Бөгелмә авазы

Хатын-кызларга...

Хөрмәтле хатын-кызлар, Җыелды сезгә үпкәм: Ирегез эштән кайтканда, Каршы алмыйсыз күптән. Матур итеп бизәнеп, Тәмле хушбуй сибенеп, Ай-кояш күк елмаеп, Каршы алыр идегез, Әмма... эштә үзегез... Тәмле аш та пешмәгән, Бүлмәләр җыелмаган, Керләр дә юылмаган - Бернигә кул тимәгән... Ә кайда йөри балалар?.. Ике фронтка тырыша Бүгенге хатын-кызлар: Берсе -...

Хөрмәтле хатын-кызлар,
Җыелды сезгә үпкәм:
Ирегез эштән кайтканда,
Каршы алмыйсыз күптән.


Матур итеп бизәнеп,
Тәмле хушбуй сибенеп,
Ай-кояш күк елмаеп,
Каршы алыр идегез,
Әмма... эштә үзегез...


Тәмле аш та пешмәгән,
Бүлмәләр җыелмаган,
Керләр дә юылмаган -
Бернигә кул тимәгән...
Ә кайда йөри балалар?..


Ике фронтка тырыша
Бүгенге хатын-кызлар:
Берсе - эштә, берсе - өйдә.
Ничек өлгерсен алар?


Матур киләчәк өчен
"Тигезсезлек" теләгез.
Шуның өчен көрәшергә
Вакыт җитте - беләбез!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: