Бөгелмә авазы

Ихлас РӘХМӘТ коткаручыларның үзләрен дә мең бәладән коткарсын

Россиядә янгын сакчылыгы килеп чыгу, үсеше һәм ныгуының тарихи тамырлары патша Алексей Михайлович заманында, ә төгәлрәге 1649 елның 30 апрелендә гамәлгә кергән "Наказ о Градском благочинии" канунына барып тоташа. Нәкъ менә шунда беренче тапкыр янгынга каршы көрәш мәсьәләләре күтәрелеп чыгыла да инде. Рәсми документта ут афәтенә каршы торуның төп нигезләмәләре...

 

Россиядә янгын сакчылыгы килеп чыгу, үсеше һәм ныгуының тарихи тамырлары патша Алексей Михайлович заманында, ә төгәлрәге 1649 елның 30 апрелендә гамәлгә кергән "Наказ о Градском благочинии" канунына барып тоташа. Нәкъ менә шунда беренче тапкыр янгынга каршы көрәш мәсьәләләре күтәрелеп чыгыла да инде. Рәсми документта ут афәтенә каршы торуның төп нигезләмәләре чагылыш таба: земство приказы исәбенә тотыла торган штатлы состав билгеләнә, шәһәр буйлап даими йөрү-кизү тору тәртибе тәгаенләнә, шунда ук гаепле кешеләргә җәза бирү вәкаләте дә күрсәтелгән була.

Пётр I янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларына даими күзәтчелек итү кирәклеген яхшы аңлый. Әлеге эшчәнлеккә билгеле бер дәүләт кешеләре контрольлек итә. Тулы авыллар, шәһәрләр янып көлгә әйләнгән заманнарда, янгыннарга каршы торучы көч кирәклеге көн кадагына килеп баса, ирекле янгын сүндерү җәмгыяте оештырыла. Җәмгыять әгъзалары кешеләр арасында аңлату эшләре алып баралар, бу эшчәнлекнең кирәкле гамәл икәнлеге турында сөйлиләр, янгын куркынычсызлыгы проблемаларына хакимнәрне дә җәлеп итәргә омтылалар. Журналлар нәшер ителә, профилактика-агарту эшләре алып барыла, янгын техниклары курслары, өйрәнүләр оештырыла.

1927 елның 18 июлендә Халык комиссарлары советы дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәте оештыру һәм аңа түбәндәге вазифаларны йөкләү турында документ кабул итә: янгынга каршы чараларның дәүләт планын төзү; янгын сакчылыгының торышына, коммуналь, ведомство, җәмәгать оешмалары эшчәнлегенә күзәтчелек һәм җитәкчелек итү, аларның эшен гомумиләштерү, үзара яраштыру, барысын да контрольдә тоту.

Безнең шәһәрдә һәм районда Дәүләт янгын күзәтчелегенең төп функцияләрен Бөгелмә районы күзәтчелек итү һәм профилактик эш бүлеге алып бара. Бүлектә 5 хезмәткәр эшли, алар барысы да - Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы составындагы оешмаларда күп еллар эшләүче югары квалификацияле, тәҗрибәле белгечләр. Үз эшләрен яхшы белүче осталар алга куелган бурычларны сыйфатлы итеп башкаралар.

Бөгелмә муниципаль районы территориясендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү системасын арытаба тагын да ныгыту, торак фондта янгыннарны булдырмау, профилактика эшен көчәйтү һәм янгын чыга калган очракта кешеләрнең гомере өзелүгә юл куймау максатыннан, махсус чаралар планы эшләнде һәм ул гамәлдә кулланыла. Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм нәтиҗәләрен бетерү комиссиясенең 2016 елның 11 гыйнварында узган утырышында "Торак - 2016" профилактик-күзәтү операциясе уздыру турында карар кабул ителгән иде. Шушы карар нигезендә социаль яктан кыенлык кичерүче гаиләләргә, ялгыз яшәүче карт гражданнар йортларына барып, янгын куркынычсызлыгы җәһәтеннән хәлләрнең торышына күзәтчелек итү оештырылды. Бу чарада участковыйлар, янгын куркынычсызлыгы хезмәткәрләре, социаль өлкә, газ һәм электр тәэминаты оешмалары белгечләре катнаша. Торак йортларның иминлеге, аларда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү проблемалары җирле күмәк мәгълүмат чараларында даими яктыртыла. Алып барыла торган профилактик эшнең уңай нәтиҗәсе буларак, быел беренче 6 айда янгыннар һәм анда зыян күрүчеләрнең саны кими төшкән: 2015 елның беренче яртысында Бөгелмә муниципаль районы территориясендә 41 янгын очрагы теркәлгән, 5 кеше үлгән, тагын 5 кеше пешкән, тән җәрәхәтләре алган булган. Быел исә янгыннар саны - 39, 3 кешенең гомере өзелгән, 3 кеше зыян күргән.

Ә гомумән алганда, дәүләт янгын күзәтчелегенең үз эшен нәтиҗәле оештыруына күрә, илдә күпме афәтнең булмый калуын санап кына бетерерлек тә түгел. Янгын күзәтчелеге бүлекләренең меңләгән хезмәткәре, еш кына шәхси тормышы белән хисаплашып тормастан, халык иминлеген кайгыртып, искиткеч җаваплы эш башкаралар. Күп бәлаләрдән коткарган өчен чын күңелдән рәхмәт аларга. Халыкларның ихлас рәхмәте үзләрен дә мең бәладән коткарсын иде.

Денис ШӘЙХЕТДИНОВ,

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Дәүләт янгын күзәтчелеге академиясе курсанты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: