Бөгелмә авазы

Җиңү язы.Хәтер. Бәйрәм. Хисләр

Якты йөз, күңел җылысы - кешенең башкаларга бүләк итә ала торган иң кыйммәтле сыйфаты шулдыр. Бөек Җиңүнең 71 еллыгы алдыннан Бөгелмәдә "Җылы бүләк итәбез" дигән иҗади проектның йомгаклау этабы узды. Бу хакта безгә социаль хезмәткәр Е. Колупаева хәбәр итә. Автор фотосы. Бу чара ветераннарыбызга ихтирам һәм хөрмәт күрсәтүнең бер мөмкинлеге...

Якты йөз, күңел җылысы - кешенең башкаларга бүләк итә ала торган иң кыйммәтле сыйфаты шулдыр. Бөек Җиңүнең 71 еллыгы алдыннан Бөгелмәдә "Җылы бүләк итәбез" дигән иҗади проектның йомгаклау этабы узды. Бу хакта безгә социаль хезмәткәр Е. Колупаева хәбәр итә.

Автор фотосы.

Бу чара ветераннарыбызга ихтирам һәм хөрмәт күрсәтүнең бер мөмкинлеге булды. Моның өчен кулга бер йомгак җеп алырга һәм энә тотарга гына кирәк иде. Акция шартлары буенча чарада районыбызда һәм шәһәрдә яшәүче теләгән һәр кеше катнаша алды. Алар йон җептән 25 х 25 үлчәмле шакмаклар бәйләделәр. Аннары шул шакмакларны бергә ялгадылар. Һәркем үзе теләгән төстән, үзе теләгән тәртиптә бәйләгән ул шакмаклардан менә дигән матур, үзенчәлекле, җылы шәлләр барлыкка килде. Алар Бөек Ватан сугышы елларын кичкән ветераннарга менә дигән бүләк булды.

"Радуга" социаль үзәге, социаль яклау бүлеге белгечләре, хакимият вәкилләре белән бергәләп, Бөек Ватан сугышы ветераны Мария Акимовна Иванова янында булдылар, шундый шәл бүләк иттеләр.

Мария Акимовна хәрби һөнәр ияләре династиясеннән. Үзе ул 1943 елдан башлап хәрәкәттәге армиядә - 645 нче Кызыл Байраклы Дембицк танкка каршы торучы артиллерия полкында хезмәт итә, Курс сугышында, Киевне алуда, Украинаны, Венгрияне, Румынияне, Чехословакияне, Австрияне, Польшаны азат итүдә катнаша. "Ватан сугышы", "Кызыл йолдыз" орденнары, "Германияне җиңгән өчен", "Хезмәт ветераны" медальләре белән бүләкләнгән. Ул улы Александр Кузьмич тәрбиясендә яши. 2013 елның февраленнән башлап, социаль хезмәткәр И.И. Винокурова һәм шәфкать туташы З.Ф. Мусаева да Мария Акимовнаның өенә барып йөриләр, тиешле хезмәт һәм ярдәм күрсәтәләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: