Бөгелмә авазы

Күңелле бәйрәм

21 нче "Энҗекәй" балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеме белән 8 Март - Халыкара хатын- кызлар көненә багышланган бик матур кичә уздырылды. Бәйрәмгә әти-әниләр, әбиләр чакырулы иде. Сабыйлар үз якыннарына багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар, рәхәтләнеп биеделәр. Бәйрәмдә әниләр һәм әтиләр өчен дә бәйгеләр оештырылган иде. Ярышларда алар үз осталыкларын күрсәттеләр....

 

21 нче "Энҗекәй" балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеме белән 8 Март - Халыкара хатын- кызлар көненә багышланган бик матур кичә уздырылды.

Бәйрәмгә әти-әниләр, әбиләр чакырулы иде. Сабыйлар үз якыннарына багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар, рәхәтләнеп биеделәр. Бәйрәмдә әниләр һәм әтиләр өчен дә бәйгеләр оештырылган иде. Ярышларда алар үз осталыкларын күрсәттеләр. Кичә соңында балалар әниләренә үз куллары белән ясаган открыткалар бүләк иттеләр. Кунаклар өчен чәй өстәле дә оештырылган иде.

Елена ШАЛАВАНОВА,

мәктәпкәчә әзерлек төркеме

тәрбиячесе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: