Бөгелмә авазы

Җир кемнеке?

Без, Кодаш авылы халкы, "Бөгелмә авазы" газетасы битләрендә үзебезне борчыган бер мәсьәләне күтәрмәкче булабыз.

Реклама

Башка районнар җир пае белән файдаланган вакытта, кодашлар аңардан мәхрүм булды. Гомер-гомергә әти-бабайлар җире иде бит ул. Аннары, бер Татарстанда яшибез, ләбаса. Сорагач: "Җирегез юк", - дип кенә җавап бирделәр. Соңгы араларда газеталарда, башка массакүләм матбугат чараларында кулланылмаган-чәчелмәгән җирләрне кичекмәстән сатарга кирәклеге турында язалар һәм сөйлиләр. Андый җирләр бездә дә елдан-ел арта тора.
Җир бар бездә, әмма аңа кем хуҗа, кем сата, акчасыннан кем файдалана икәнлеге генә билгесез. Беренче карашка мәзәк тоелган менә шушы сорауга "Бөгелмә авазы" аша берәр җитәкче-белгеч җавап бирмәс микән? Тагын кемнәр хуҗа булыр икән безнең җирләргә?
Әхмәтҗан ХӘЙДӘРОВ.
Кодаш авылы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: