимияте "Авыл кешесе" номинациясендә җиңүче дип тапты! Авыл башлыгына, иң беренче чиратта, характеристиканы авыл кешеләре аның кылган (кылмаган) эшләренә, үз-үзен тотышына, кешеләр белән мөнәсәбәте-нә карап бәя бирергә тиешләрдер, минемчә. Кызганыч, безнең фикерне кирәксенмәгән район хакимияте. "Эт өрә тора, бүре йөри тора" дигән сыман килеп чыга инде бу. Димәк, үзеңнән югарырак түрәләргә ярый белсәң, барысы да ал да гөл булачак...
Халыкның ышанычын яулап алу бик кыен, ә аны саклап тоту тагын да авыррак. Авылның яшәеше җитәкчегә бәйле. Тормышның (авылда да) чынбарлык белән чагышмавы кешеләрне чыгырыннан чыгара бара. Халык елдан-ел азрак килә исәп-хисап җыелышларына да. Димәк, җирле хакимияткә булган ышаныч, ихтирам да елдан-ел кими бара авыл кешеләрендә.
Озакламый урам, тыкрыклар, инеш буйларындагы кар көртләре, өемнәре эри башлаячак. Алдагы язда, җәйләрдә безне нәрсә көтәчәк, әйтүе кыен.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: