Бөгелмә авазы

Кемнең газетасы соң бу?

Лариса КАМИЛОВА. Карабаш бистәсе. Карабашта менә шактый вакыт инде җирле басма чыгып килә. Аның исеме күңелгә бик ятышлы - "Наша газета" /тәрҗемәдә "Безнең газета" була инде/. Барысы да яхшы кебек, тик менә шул "наши" дигәннәренең кемнәр икәнлеге генә аңлашылып бетми. "Безнекеләр" дигәндә нәшер итүче кемнәрне күз алдында тотты икән дә,...

Лариса КАМИЛОВА.
Карабаш бистәсе.

Карабашта менә шактый вакыт инде җирле басма чыгып килә. Аның исеме күңелгә бик ятышлы - "Наша газета" /тәрҗемәдә "Безнең газета" була инде/. Барысы да яхшы кебек, тик менә шул "наши" дигәннәренең кемнәр икәнлеге генә аңлашылып бетми. "Безнекеләр" дигәндә нәшер итүче кемнәрне күз алдында тотты икән дә, халыкның кайсы кат-лаулары әлеге категориягә кертелде микән?

Әлеге басма, беренче карашка, гадәти мәгълүмат чарасы кебек тоела: анда нәрсә, кайда, кайчан, күпмегә сатып алырга мөмкин сорауларына җаваплар бар. Бистәдә нинди вакыйгалар булганлыгы, мәгълүмат, реклама, котлаулар һәм башкалар яктыртыла. Әмма менә шул яктыртылган вакыйгалар махсус сайлап алып кына бастырылган кебек һәм аларда кызыл җеп булып сузыла торган "Карабаш хакимияте ни тели?" дигән сорауга җавап табарга мөмкин. Мисаллар артыннан ерак йөрисе юк, менә басманың чираттагы саны 2012 елның 12 апрелендә чыккан, 5 нче номерының беренче битендә "Паводок в Карабаше" дигән мәкалә бирелгән. Тик мәкаләнең авторы күрсәтелмәгән, бәлки җаваплылыктан курыккандыр, әмма мәдәниятле һәм үзен-үзе хөрмәт итә торган басмада мондый хилафлыклар җибәрелергә тиеш түгел. Башкача булганда, мондый мәкаләләрне аноним язган була һәм без аның ачык мисалын күреп торабыз. Мәкаләнең эчтәлегенә тукталып торасым килми, әмма аны язган кешенең намусы чиста түгел икәнлеген әйтеп узмый булдыра алмыйм. Болай "качып" кешеләр турында гайбәт сату, кемнедер пычратырга тырышу галәмәте әлеге басмада эшләүчеләрнең "журналист этикасы" төшенчәсе белән таныш булмауларын күрсәтә. Илебездә массакүләм мәгълүмат чаралары турында закон барлыгы, аның нигезендә җаваплылык төшенчәсе хакында хәбәрдар булулары турында әйтеп тә торасы юк инде.

Алга таба, ягъни басманың икенче битендә Карабаш бистәсендә хоспис - онкологик авырулардан үлеп баручылар өчен хастаханә кирәкме дигән сорау күтәрелә. Хоспис кирәкме, юкмы дигән сорауны әлегә калдырып, басманың бу мәсьәләне ничек яктыртуына тукталасым килә. Газетаның икенче һәм өченче битләрендә алты кешенең бу мәсьәләдә фикерләре бирелгән. Сораштырылганнар җәмгыятебезнең төрле катлауларыннан кебек, анда дин әһелләре дә, табиб, укытучылар да бар, демократия бит, җәмәгать! Һәм әлеге фикер белдерүчеләрнең барысы да хосписны яклап чыгыш ясыйлар. Шулай булмый ни, бистәнең хакимият башлыгы "әйе" дигән ич, аннан соң менә шундый "Фикерләр" рубрикасы булдырылган. Шуннан соң кем соң инде "юк" дияргә җөрьәт итәр икән? Фикер белдерелгән бит инде, әфәнделәр! Менә шулай эш итәләр бездә. Ә күпләрнең моңа каршы икәнлеге - ләм-мим.
Әлеге басманы мин ярты ел дәвамында укып барам. Әгәр дә газета, чыннан да, "Безнең газета" дигән исемгә дәгъва кыла икән, ни өчен соң аның битләрендә бистә квартирларында һәм бакчаларда су юклыгы; тулы канлы медицина ярдәме күрсәтелмәү: 5 мең-нән артык халкы булган Карабаш амбулаториясендә бары тик 17 генә стационар урын булуы, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүчеләрнең табибка эләгү һәм дәвалану өчен озын-озак чиратларда торуы; Зәй елгасы буеның чүплеккә әверелгәнлеге; мәдәният йортының бер запас чыгу ишегенең томаланган булуы, анда исә "Саклык банкы"ның филиалы урнашканлыгы, әлеге хәлнең янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә каршы килүе /"Хромая лошадь" тиз онытыла шул/; күп кенә йорт ишегалларында балалар уйнау өчен мәйданчыклар юклыгы, ул йортларга китерүче һәм андагы юлларның нинди хәлдә икәнлеге /ә алар коточкыч хәлдә/ турындагы мәсьәләләр бер дә күтәрелми? Су басу турында язып чыкканнар, ни өчен дисезме? Аңлашыла, ул бит табигать китергән бәла-каза. Кешеләр эшчәнлеге, җәмгыятебездәге хәлләр турында язарга кирәк тә бит...

Шуңа күрә, мөхтәрәм җәмәгать, минем бер тәкъдимем бар: "Наша газета" басмасының исемен яңача итеп, "Наша замечательная Карабашская администрация" дип үзгәртергә кирәк. Шулай булганда, дөрес тә, гадел дә булыр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: