Бөгелмә авазы

Күңелле очрашу

Тормышыбызда туган төрле вакыйгалар, көндәлек мәшәкатьтән аерылып, көннәребезне ямьләндереп җибәрә. Өлкән яшьтәге кешеләр өчен бу бигрәк тә кирәк. Олыгая барган саен безнең күңел нечкәрә, аралашу теләге дә арта бит. Татар Димскәе авыл клубында 26 май көнне "Бөгелмә авазы" газетасына 25 ел тулу уңаеннан үткәрелгән очрашу әнә шундый күңелләрне күтәрә торган...

Тормышыбызда туган төрле вакыйгалар, көндәлек мәшәкатьтән аерылып, көннәребезне ямьләндереп җибәрә. Өлкән яшьтәге кешеләр өчен бу бигрәк тә кирәк. Олыгая барган саен безнең күңел нечкәрә, аралашу теләге дә арта бит.

Татар Димскәе авыл клубында 26 май көнне "Бөгелмә авазы" газетасына 25 ел тулу уңаеннан үткәрелгән очрашу әнә шундый күңелләрне күтәрә торган вакыйгаларның берсе булды. Бу көнне халык яраткан газетасы хезмәткәрләре белән очрашып, җырлы-моңлы кичәдә рәхәтләнеп күңел ачты. Кичәне алып баручы күптәнге танышыбыз Эдуард Гафиятуллин үзенең җор теллелеге, моңлы тавышы белән тагын бер кат авыл халкын таң калдырды. Татар мәдәният үзәге артисты Гөлгенә Авзалова башкарган көйләрне тын да алмый тыңладык. Ә "Бөгелмә авазы" мөхәррире Руслан Җәләев Рәхмәт хатлары тапшырганда авылдашларыбыз өчен чын күңелдән горурланып утырдык.
Күтәренке кәеф, бер кочак уңай хис-кичерешләр белән таралды халык бу кичәдән. Барыбыз бергә шулай аралашып, хезмәттәшлек һәм ял итеп яшәсәк, мондый очрашулар тагын кабатланыр әле. Матур кичәне үткәргән барлык оештыручыларга һәм катнашучыларга авыл халкы исеменнән зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Шундый зур, искитәрлек күңелле очрашуны оештыручы Руслан Сирин улы Җәләевкә һәм аның хезмәт коллективына эшләрендә яңадан-яңа уңышлар теләп калабыз!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: