Бөгелмә авазы

Кем бирешми, шул озак яши

Кешегә онкология - рак авыруы белән чирләве турында хәбәр иткәч, аны курку һәм кайгы баса. Бу - табигый реакция. Әмма гел мондый халәттә булу аның гомерен генә кыскарта. Шуңа күрә әлеге авыруга каршы тизрәк көрәшә башлау чараларын күрергә кирәк.

Үзем шәхсән түбәндәге киңәшләрне бирер идем:

1. Кирәкле мәгълүмат туп-лагыз. Дөресен белү - бик авыр уйлануларга каршы иң яхшы чара. Махсус табиблардан бу чир һәм аны җиңү ысуллары турында энәсеннән җебенә кадәр җентекләп сорагыз.
2. Табиблар белән әңгәмәдән соң, дәвалану ысуллары турында дөрес карар кабул итегез.
Шуннан соң, үзегез ышанган табиб күрсәтмәләренә таянып, дәвалануны башларга кирәк.
Авыру кеше чиргә каршы үзе көрәшергә тиеш. Тәҗрибәмнән чыгып, шуны әйтә алам, табиблар, дәвалау процедураларын түземле генә кичергән авыруларга караганда, үзләре дә зур теләк белән актив көрәшкән пациентларга зур ихтирам белән карыйлар. Бер мисал китерәсем килә. Шәфкать туташының игътибарсызлыгы аркасында, дәвалануның бер этабында тиешле доза урынына икеләтә доза алып, якты дөнья белән хушлаша яздым. Әгәр дә дәвалаучы табибым вакытында ярдәм күрсәтеп өлгермәгән булса һәм әлеге өлкәдә үземнең дә мәгълүмат булмаса, килеп туган мондый четерекле хәлдән чыга алган булыр идем микән? Организмның иммунитетын күтәрү өчен бар белгәннәремне файдаланып, яңадан аякка баса алдым. Кайбер дәвалану ысуллары белән сезне дә таныштырып үтмәкче булам.
1. Пациент үзенең рухи
һәм ихтыяр көчен туплый белергә тиеш: дөрес сулыш алу,аутоген, гәүдәне йомшату күнегүләре ясарга. Шулай итеп, дәвалануга ышаныч булдырырга, курку хисен җиңәргә мөмкин.
2. Саф һавада озаклап йөрергә, йога белән шөгыль-ләнергә, гимнастика ясарга. (Тикшеренүләр күрсәткәнчә, биш километр йөгергәннән соң, организмны чирләрдән саклый торган күзәнәкләрнең активлыгы нык көчәя).
3. Матдәләрнең дөрес алмашы. Авыру организмга кирәкле булган витаминнарга, минераль матдәләргә, микроэлементларга (цинк, селен) бай ризык кабул итәргә тиеш. Организмда селтеле мохит булдырырга кирәк. Эчәклекнең эшчәнлеген яхшыртырга кирәк, кайбер очракта аны чистарту да зарур.
4. Организмны агулы матдәләрдән чистарту мөһим. Никотин һәм башка алкогольле эчемлекләр организмга нык зыян китерәләр. Дәваланмаган тешләр яки амальгамнан ясалган пломбалар, хроник салкын тиюләр, үлекле урыннар булмаска тиеш. Боларны вакытында дәвалау чарасын күрергә кирәк.
5. Организмның чирләргә каршы торучанлыгын арттыру. Иң танылган биологик актив матдә - омеладан ясалган экстракт. Ул шулай ук депрессиягә каршы тору сыйфатына да ия, авыруның хәлен яхшыртуга булыша, химиотерапия алу вакытында килеп чыккан үзгәрешләрне дә дәвалый. Бу дәвалану барышында омеланы кабул иткән авыруларның кан составы аз үзгәрә.
Рак авыруытурында
Танылган америкалы табиб Луиза Хей болай ди: "Рак - күңелдә бик озак еллар дәвамында җыелып килгән үпкәләүләрнең гәүдәләнеше. Балачакта тормышка ышаныч югалуга ниндидер бер сәбәп чыга. Шул хәлне кеше гомере буе оныта алмый һәм ул үзен көчле бер кызгану хисе белән яши! Аңа озак, җитди мөнәсәбәтләр кору торган саен авырлаша. Мондый кешенең тормышы гел канәгатьсезлекләрдән, өметсезлектән тора. Ул үзенең проблемаларында башкаларны гаепли, аңын чарасызлык, өметсезлек биләп ала. Рак белән авыручы кешеләр үзләренә карата бик таләпчәннәр, үзләрен үзләре тәнкыйтьлиләр. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, үзеңне ярата белү, ничек бар, шулай кабул итү ракны дәвалый ала".
"Үпкә саклап йөрү - озак еллар дәвамында ачуны басып тору ул. Иң мөһиме шул, ул безнең гәүдәнең билгеле бер җирендә саклана. Билгеле бер вакыт җитү белән баш калкыта һәм организмны "ашый башлый", шулай итеп, шешкә - кайчагында яман шешкә дә әверелә. Шуның өчен кешегә ачуын басу һәм аңа организмда урын калдыру сәламәтлек өчен бик зыянлы. Хисләрне иреккә чыгару вакыты җитте..."
Луиза Хей барлык авыруларның да сәбәбе дип ачу саклау, үпкәләү, үз-үзеңне гаепле итеп тоюны саный.
Лао Цзы исә: "Мең миль ераклыктагы сәяхәткә чыгу беренче адымнан башлана. Беренче адым икенче, өченче һәм калганнарына да этәрә. Шулай итеп, сез бик күп араны үтәрсез. Әйдәгез, сәламәтлек юлына бу адымны бергә ясыйк!"
Казан юлларын таптый-таптый, китап кибетләрендә йөри-йөри, шактый гына материал туплап, аларны кат-кат укый торгач, шуны аңладым: табиблар мине уңышлы дәваладылар, хәзер инде үземә психотерапия өлкәсендә тырышырга кирәк, югыйсә, тагын табибларга мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк. Авыруга каршы көрәшү ихтыяр көченә бәйле. Иң беренче, куркаклык кебек сыйфатлардан арынырга кирәк. Вакытлыча гына булса да, бүгенге җәмгыятьнең бетмәс-төкәнмәс вак мәшәкатьләреннән, бертуктаусыз нәрсәдер артыннан куудан туктап торырга һәм табигать кочагына эләгү зарур. Үзем дә шушы киңәшләрне тотып, көч туплау өчен, химиотерапиядән соң нарат агачларын иң якын дусларым иттем. Мең-мең рәхмәт үзләренә! Шул вакытта алар миңа көч биреп, аякка басарга ярдәм иттеләр. Гади кешеләр аңламас хәл-ләремне нәкъ менә алар аңлады. Иң авыр чакларымда мөрәҗәгать иттем, агачлар миңа бервакытта да хыянәт итмәделәр. Гүя: "Бирешмә, без синең белән!" - дияләр иде сыман. Табигатьнең җаны юк бит, диярләр кайберәүләр. Читтән генә күзәтеп торганнарга бу сәер тоелыр. Хәер, аларны гаепләп тә булмый, аңа хакым да юк. Безнең халыкта "Башыңа төшсә, башмакчы булырсың" дигән әйтем бар бит әле, анысын да онытмаска кирәк.
Укучым, синең белән үземнең белгәннәремне генә уртаклашасым килә. Бәлки, кемгәдер файдасы тияр. Башлаган сүземне дәвам итәм. Иң беренче, шәһәр ыгызыгыларыннан арынып тору өчен урман, күл, болыннарга чыгарга кирәк, ә иң мөһиме - күңел төшенкелегенә бирелмәскә. Доктор Геральд Луни (АКШ) түбәндәге уйлардан арынырга кирәк дип саный:
- бу авыруның сәбәбе билгеле түгел;
- әлеге авыру көчле булачак һәм ул һәрвакыт үлемгә илтә;
- авыру көчсез, үзенә үзе ярдәм итә алмый, аңа сәламәтләнүен, гомумән, тормышын табиб кулына тапшырырга;
- сәламәтләнү мөмкин түгел, дәвалану файдасыз (бу фикерне кайбер пессимистик рухлы табиблардан да, авырулардан да ишетергә туры килде). Имеш, әгәр кеше бер тапкыр мондый хастаханәгә эләгә икән, гел шушы юлны таптаячак һәм ул үлемгә, һичшиксез, үлемгә дучар. Мондый сүзләрне бары тик терелүенә өметен югалткан куркак кеше генә әйтергә мөмкин. Шуның өчен танылган дәвалаучылар авыру алдына түбәндәге максатларны куярга киңәш итәләр (бу башка төрле авыруларга да кагыла):
- куркудан арынырга;
- сәламәтләнүендә авыру кеше үзе иң төп рольне башкарырга тиеш.
Дәвалану методикасы: дөрес туклану, позитив фикер йөртү, стресслардан арыну, регуляр медитация белән шөгыльләнү. Болар барысы бергә туры килеп, төгәл терапия төре белән параллель алып барылуы зарур.
Авыру үзенә 4 сорау бирергә һәм шуларга җавабын да аныкларга тиеш:
1. Мин чынлап та сәла-мәтләнергә телимме?
Күпчелек кеше үзенең бу хәлен өметсез дип уйлый һәм шуның белән ризалаша, сәламәтләнү юлларын күрми. Аларга үзләренең рухи дөньяларын үзгәртергә һәм бу авыруны дәвалап булуга ышанырга яки калган гомерне максимум файдалы итеп яшәргә әзерләнергә.
2. Үзеңнең сәламәтләнүе-ңә җаваплылык алырга әзерме?
"Мин - авыру, ә сез - табиб, әйдәгез, минем авыруны дәвалау өчен нәрсәләр эшли алу турында уйлашабыз?" Моның өчен табиб үзе кешелек туплаган яңа белемнәргә ия булырга тиеш. Авыру "Мин үзем әлеге чирне барлыкка китердем һәм үзем юкка чыгарам" дигән яңа белемнәренә таянырга һәм җиң сызганып эшкә тотынырга тиеш.
3. Нинди дәвалану төренә өстенлек бирергә: классикмы, альтернативмы?
а) Классик, ягъни организмга травма ясаучы (хирургия операциясе организмны бөтенләй үк дәвалап бетерми; радиотерапия бөтен организмга травма ясый);
б) альтернатив, организмга травма ясамый (медитация; диета; позитив юнәлеш; иммуностимуляторлар). Витаминлы-минераль терапия; традицион булмаган төр дәвалану; халык химиотерапиясе (иммунология). Авыру белән дәвалый торган табиб бик яхшы контактта булырга, хәтта характерлары да туры килергә тиеш. Бу очракта табибны да алыштырырга мөмкин, бары тик аңа ыша-нычыгыз гына булсын.
4. Төгәл нинди методлар кулланачакмын?
Комплекслы дәвалану кирәк. Интеллект дәрәҗәсе, җиңү теләге, кыюлык, дәва-лануга ышану, кешенең психик, социаль шартлары - болар барысы да авыруның нәтиҗәле сәламәтләнүенә йогынты ясый. Сәламәтләнү процессы барышында әлеге сыйфатларны табибка да,авыруга да үзләрендә тәрбияләргә кирәк.
Рәмилә ШӘКҮРОВА.
Бөгелмә шәһәре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: