Бөгелмә авазы

Кадерләп саклыйк!

2000 елда ЮНЕСКО тарафыннан 21 февраль Халыкара туган тел көне буларак игълан ителгəн. Дөньяда 6 000нəн артык телдə сөйлəшəлəр. Туган телебез татар теле - безнең өчен бик кадерле тел ул. Җир шарында иң киң таралган 14 тел арасында татар теле дə бар. Һəр миллəтнең үз ана теле үзенə ифрат та...

 

2000 елда ЮНЕСКО тарафыннан 21 февраль Халыкара туган тел көне буларак игълан ителгəн.

Дөньяда 6 000нəн артык телдə сөйлəшəлəр. Туган телебез татар теле - безнең өчен бик кадерле тел ул. Җир шарында иң киң таралган 14 тел арасында татар теле дə бар. Һəр миллəтнең үз ана теле үзенə ифрат та кадерле. Татар теле иң бай теллəрнең берсе санала. Туган телебездə əдəби əсəрлəр, тарихи сəхифəлəр борын заманнардан ук языла килгəннəр һəм халыклар арасында кулъязмалар рəвешендə таралганнар, шулай ук күп санда фəнни трактатлар язылган. Бу өлкəдə эшлəүче галимнəребезнең берсе - фəлсəфə фəннəре докторы, профессор Яхъя Абдуллин. Ул 1941 - 1945 еллардагы сугышның башыннан ахырына кадəр фронт юлларын үтə. Аннан кайткач, укый да, эшли дə. 1957 елда кандидатлык диссертациясен яклый. Татар иҗтимагый фикере тарихына багышланган 175 фəнни хезмəт яза. "Тарихи аң, үткəнне белү - миллəт яшəешенең мөһим шарты, - ди олуг галим. - Үткəнен белмəгəн халыкның килəчəге юк!" Яхъя Абдуллин - Галимҗан Ибраһимов исемендəге Тел, əдəбият һəм тарих институтында иң өлкəн һəм иң хөрмəтле галимнəрнең берсе. Тел сагында тору - үзе үк инде олы каһарманлык. Икенче бер мисал. Финляндиядə яшəүче миллəттəшлəребез балаларын кечкенəдəн үк ана теленə өйрəтəлəр. Фəзилə Насретдин Ярвəмпə шəһəрендə яши, андагы татар җəмгыяте оешмасы җитəкчесе урынбасары булып эшли. Ире Шамил белəн ике бала тəрбиялəп үстергəннəр. Алар татар телендə иркен сөйлəшəлəр, дини тəрбия алганнар. Фəзилə ханым балаларның якшəмбе мəктəбендə сабыйларга татар телен һəм дин сабакларын укыта. Шулай ук биредə татар халык җырлары белəн дə танышалар алар. "Үз ана телебезне гаилəдə белеп үстем. 1956 елда əбием Мəскəүгə туристлык юлламасы белəн беренче тапкыр сəяхəткə баргач, күп итеп татарча җырлар язылган пластинкалар җыеп алып кайткан. Без гаилəбез белəн җыелышып, аларны тыңлый идек. Ул чакта əбиемнең күзлəреннəн яшьлəр тама иде. Ул туган илен сагынуын, туганнарын юксынуын безгə - оныкларына сөйли иде. Татар телендə сөйлəшүче татар миллəте яшəвен мин нəкъ шул чакта белдем һəм шуннан бирле үземнең татар булуым белəн горурланып яшим", - дип сөйлəгəн бервакыт Казанга кунакка килгəн миллəттəшебез Фəзилə ханым Насретдин. Əйе, юкка гына халыкта: "Чит иллəргə чыгып, гыйбрəт ал!" - дип əйтмəгəннəрдер инде. Менə шуңа күрə дə телебезне, илебезне, җиребезне, гореф-гадəтлəребезне кадерлəп саклыйк, җəмəгать.
Əлфинə КƏРИМОВА,
педагогик хезмəт ветераны.
Бөгелмə шəһəре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: