Бөгелмә авазы

Җиңү җиңел бирелмәгән

9 Май - Бөек Җиңү көне Җиңел генә безгә килмәгән, Күпме кеше яуда башын салган, Күпме җирне алар иңләгән?! Күпме кала янып көлгә очкан, Тылда бала-чага интеккән, Ә шулай да халык тез чүкмәгән, Вәхшиләргә башын имәгән. Безнең халык, безнең бөек халык: Безнең Муса, безнең Кәримнәр, Матросовлар, безнең Газинурлар Вөҗданнарын саклый...

9 Май - Бөек Җиңү көне

Җиңел генә безгә килмәгән,

Күпме кеше яуда башын салган,

Күпме җирне алар иңләгән?!

 

Күпме кала янып көлгә очкан,

Тылда бала-чага интеккән,

Ә шулай да халык тез чүкмәгән,

Вәхшиләргә башын имәгән.

 

Безнең халык, безнең бөек халык:

Безнең Муса, безнең Кәримнәр,

Матросовлар, безнең Газинурлар

Вөҗданнарын саклый белгәннәр.

 

Явыз фашист, кара карчыгадай,

Балаларның канын эчкән бит,

Хатын-кызлар, гарип картларны да

Тәмуг утларына яккан бит.

 

Тылда калган күпме солдаткалар

Ашамыйча соңгы сыныгын,

Озатканнар посылкалар белән

"Фронт өчен!" булган кабымын.

 

…Ямьле язлар, Җиңү көне килгәч,

Моңлы йөрәк тагын яшәрә,

Күкрәкләрдә орден-медаль чыңлый,

Күзләр исә һаман яшьләнә.

 

Кочакларда - чәчәк бәйләмнәре,

Ә йөзләрдә - шатлык билгесе,

Тыныч картлык теләп, алдыгызда

Килә безнең башны иясе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: