Бөгелмә авазы

Каләм әһелләре киңәшмәсе узды

24 октябрьдә мәркәзебез Казан шәһәренең Тукай клубында республикабыз әдәби берләшмә җитәкчеләренең семинары булып узды. Әлеге семинарга, Бөгелмә районында шактый уңышлы эшләп килгән "Моңсар" әдәби-иҗат берләшмәсенең җитәкчесе буларак, мин дә чакырулы идем. Әбунәчеләребез белән әлеге мәртәбәле кичәдән алган тәэсирләрем белән уртаклашасым килә.

Иң әүвәл Татарстан Язучылар берлеге урнашкан Тукай клубының милли рухта бизәлеше әсир итте. Мәрмәр баскычлар, тамаша залының һәр татар йөрәгенә җылылык өсти торган төсләр белән чишелеше, йомшак кәнәфиләр, заманча техника - һәрбарчасы да уңышлы эш алып бару өчен җайланган.
Семинарны Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан ачып җибәрде. "Әдәбият" дигән сүзнең тамырында "әдәп" ята, - дип башлады сүзен хөрмәтле рәисебез. - Димәк, әдәбият ул әдәплелек, тәрбия дигән мәгънәләргә ия. Әдәби китап укыган кеше әдәпле кеше, әдәбият укып үскән бала гуманлы, кешелекле була", - дип, сүзне язучы хезмәте белән яшь буынны әдәпле итеп тәрбияләү мәсьәләләренә борып җибәрде әдибебез.
Әйе, уйланырлык нәрсәләр күп икән шул. Бүгенге көндә республиканың Язучылар берләшмәсендә барлыгы 330 язучы тупланган булса, шуларның 210ы пенсионерлар икән. Республикабызның район берләшмәләрендә 664 каләм әһеле теркәлгән, алар арасында яшьләр юк дәрәҗәсендә. Тагын шунысы аяныч: язучыларыбыз - үз казаннарында, җирле үзешчән каләм белән тибрәтүчеләр үз казаннарында кайныйлар. Әлеге семинар берләшүнең беренче адымы буларак оештырылган иде.
Милләтпәрвәр исемен яулаган, Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, фән һәм мәдәният буенча
комитеты рәисе Разил Вәлиев үзенең чыгышында яшь язучылар белән эшләүне алгы планга куйды.
Семинар эшендә язучы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының мәдәният һәм телләрне үстерү идарәсе сектор мөдире Галимҗан Гыйльманов та бик тәфсилле һәм эчтәлекле чыгыш ясады.
Семинарның иң күңелдә калганы - Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең чит илдәге әгъзасы, тарихчы Надир Дәүләт белән очрашу булды. Шунысын да әйтеп китәргә кирәк: татар халкына хезмәт итүче профессор, фәннәр докторы татар дөньясына багышланган 25 китап чыгарган. Иң соңгы китабы, әле яңа табадан төшкәне "Милләт белән совет арасында" дип атала. Тиздән бу китап дөнья күрәчәк. Надир әфәнде татар, рус, төрек, алман, инглиз телләрен камил белә, дөньяның күп илләрендә татар халкы турында лекцияләр укый. (Ә без, җәмәгать, саф татар гаиләләрендә яшәп тә, балаларыбызны татарча сөйләшергә өйрәтә алмыйбыз. Менә кайда бит мәсьәлә!) Бүгенгесе көндә Надир Дәүләт җәмәгате Дәриел ханым белән Төркиядә яшиләр икән.
"Мин татар халкының проблемаларына тарихчы буларак читтән торып, объектив карыйм һәм мондый фикердә: бүгенгесе көндә Россиянең һәм Татарстанның Президентлары бик дөрес һәм акыллы вәзгыять алып баралар. Мин моны хуплыйм. ("Хупламыйча кара, Төркиянең дә газын "борып куярлар" тагы, ә без 75 процент газны сездән алабыз," - дип, көлдереп тә алды профессор).
Төшке аштан соң семинар үзенең эшен түгәрәк өстәл артында "Бүгенге чор әдәби хәрәкәтендә әдәби берләшмәләрнең роле" дигән тема буенча дәвам итте. Чаллыдан "Ләйсән" әдәби берләшмәсе җитәкчесе Роза Хәмидуллина, Әлмәттән "Кызыл каурыйлар" җитәкчесе Миңзифа Әхмәтшина, Түбән Камадан "Кама таңнары" җитәкчесе Фәтхулла Абдуллин, КФУдан "Әллүки" җитәкчесе Халисә Ширмән, Арчадан "Тукай якташлары" җитәкчесе Зөлфирә Зарипова, Азнакайдан "Гөлстан" җитәкчесе Резеда Шәрипова һәм Бөгелмәдән "Моңсар" җитәкчесе Флюра Шәриповаларның чыгышлары бик кызыклы һәм файдалы да булды. Бу дустанә фикер алышулар безгә үзенә күрә "мастер-класс" дәресләре кебек иде.
Ә менә хөрмәтле һәм аксакал язучыбыз Айдар Хәлимнең: "Сез нәрсә, монда самоотчет ясап, эшегез белән мактанырга җыелдыгызмы? Милләт бетә, тел бетә! Менә нәрсә турында чаң кагарга кирәк!"- дия-дия, семинарда катнашучыларны кискен тәнкыйтьләве белән һич килешәсе килмәде.
- Юк, Айдар абый! - дидем мин, түзмичә, аңа каршы төшеп. - Милләтебезнең тел осталары, каләм осталары булганда, телебез дә, динебез дә яшәр, иншалла, - дип, хөрмәтле якташыбыз Мәхтүм Мостафинның милләт язмышына багышланган шигырен укып бирдем. Милләттәшләребез тын да алмый тыңладылар һәм гөрләтеп кул чаптылар.
Бергә булсак, бердәм булсак, булдырырбыз әле, Алла боерса! Әгәренки Язучылар берлеге безне үз канаты астына алып, дилбегәне дә ныклабрак тартса, диюем.
Флюра Шәрипова,
"Моңсар" әдәби-иҗат берләшмәсе рәисе.
Редакциядән. Әлеге очрашуда бу язманың авторы татар әдәбиятын пропагандалауда, яшь каләм әһеллә-рен барлау һәм үстерүдәге олы хезмәте өчен ТР Язучылар берлегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: