Бөгелмә авазы

Исем-атамаларда да хикмәт бар

Фазыл Вәлиәхмәт Карабаш төбәгенең серләрен ача.

“Табигать кочагында булу, аны күрү, аның белән сөйләшү – бәхет бит ул” дигән язучы, акыл иясе Лев Толстой. Ә менә бу атамалар – табигатьнең үзе. Алай гына да түгел, тирән тарих та алар. Туган як тарихы. Һәрбер исем-атама – үзе бер кеше язмышына, истәлекле вакыйгага, яисә кешеләрнең яшәү рәвешен чагылдыра торган сыйфатларга бәйле. Үз төбәген сөйгән, табигатенең һәр почмагы якташлары язмышында нинди роль уйнаганын ачыклау-аңлау өчен шушы исем-атамаларга дикъкать белән карау да җитә.

Төбәк тарихчысы Фазыл Вәлиәхмәтнең бу хезмәте Карабаш халкында матур табигате белән горурлану хисләре дә уятыр, яшьләргә туган бистәсен яхшырак белергә ярдәм итәр дигән өметтә калабыз. Ә башка авыл кешеләре (хәер, шәһәрдәшләр дә) бу атмаларны укый-укый, Карабаш тирәли табигатьтә “экскурсиядә” йөргәндә, үз туган төбәкләренең гүзәл почмакларын күз алдыннан кичерер һәм андагы исем-атамалар турында да уйланып алыр, мөгаен. Ә исем-атамаларда, Фазыл Вәлиәхмәт үзе әйткәндәй, олы хикмәт бар.

 

Карабаш авылының тау ягы көнбатыштан Акман кичүе (Тайсуган авылы белән чиктәш) белән башлана. Көнчыгышка таба Актау урнашкан. Анда Зур аклан тарихыбызда тирән эз калдырган (Актау өстендә Карабаш, Тайсуган, Габдрахман, Кодаш, Бишмунча, Каратай авыллары яшьләре җыены уза торган булган). Актау астында Кырык чишмә, Түбән әрәмәлек  (шомырт, кура җиләге, балан күп урын) урнашкан. Әрәмә уртасында Сәфәр күле эре чуртан, корбан балыклары белән дан тоткан. Минач кулы, Күчкилде (бал кортлары күп урын), Кызыл юл (Грузин юлы. Актауга менә торган юл. Җирҗас Идрисе дигән кеше беренче булып юл салган), Тегермән тавы (Кодаш елгасында тегермән урнашкан тирәдә), Чишмәле тау, Салкын чишмә (1960нчы елларда печән чабып тирләгән Харис Сәләхетдинов шул чишмәдә башына салкын су койган һәм шунда вафат булган), Юллы кул (Кодаш авылына туры юл), Бакыр чокыры (Кулы), Очлы тау, Бәләкәй тау (элек Сабан туйлары узган җир), Зыярат (Зират) тавы, Аркылы тау: Аргы һәм Бирге кулагач, Аркылы Тау арты, Каравыл тау, Култау, Фазыл чишмәсе (2017 елда төзекләндерелде һәм аңа Тау очы кешеләре тәкъдиме белән атаклы татар халык җырына багышлап, “Фазыл чишмәсе” дигән атама бирелде. Тантанада бу җырның сүзләре авторы – халык шагыйре Сибгат Хәкимнең улы, җөмһүриятебезнең тарих институты директоры академик Рафаэль Хәкимов катнашты), Чуртан туа (язгы ташу вакытында чишмә суыннан хасил булган күлдә балыклар бүленеп кала һәм анда чуртаннар күп була иде), Дыбыр арты (ат фермасы булган җир. Тау очы балалары футбол уйный торган урын), Тамбикә чишмәсе, Кичү (күпер салынганчы Зәй елгасын кичеп чыгу урыны булган), Хәлим тавы, Зәңгәр күл, Бирге Чүмәлтау, Аргы Чүмәлтау, Коелы кул, Калын әрәмә (сусаклагыч астында калган), Тимер косыгы (1947 елда Зәй елгасында электр станциясе төзелгән урын), Карабаш диңгезе (сусаклагыч), Йөрәк тавы, Бур тавы (акбур чыгарганнар, Кискәнтау дип тә йөрткәннәр), Аркылы Каран (Актүбә бистәсе җирләре белән янәшә торган урыннар. Умарталык, Якуп аланы, Дегет базы чокыры, Наратлык шунда урнашкан, Ямаш елгасы (Аркылы  Каран буйлап агып төшә торган елга. Керкә – форель балыклары күп булган), Чиксаз (чик буенда урнашкан сазлык җир), Калын әрәмә (сусаклагыч астында калган).

 Карабаш бистәсе уртасында калган җирләр: Кызыл Яр (кызыл балчык ала торган урын, сыер фермасының көнчыгыш ягында), Порт-Артур (1904–1905 елгы япон сугышында катнашкан солдатларга бүлеп бирелгән җир), Ачы (Порт-Артурдагы болынлык, элек футбол уйный торган урын), Изге Чишмә, Биш казак әрәмәсе (Калын әрәмәгә барып тоташкан бу урында качаклар күп булган),  Бәби күле, Тирән чокыр (бакчалар уртасындагы елга чокыры).

Бөгелмә ягы таулары, басулары: Биектау, Коры куак сазлыгы, Сәягъфәр кулы, Җирти каенлыгы (Биектау тирәсендәге каенлык), Карантау, Биктәш кулы (җиләклек), Кулаклар тавы (коллективлаштыру чорында кулаклар сөрелгән урын), Кызлар кашлагы, Кызлар тавы (яшьләрнең кичке уенга җыелган урыны), Кинҗәкәй чокыры (1774 елда Пугачёв яраннары тукталган урын), Суырлы кул, Кыркуак, Каенлы кул, Мөхәммәтрәхим сырты, Каратал чокыры, Суырлы кабак кыры, Әюп күле, Кызыл яр асты, Әбделбадыйк күле, Зират чишмәсе, Кашлак (яңа татар зираты урыны), Аккош күлеКара кое (урыс зиратын үткәч),  Шәмкәч коесы (К. Якуп урамында, хатын-кыз исеменнән), Имат коесы (хәзер юк инде).

Ялан Зәй  елгасы болын-тугайларында урнашканнар: ике Зәй арасы, Тутакма, Кәкрекар, Башкорт кичүе, Олы колак, Бирге һәм Аргы Җиреклекләр, Асаба күле, Йосыф күле, Хәмәдия болыны, Талибулла болыны; Якуб аланы, Сәгъди болыны.

Габдрахман авылы ягы басуларында бар: Әрәмә арты, Тәнәп коесы, Мукшы карты, Гөлкәй юлы, Үләт базы чокыры, Тегермән тавы, Чагыл асты, Чатыра чокыры, Түгәрәк саз (битум заводы янәшәсендә), Свай тавы; УКПНнан өстәрәк Олысаз һәм Әтәч елгасы (инеш) башлана (суы әз, кош-кортлар туенырлык кына булган). Шунда Габдрахман һәм Карабаш авыллары җирлегенең чиге, өскә менгәч, Чагыл тавы, Каратай тавы башлана. Каратай тавыннан төшеп, Билдәү, Даулы кул (җир өчен бәхәсләр һәм ызгышлар була торган урын) һәм Изгеләр чишмәсенә килеп чыгабыз. Чишмәгә каршы Үзбәк авылы урнашкан.

Билдәү асты, Каратай Зәен һәм Токкан кул (Билбаудан Иркен авылына кадәр булган болын), Чагыл тауларын бу якта калдырып,  Тукмак, Җирекле елга (инеш) дигән урыннар белән Горькино уңаена көньякка күтәрелсәк, Тригран дигән җиргә тукталабыз (Зәй-Каратай, Карабаш, Горькино, Мартыновка авыллары җирләрен билгеләгән багана Билбау (Үзбәк авылы җирләрен бүлә торган полоса). Алабасу (төрле культуралар үстерелә торган кыр. Иркен авылы һәм аның тирәсендәге урыннар). Саескан тавы, Хәмит тавы, Керә кичүе, Екатерина юлы (Әби патша юлы, Казан – Оренбург трассасы). Юл буенда Үрдәк күле (аккошлар килә башлагач, Аккош күле дип тә йөртелде) урнашкан. Котылдыктан ары әрәмә буйлап Корбый коесы, Аргы һәм Бирге Хәмит төбәкләре, Минһаҗетдин култыгы, Хөснетдин сукмагы, Вәлиулла ташлыгы булган.

Фазыл ВӘЛИӘХМӘТ.  

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: