Кайгыларны уртаклашу көне
Менә тагын бер ел узып китте, бәгырьләрне телгәли торган Хәтер көне килеп җитте...
Мәрзия ЗАРИПОВА - БОРҺАНОВА,
улын ерак Әфганстан җирендә югалткан ана.
Карабаш бистәсе.
15 февраль... Кайгыларны уртаклашу көне ул. Кайберәүләр өчен бу көн, бәлки, бернәрсә дә аңлатмыйдыр да. Чөнки тарих китапларын укысаң, гел гади кешеләрнең балалары иза чигә бит. Начальство газизләре, безнең балалар кебек, берсе дә чит-ят илләрне саклап йөрми. Нигә һәм кемгә кирәк иде соң мондый мәгънәсез сугышлар? Без бит балаларны туган илне, торган йортны, әби-бабайлар нигезен сакласын өчен үстерәбез. Тау-ташлар арасында бандитларга каршы сугыштырып, үтертеп, үзләрен кара цинк табутта кайтарып тоттырдылар Ана кулына. Кеше күтәрә алмастай кайгының никадәр авыр икәнен үзе кичергән кеше генә аңлыйдыр. Мәңгелек ярадан йөрәк әрни, күңел сыкрый...
Бөек Ватан сугышы кырларында танкта янып һәлак булган абыем турындагы хәбәрне алгач, әниемнең тәгәри-тәгәри елаганын бүгенгедәй хәтерлим. Берничә дистә ел узгач, минем үземә шундый олы кайгыны күрергә язды.
Йомгаклап, әйтәсе килгән сүзем шул: җитте чит илләрне, җирләрне сакларга. Үз халкыбызны кайгыртырга, аны күз карасыдай сакларга өйрәник.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
17 ноябрь 2021 - 09:33«СалаваTik»лар "Чыршы" җырын башкарды Яңа җырны Youtube каналында тыңлап була.1152300
-
10 ноябрь 2021 - 10:31«Яңарыш» үзәге тернәкләнүчеләренә электр токының каян алынуы турында сөйләделәр Мавыктыргыч сәяхәт практик эш белән тәмамланды: балалар келәмгә чумарга, скатерьны йомшартырга булышты.1235800
-
9 ноябрь 2021 - 17:52Бөгелмә районында «Ватан данына» дигән мәгълүмат сәгате узды Прогресс клубы хезмәткәрләре Рус һәм татар халкының милли киемнәре турында сөйләделәр.331700
-
9 ноябрь 2021 - 14:22Бөгелмәдә юлларны һәм тротуарларны бозлавыкка каршы материаллар белән эшкәртү бара Эшләрне «Бөгелмә-Сервис» подрядчы оешмасы башкара.334000
-
28 июнь 2021 - 15:19Бөгелмәдә тимер юл кичүләрендә куркынычсызлык көне узды
-
28 июнь 2021 - 10:15Бөгелмәлеләргә "Нива" ачкычы тапшырылды"
-
28 июнь 2021 - 10:15Бөгелмәле "Нива" бүләк иткән өчен рәхмәт белдерде
-
10 ноябрь 2021 - 12:06Армия кыр кухнясы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә эшлиячәкЯрминкә 8.00 сәгатьтә башлана.1787700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика